17.05.2014 - Җәмгыять

Халык ихтыяҗы һәм мәнфәгате - үзәктә

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында көзге-язгы чорны тәмамлап, бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Благовар районыннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Республиканың иҗтимагый тормышында һәм икътисадында күренекле урын тотучы төбәк бүген ничек яши, аның киләчәге ни рәвешле төсмерләнә? Якташлар, шулай ук башкала тамашачысы алдына благоварлылар нинди концерт программасы белән килә? Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов белән шулар хакында әңгәмәләшкәндә ул бу җәһәттән түбәндәгеләрне җиткерде.

— Бакалыда туып-үссәм дә, миңа язмышымны Благовар районы белән бәйләргә насыйп бул­ды, — дип башлады сүзен Юрий Александрович. — Хезмәт юлым данлыклы “Россия” колхозында башланды, озак кына шул ху­җа­лыкта рәис булып эшләдем. Шуңа да районны, биредәге халыкны якыннан беләм, кешеләр­нең их­тыяҗлары, те­ләк-омтылышлары миңа яхшы таныш. Район хакимияте башлыгы вазыйфасында максатымны кешеләрнең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүдә, яшәү шартларын яхшыртуда кү­рәм.

Благовар төбәге илгә бик күп күренекле шәхесләр биргән. Алар арасыннан зур горурлык белән башкортларның Мең ыруы башлыгы Канзафәр би, башкортлар арасында беренче һөнәри рәссам Касыйм Дәүләткилдиев, татар халык язучысы Әмирхан Еники исемнәрен атыйбыз. Сәнгать өл­кә­сендә дан казанган якташлар — мәшһүр композитор Рим Хәсәнов, җырчылар Рөстәм Асаев, Фәнидә Сәфәргалиева, фото-рәссам, Башкортстанның Салават Юла-ев премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтов, филология фәннәре кандидаты, опера җырчысы Ма­рат Шәрипов, үзенчәлекле җыр­лар авторы Мидхәт Әбделманов чыгышлары белән Благовар тарафыннан.

Урнашуы буенча республикада гаять уңайлы төбәкләрнең берсендә урнашкан Благоварның социаль-икътисади мөмкин­лек­ләре дә зурдан. Соңгы еллар алар­­ның нәтиҗәле файдаланылуы белән билгеләнә, күп кенә күрсәткечләр буенча үсеш күзә­телә. Иң беренче чиратта, бу район икътисадының таянычы — авыл хуҗалыгы тармагында чагылыш таба.

Үзебездә җитештерелгән продукция, башкарылган эшләр, күр­сәтелгән хезмәтләр күләме буен­ча республика районнары арасында Благовар 24нче урын­ны били.

Агросәнәгать комплексы төр­ле милек формасына нигезләнгән 23 авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесеннән һәм 54 крестьян-фермер хуҗалыгыннан тора. Алар та­рафыннан үткән елда 1 миллиард 399 миллион сумлык продукция җитештерелде, бу тар­­мактагы тулай продукция кү­ләменең 63 процентын тәшкил итә. Быел тәүге кварталда исә агымдагы бәяләр буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән тулай продукция 345 миллион сумга җитте, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 228  процент.

Аграр тармак предприя­тие­лә­ренең матди-техник хәлен яхшыр­­­ту хәзер көн-үзәк бу­­­­рыч­ларның берсе булып тора. Бу җәһәттән республика җитәк­че­легенә рәхмәтебез зур. Үткән елда авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләренә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 500 миллион сум финанс ярдәме күрсәтелде, шуның 105 миллион сумы 48 берәмлек техника сатып алуга юнәлтелде. Агымдагы елда да машина-трактор паркын яңар­туга зур игътибар биреләчәк, атап әйткәндә, 50 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла.

Былтыр районда төп капиталга 4 миллиард 652 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителде.

Район биләмәләрендә рес­пуб­ликада тиңе аз эре инвестиция проектлары тормышка ашы­рыла. Шулардан  дуңгыз­чы­лыкка махсуслашкан “Башкортстан ит компаниясе” үз эшен баш­лады да инде. Моннан тыш, “Уфа селекция-гибрид үзәге” төзелеше дәвам итә.

Алдагы чорга ниятләр тагын да зуррак. Мәсәлән, Пришиб авылында “Регион” агрохуҗалыгы үзен ышанычлы инвестор сыйфатында танытты. Биредә аның кө­че белән 400 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзеләчәк. “Бла­го­варрыба” җәм­гыяте Зур Бүләк авылында мал симертү комплексы булдыру хәстәре белән яши. Аерым фермер хуҗалыклары нигезендә  елкычылык һәм үсемлекчелеккә  мах­суслашкан токымчылык предприятиеләре оештыру күздә тотыла. Тармакка юнәлтелгән ин­вестицияләр яңа эш урыннары булдыру, халыкка  лаеклы хезмәт хаклары түләүнең җайга салынуы белән әһәмиятле.

Аграр тармакта җитеште­рел­гән тулай продукциянең 41 про­цен­ты фермер һәм шәхси ху­җа­лыклар өлешенә туры килә. Шуңа да бу өлкәне үстерү көнүзәк бурыч­ларның берсе булып кала. Узган елда фермер хуҗалыклары үзәк һәм республика бюджетларыннан 9 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алды, бу үткән чор белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга күбрәк. Кече һәм урта малтабарлыкны үстерү буенча район программасына ярашлы, ике фермер һәм ике шәхси эшкуарга, шулай ук, финанс ярдәме күрсәтелде. “Агро-сәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле дәү­ләт проекты кысасында шәхси хуҗалыкларга 36 миллион сумнан артыграк банк кредитлары бирелде.

Республика адреслы инвестиция программасы кысасында район икътисадын үстерүгә 112 миллион сум бүленде. Бу авыл биләмәләренең генераль планнарын төзү, район үзәгендәге бер урамда суүткәргеч кору, Языково авылында 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен башлау, канализация челтәрен коруны тәмамлау мөмкинлеген бирде.

Районда 585 кече малтабарлык субъекты исәпләнә, ягъни мең кешегә исәпләгәндә, 22,8 берәмлек тәшкил итә. Аларның 75 проценты сәүдә өлкәсенә карый, 13 проценты — аграр секторда, 11 проценты көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә шө­гыльләнә. Малтабарлар тарафыннан үткән елда 41 миллион сум салым түләнгән.

Халыкның тормыш-көн­кү­ре­шен яхшырту турыдан-туры төзе­леш, торак-коммуналь хуҗа­лы­гын яңарту, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү белән бәйле. Бу юнәлештә Мирный, Первомайский, Языково, Коб-Покровка авылларында го­мум озынлыгы 1520 метр тәшкил иткән су челтәрләре яңартылды, район үзәгендә җылылык трассасы ремонтланды. Күп фатирлы йортларны яңарту буенча да максатка ярашлы эш алып барыла. Авылларны төзекләндерүдә рес­публиканың матди ярдәме тоем­лы. Үткән елда бу максатта авыл биләмәләренә республика бюджетыннан 4 миллион 225 мең сум бүленде һәм ул тулысынча тотынылды.

Гомум кулланылыштагы юлларны яхшы дәрәҗәдә тоту һәм яңаларын салу буенча, шулай ук, күп эшләнә. Район үзәгендәге яңа урамнар төзекләндерелә, авылларга илтүче юллар яңартыла. Урындагы әһәмияттәге гомум кулланылыштагы автомобиль юллары паспортлаштыру үтте, бу юл төзелешен киңрәк җәелдерү мөмкинлеген ача.

Район биләмәләре бүген зур төзелеш мәйданчыкларын хәтер­ләтә. Дмитриевка авылы янәшә­сендә төзелүче дуңгызчылык комплекслары, Көнбатыш авылы янындагы аграр объектлар турында әйткән идем инде. Моннан тыш, район аша үтүче “М-5” автомагистралендә дә яңарту эшләре бара. Әлеге уңай үзгәрешләргә бәйле, район авылларында торак төзелеше күләме кискен артты. Үткән елда, мәсәлән, гомум мәй-даны 15 мең 788 квадрат метрлы 166 фатир төзелде. Быел коммерцияле булмаган “Социаль торак төзү фонды” тарафыннан ике фатирлы сигез торак йорт файдалануга тапшырылачак, алар авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә тәгаенләнгән.  Әй­тергә кирәк, төзелеш күләме алдагы елларда да кимемәячәк, чөн­ки авыл биләмәләрендә шәх­си торакка 240 яңа участок би­релгән.

Башкарылган эшләр нәти­җәсендә авылларның йөзе, чыннан да, үзгәрә. Уфага якын урнашкан төбәкләрнең берсе булгач, Благовар районы өчен башкача мөмкин дә түгелдер. Мондый шартларда социаль өлкәгә дә зур бурычлар йөкләтелә. Районның сәламәтлек саклау тармагы бай традицияләргә ия, аның йөз елдан артыграк тарихы бар. Үзәк район дәваханәсе 91 урынлык стационардан һәм амбулатория-поликлиника челтәреннән тора, янә 41 фельдшер-акушерлык пункты, 4 авыл амбулаториясе бар. Аларда көндез дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе эшли. “Сәла­мәтлек” проекты буенча байтак җиһаз алынып, алар халыкка хез­мәт итә. Медицина учреж­де­ниеләрендә 53 табиб һәм 214 урта медицина хезмәткәре эшли. “Авыл докторы” программасы буенча районга 13 табиб күченеп килде.

Мәгариф өлкәсе — хакимият эшчәнлегендә өстенлекле юнә­лешләрнең берсе, шуңа да аңа игътибар зур. Районда 24 — гомум, 23 — мәктәпкәчә, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 1 балалар савыктыру лагере исәпләнә. “Мәгариф” проекты мәктәпләрнең матди-техник базасын тамырдан яңартуга булышлык итте. Мәктәпләрнең ба­­ры­сында да компьютер сыйныфлары бар, алар Интернетка тоташтырылган. Укытучылар өчен 150 ноутбук алынды, моннан тыш, информатика кабинетларына өстәмә рәвештә 60 компьютер бирелде. Укучыларны мәк­тәпкә йөртү өчен үткән елда гына да 5 автобус кайтты.

Балаларның җәйге ялы яхшы оештырыла. Үткән елда 613 бала — “Кояшкай” лагеренда, 650 бала көндезге ял үзәкләрендә сәла­мәтлеген ныгытты.

Яңа уку елына Языково авылында истәлекле вакыйга көтелә — 110 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачачакбыз. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтәсе килә: үткән елдан башлап, районда демография күрсәткечләре яхшыру күзәтелә, димәк, халык санының артуына өмет бар.

Агымдагы елның “Мәдәният елы” билгесе астында үтүе, ми­немчә, күңелле күренеш. Нинди генә катлаулы чорда яшәмик, без­нең тормышта җыр-моңга да урын бар. Моны районның мә­дәният учреждениеләре эшчән­леге дә раслап тора. Мәдәният елында авыл клубларының, иҗа­ди халык коллектив-ларының, китапханәләрнең матди базасын ныгытырга, күрше төбәкләр белән бәйләнешләр булдырырга, конкурслар, фестивальләр уздырып, шуның белән мәдәни мирасыбызны тагын да баетырга уйлыйбыз.

Әйткәндәй, бу максатка ире­шү өчен җирлек бар. Мәдәният учреждениеләре бай тәҗрибәгә ия, сигез иҗади коллектив “ха­лык” исеменә ия. Бүген “Нур” театрында үтәчәк “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” концертында үзеш­чән сәнгать осталарының чыгышлары моны янә бер кат исбатлаячак. Бу чара тоташ Благовар районы өчен дә зур әһә­­мияткә ия, минемчә. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташлар бе­лән киләчәктә ныклы бәйләнешкә керергә, дуслык җепләрен ныгытырга булышлык итәчәк ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»