20.05.2014 - Җәмгыять

Рәзиләне халык ярата

Әлеге фотосурәттә сез Миякә районының Миякәтамак авылы сылуы Рәзилә Күчәрбаеваны күрәсез. Аңа карата “ветеран” сүзен куллану читенрәк тә кебек, әмма Рәзилә Зөфәр кызының Русия “Саклык банкы” системасындагы хезмәт стажы чирек гасырдан артып китә. Ярославль авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хисапчы дипломы алган кыз 1987 елдан туган авылындагы саклык банкында эшли.

— Безнең Рәзиләбез турында языгыз әле — бигрәк уңган, кечелекле. Эшендә дә, гаиләсендә дә күпләргә үрнәк булырлык — аны авыл халкы нык ихтирам итә! — дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте миңа “Кызыл таң”ның даими укучысы, Миякәтамак авылының иң абруйлы кешеләренең берсе, педагогика ветераны, авылның старостасы Җәвит абый Мәһәдиев.

Үземнең дә Рәзиләнең ачык йөзле, кечелекле, үз эшен белеп, яратып башкаручы белгеч булуына игътибар иткәнем бар иде. Ә инде Җәвит абыйның үтенече бу ышанычымны арттырды гына.

Миякәтамактан тыш, Рәзилә тагын унбишләп, шул исәптән, Илчегол, Каран, Садовый, Кожай-Семеновка, Кәкән-Васильевка һәм башка зур авыллар халкын хезмәтләндерә икән.

Рәзиләнең үрнәкле хуҗабикә, хәстәрлекле әни һәм тормыш иптәше булуы да сокландыра. Авылдашы Мөдәрис Мидхәт улы белән гаилә корып, берсеннән-берсе акыллы ике кыз һәм бер ул үстергәннәр. Алина, әнисе кебек, банк системасында эшли, Ирина — педагог, Реваль Дагстанда армия хезмәтен үтә.

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»