13.05.2014 - Җәмгыять

Авыл биләмәләренә игътибар арта

Мәгълүм булуынча, вәкаләтле власть формалаштыруны күз уңында тотучы закон проек­ты күптән түгел Дәүләт думасында беренче укуда кабул ителде. Документ властьны халыкка якынайтырга ярдәм итәрме? Аның нинди каршылыклы яклары бар?

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә үткән “Русия Федерациясендә урындагы үзидарә үсеше мөмкинлекләре турында” темасына үткән “түгәрәк өстәл” утырышында шул хакта сүз барды.

— Төп максат — халыкны властька якынайту, — диде “Башкортстан муниципаль берләшмәләре Советы” ассоциациясе директоры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Искахов. — Без бу юнәлештә озак еллар эш алып барабыз. Күп көч салуга карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Әйтик, бүген бер депутатка уртача 25 мең сайлаучы туры килә. Әлбәттә, мондый шартларда һәр кешенең мәнфәгатен яклау кыен. Депутат халыкны борчыган мәсьәләләрне белеп бетерә алмый. Әгәр дә һәр районда үз вәкаләтле органы булса, депутатлар саны артачак, һәркайсына 2-3 мең кеше туры киләчәк. Бу очракта власть халыкка якыная ала. Әмма хәлнең мондый юнәлеш алуы икенче мәсьәләне кискенәйтә: һәр районда вәкаләтле орган оештыру чиновниклар саны артуга китерергә мөмкин. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә игътибар юнәлтергә кирәк.

Советлар Союзы чорында савучы, механизатор, эшче дә депутат булып сайлана иде. Бүген халык арасыннан чыккан чиновниклар аз. Бу мәсьәләгә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзи­дарә, гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Румиль Азнабаев тукталды.

— Сер түгел, шәһәр эшкуарлары авыл халкы проблемаларын аңлап бетерми, — диде Румиль Тәлгать улы. — Мөгаен, районнарда оештырылачак вәкаләтле органнарга депутатларны урындагы халык арасыннан сайлап кую нәтиҗәлерәк булыр. Авыл халкының үзәгенә үткән мәсьәләләр күп. Мәсәлән, әлегә кадәр авыл биләмәләре, башлыча, үз көчләренә таянып яшәде. Киләчәктә депутатлар бу юнәлештә тагы да ныграк активлык күрсәтсен иде.

Русиядә соңгы 13 елда урындагы үзидарә турында өч федераль закон кабул ителгән.  Шуңа карамастан, төп бурыч үтәлми — бюджет керемнәре формалашу өчен әле булса шартлар юк. Димәк, үзидарә эшчәнлегендә җитди каршылыкларга очрый. Яңа закон проекты буенча, һәр районның үз керем чыганаклары барлыкка киләчәк. “Түгәрәк өстәл” утырышында бу юнәлешнең кайбер районнарга кире йогынты ясавы да ачыкланды.

— Районнарның кереме бер-берсенекеннән шактый аерыла, — ди  сенатор Рафаил Зинуров. — Сәнәгать предприятиеләре булган районнар муниципалитетларга тапшырылган вәкаләтләрне тәэмин итә алачак, ә башка районнарда хәл катлаулы булачак.

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе кабул итү бүлмәсе җитәкчесе урынбасары Наил Мәһәдиев фикеренчә, әлегә бу документ тулысынча эшләнеп бетмәгән. Бу законга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга кирәк. Әмма бу берникадәр чыгымнар да таләп итә. Әйтик, кайбер үзидарә биләмәсендә юристлар юк, моның  өчен финанс чыганаклары җитешми. Дәүләт властеның вәкаләтле органга карашын үзгәртергә вакыт, чөнки урындагы үзидарә депутатларының вәкаләте юк, халык алдында абруе түбән.

Авыл биләмәләренә игътибар арту — уңай күренеш. Колхозлар таркалгач, авыл җирендә хәтта урамнарны кардан чистарту да баш бәласенә әверелде. Эчәр суга кытлык булган районнар да юк түгел. Мөгаен, закон проекты кабул ителгәч, төпкел авылларның да көн кадагына суккан мәсьәләләренә игътибар артыр.

Зоя Солошина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»