10.05.2014 - Җәмгыять

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

9 майда Уфада Җиңү паркында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәңгелек ут алдына чәчәкләр салды. Тантанада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

Мәңгелек ут янында Президентны Уфа гарнизонының почетлы каравылы каршы алды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач, бер минут тынлык игълан ителде.

Ил иминлеге өчен һәлак булган­нарны искә алучылар арасында ветераннар, республика Хәрби комиссариаты офицерлары, Уфа юридик институты курсантлары, кадетлар һәм чарага җыелган уфалылар бар иде. Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәлгә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, шулай ук Миңнегали Шәй­моратов һәм Таһир Кусимов бюст­лары алдына чә­чәкләр салынды.

– Сезне бөек бәйрәм, тормышы­быздагы төп бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм! Сез – көчле ихтыярлы, көчле рухлы кешеләр. Тормышыгыз уңайлы булсын өчен бөтен көчебезне сала­чакбыз. Зур рәхмәт сезгә! – диде ве­тераннарны тәбрикләп, Рөстәм Хәмитов.

Чәчәкләр салу тантанасыннан соң бәйрәм концерты башланды. Вете­раннар, дәрәҗәле кунаклар каршында Уфаның сәнгать коллективлары осталыгын күрсәтте. Кадетлар, хәрби-патриотик клублар күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте. Чараны “Җиңү йөзе” фото­күргәз­мә­се, “Хәтер кулъяулыгы” акциясе дә ямьләде. 500 ветеран солдат ботка­сыннан, төрле ризыклардан авыз итте.

Уфада тантаналы чаралар кичкә кадәр дәвам итте. 23 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге мәйданда Уфа өстен салют утлары балкытты.

* * *

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы Русиянең барлык төбәкләрендә киң билгеләнде. Төп чара Мәскәүдә оештырылды. Кызыл мәйданда Җиңү парады үтте. Чарада Русия Президенты Владимир Путин катнашты.

Кремль сәгате суккач, Кызыл мәйданга Русия Феде­рациясенең Дәүләт флагын һәм 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңү байрагын алып керделәр. Хәрби парадны Русиянең оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итте. Парадка коры җир гаскәрләре баш командующие, генерал-полковник Олег Салюков җитәкчелек итте.

Парадны Мәскәү хәрби-музыка училищесы барабанчылары ачты. Арытаба трибуналар каршыннан Русия Кораллы Көчләре гаскәрләре үтте.

Русиянең яңа тарихында парадка беренче тапкыр кавалеристлар, Мәскәү кадет корпусының яшь вәкилләре чыкты. Трибуналар каршыннан Кара диңгез флотының (Севастополь) 810нчы аерым диңгез пехотасы бригадасы составына кергән БТРлар да узды. Техникага Кырым Республикасы, Кара диңгез флоты һәм герой-шәһәр Севастополь флаглары куелган иде.”Тайфун” бронемашиналары да чарада беренче тапкыр катнашты.

Гадәттәгечә, парадны Хәрби-Һава көчләре төгәлләде. Мәскәү күгеннән 69 хәрби вертолет һәм самолет очып үтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»