14.05.2014 - Җәмгыять

Ырынбурда үз итәләр. Омскидан килеп алалар...

Башкортстанда авыл халкы кош-кортны элек-электән күпләп асрый. Шуңа күрә язгы чорда, бакча эшләреннән тыш, бәбкә-чебеш алу да һәр хуҗабикәне борчыган мәсьәләләрнең берсе санала. Борчыган, диюем юктан түгел. Авылларда бәбкә, чебеш тәкъдим итеп йөрүчеләр күп. Кайбер очракта акчаның җилгә очуы, чебешләрнең мантый алмавы күңелне кыра. Иглин районының Балтика авылында урнашкан “Алтын кош” хуҗалыгы мондый алыпсатарларга үрнәк була ала. Биредә борын төрткән кошлар, тиешле шартларны үтәгәндә, хуҗаларына бары тик шатлык кына өләшә. Шулай булмаса, хуҗалык белән якын-тирә төбәкләр озак еллар хезмәттәшлек итәр идеме? Хуҗалыкның эшләре быел көйле барамы? “Алтын кош”ка юл төшкәч, шул хакта да сораштык.

— Ставрополь краеннан заманның иң алдынгы технологияләренә нигезләнеп корылган инкубатор кайтардык, — диде хуҗалык җитәкчесе Илшат Хәйруллин. — Яңа җиһаз берьюлы 90 мең йомырканы өлгерергә куярга мөмкинлек бирә. Былтыр 120 мең бәбкә-чебеш чыгарып саттык. Шулай ук, җиде мең баш казны да ярминкәләрдә чират торып алдылар. Күркәләрне дә үз иттеләр. Бер күркәнең авырлыгы 19 килограммга кадәр җитте. Быел яз һәм җәй башында ике йөз мең бәбкә-чебеш сатарга планлаштырабыз. Башкортстанның барлык төбәкләреннән дә килеп алалар. Шул ук вакытта, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Свердловск малтабарлары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Бездә чыгарылган кош-корт авыруларга бирешми, тиз тернәкләнә. Моның бер сере дә юк. Бөртек-леләрне үзебез үстерәбез. Читтән бары тик витаминнар, минераллар гына кайтарабыз. Нәтиҗәдә, кош-кортларны бары тик файдалы азык белән генә тәэмин итәбез. Шуңа күрә, киләчәктә географиянең тагын да киңәячәгенә өмет итәбез. Моңа бүгеннән әзербез. Хуҗалыкның куәтен тагын да арттыру юнәлешендә эшлибез.

Элекке сыер фермасында урнашкан хуҗалыкта яхшы шартлар тудырылган. Моны үз күзләребез белән күрдек. Без кергәндә кош караучы Гөлия Исәнчурина каз бәбкәләрен ашата иде.

— Бәбкәләргә күз тимәсен, бигрәк теремекләр, — ди ул бер тиктормас “сары йомгак”ны учына алып. — Азыктан да, судан да баш тартмыйлар. Мөгаен, тиздән ерак сәфәргә чыгасын сизәләрдер.

Кайтыр юлга чыкканда, безнең белән бер егет килеп күреште. Машина номеры — Ырынбур өлкәсенеке. Аралашып киттек.

— Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районы Нәүрүз авылы егете мин, — диде малтабар Рәмзил Абдрахманов. — “Алтын кош” белән дүртенче ел хезмәттәшлек итәм. Биредә чыккан бәбкә-чебешләрне сатып алучы халык миңа мең рәхмәт укый! Шуңа күрә, быел яз да туп-туры Илшат Галимҗан улына килдем.

Без — Уфага, йөк машинасына “тере товар” төягән Рәмзил Абдрахманов Ырынбур өлкәсенә юл тотты. Каршыга номерлары Омск өлкәсенеке булган йөк машинасы очрады. “Алтын кош”ның хезмәте Башкортстаннан читтә дә алтындай бәяләнүенә гамәлдә инандык.

Айдар Мидхәтов.

Иглин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»