08.05.2014 - Җәмгыять

Тантаналар эстафетадан башланды

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тантаналар Федоровка районында җиңел атлетика буенча эстафетадан башланды. Әйтергә кирәк, кечесеннән алып өлкәненә кадәр катнашучы мондый чара оештыру районда матур традициягә әверелгән. Быелгы эстафетада 200дән артык кеше катнашты. Шул исәптән, күркәм чараны район мәктәпләре командалары башлап җибәрсә, арытаба эстафетаны төрле оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре кабул итеп алды. Аларга халык арасыннан да кушылучылар булды. Мәсәлән, Рим Һадыев инде 75 яшен тутырган, ул катнашкан төрле марафон-эстафеталар саны алты дистәдән артып китә. Әлеге бәйгедә дә ул сынатмады.

Эстафетаны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов әлеге чараның илебезнең хәрби һәм спорт традицияләрен данлауны, ветераннарга хөрмәт күрсәтүне, яшь буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүне максат итеп куюын сызык өстенә алды.

— Сез — илебезнең киләчәге һәм аңа лаеклы буын булып үсәргә тиеш, — дип мөрәҗәгать итте ул ярышта катнашучы яшьләргә.

Район ветераннар Советы рәисе Михаил Куропаткин исә балаларга сәламәт, көр күңелле, ныклы рухлы булып үсүләрен теләде һәм шушы максатка ирешүдә мондый чараларның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды.

“Бердәм Русия” партиясенең “Яшь гвардия”челәре исә тантанада катнашучыларга Георгий тасмалары өләште.

Эстафета биш чакрымда үтте. Арытаба йөгерүчеләр кросста көч сынашты. Чарада катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»