13.05.2014 - Җәмгыять

Егетләр солдатка китә

Чакмагыш районында язгы һәм көзге чакырылыш чорында Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрү гадәткә кергән.

Быел бу чара район үзәгендәге Җиңү паркында батырлар аллеясенә чәчәкләр салудан башланды. Тантанага килгән өлкән сыйныф укучыларын, солдат хезмәтенә чакырылу яшендәге егетләрне республика Хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров сәламләде. Биш егеткә Кораллы Көчләр сафына чакыру турында повестка тапшырылды.

Быел яз районнан 58 егет хәрби хезмәткә озатылачак. Узган елда Чакмагыш хәрби комиссариаты хезмәткә чакыруны оештыру сыйфаты буенча республикада  икенче урынга лаек булган.

Арытаба чара Балалар иҗаты үзәгендә дәвам итте. Булачак солдатлар хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышты.

Резеда Нуртдинова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»