15.05.2014 - Җәмгыять

Хезмәт данын басудан эзлә

Марсның күп еллар Салават шәһә­рендә яшәве, анда Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләве, милиция майоры дәрәжәсендә отставкага чыгуы хакында белә идем.

— 2006 елда эчке эшләр органнарында хезмәтемне тәмамладым. Тик ятмадым, берничә ел төзелештә эшләдем. Балаларыбыз үсеп җитеп, үз дөньяларын корды. Хатыным Земфира белән икебезне исә Гафури яклары, ямьле Мәндем буйлары үзенә тартты. 2012 елда туган авылыбызга кайттык. Башта Сәетбаба авылының суга якын яңа бер урамында 32 сутыйлы иркен участок сатып алдык, анда бәләкәйрәк булса да өй салып кердек, мунчасын да күтәрдек. Ә безнең әтидән калган нигездә бертуган энем Илдус тора. Ул да йортны яңартып, дөньясын төзек­ләндереп җибәргән, — диде ул.

Әйткәндәй, авылда уңганлыгы белән танылган Илдус элгәре күмәк хуҗалыкта эшләгән, алдынгы механизаторлардан саналган. Бүген ул абыйсы оештырган “Фәйзуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Улы Айнур да җир эшенә тартылган. Әти-әнисен, туганнарын сөендереп, егет, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, туган йортына кайткан. Хәзер Марс Хәтмулла улы белемле энесенә хуҗа­лыктагы күп эшләрне ышанып тапшыра.

Мин, әлбәттә, аның тәвәккәлләп, җирдә үзаллы хуҗалык итүгә ничек тотынуы белән кызыксындым.

— Безнең Сәетбабада элекке колхозның “к” хәрефе дә калмаган. Эшкәртелмәгән басуларны чүп үлән­нәре, урыны белән яшь агачлар баскан. Ә бит җир халыкка файда китерергә тиеш.  Тәүге елда 200 гектарда иген чәчтем. Тик, җәй коры килү сәбәпле, көтелгән уңышны алып булмады. Аның каравы, көздән 100 гектарда уҗым бодае чәчеп калдырдым. Былтыр яз эшкәртелгән мәйданны 350 гектарга кадәр киңәйттем. Ужым бодае биләгән басу әйбәт кенә уңыш бирде. Көзен бу кыйммәтле культураның мәйданын 300 гектарга җиткердем.  Җир биләмәсен ел саен 100 гектарга арттыра барам. Быел инде чәчү әйләнешенә кертелгән мәйданнар 500 гектардан артык, — ди ул.

Хөкүмәт биргән 1,5 миллион сумлык грант яңа оештырылган фермер хуҗалыгының матди-техник базасын ныгытуга булышлык иткән.

— Яңа модификацияле “Беларусь” сатып алдым, — ди фермер. Тагын 230 мең сумга 4,5 тонналык прицеп кайтардым. Әле хөкүмәт күрсәткән ярдәмнән 200 мең сум калды. Шуңа үземнең 250 мең сумны да кушып, яңа технологиягә көйләнгән чәчкеч алырга иде.

Эшләре алга барса, “Фәйзуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында җир мәйданын киләчәктә 800-1000 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Шикәр чөген­дере игүгә тотынырга да уйлары бар.

Марс Фәйзуллин агробизнесын киңәйтергә, күп тармаклы фермер хуҗалыгы булдырырга тели.  Аукцион аша 300 квадрат метрлы бер бинаны сатып алырга карар иткән.

— Ремонтлаганнан соң, анда пекарня ачачакбыз. Икмәк пешерү цехы өчен кирәкле җиһазларын кайтарып та куйдык, — ди ул. — Анда 3-4 кешегә эш урыны булачак. Әле бит икмәкне авылга 45-50 километрдагы Красноусолдан ташыйлар. Халыкның ихтыя­җын өйрәнгәннән соң, пекарняда продукциянең ассортиментын баетырга да була.

Булдыклы фермерның бу бизнес-планын да тормышка ашырачагына ышаныч зур. Авыл хакимияте башлыгы Рамил Латыйпов та шул фикерне куәтләде.

— Безнең Марс эшчән, алдына якты максатлар куеп яши, — диде ул. — Хәзер аның фермер хуҗалыгы аякка басып килә. Башка планнарын аткарып чыгарга да тырышлыгы һәм көче җитәр, дип уйлыйбыз. Ничек инде шундый кешегә ярдәм итмисең? Аның кебек егетләргә таянып кына авылны күтәреп, аңа яңа сулыш бирергә була. Менә аның үрнәгендә җирдә эшләргә теләүче башка егетләр дә күренә башлады. Фәрит Ярмиев бүген 100 гектар җирен Марс Хәтмулла улы белән бергә эшкәртә. Бу инде безнең Сәетбаба авылы өчен бик тә куанычлы күренеш.

Мидхәт Шәрипов.

Гафури районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»