17.05.2014 - Җәмгыять

“Һәр укучыбыз сәләтле!”

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Тик аны вакытында күрә белергә, баланы шәхес итеп танырга, үстерергә генә кирәк. Әлбәттә, җиңел түгел, әмма мөмкин. Туймазы шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бу тәгъбирне кагыйдә итеп алган һәм кыска гына вакытта шактый уңышларга ирешкән.

7нче һәм аның филиалы булган 9нчы мәктәпләрдә бу уку елында ике сменада 1400 бала белем ала, 76 укытучы эшли. Русия Кече Фәннәр академиясе белән берлектә мәктәп базасында эксперименталь мәйданчык булдырылган. Биредә сәләтле балалар белән эш ничек оештырылган? Мәктәп директоры Андрей Михеев шул хакта сөйли. 

— Эш системалы алып барыла. Башлыча коллективны әзер­ләдек — алдынгы педагогик тәҗ­рибә, фәндәге шушы өлкәгә кагылышлы яңалыклар белән таныштык. Арытаба социаль педагог, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм психолог бала­ларның кайсы өлкәдә сәләтле булуын ачыклады. Шул рәвешле, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда катнашачак укучылар исемлеге барланды. Әйтергә кирәк, бу мәгълүмат базасы ел саен яңартылып тора. Чөнки баланың сәләте көтмәгәндә ачылып китәргә мөмкин.

Укучылар белән эш өч юнә­лештә бара: фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, олимпиада хәрә­кәтендә һәм конкурсларда катнашу.

Махсус фәнни оешмабыз (җитәкчесе Марина Гыймаева), аның 10 секциясе бар. Укучылар билгеләнгән тема буенча проектлар әзерли, Бөтенрусия, республика, район конферен­ция­ләрендә катнаша. Конференция материаллары җыентыкларда басыла. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»