08.05.2014 - Җәмгыять

Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!

Якты киләчәк, тыныч тормыш өчен көрәшкән ветераннарыбыз сафлары елдан-ел сирәгәйсә дә, бу бөек көннең әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Дүрт ел дәвам иткән коточкыч канкоешның  яралары бүген дә күңелләрдә уңалмаган.  Уфа Шәһәр мәдәният сараенда үткән Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышта Президент Рөстәм Хәмитов ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады, гомерен аямый, утлы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт белдерде.

— Ил тарихында Бөек Җи­ңүдән дә зуррак вакыйга, 9 май бәйрәменнән дә зуррак тантана юк. Ул бөтен дөньяга безнең фашизмга каршы булуыбызны күрсәтте. Нәкъ сез, хөрмәтле ветераннар, безнең батыр, бер­дәм булуыбыз­ны һәм киләчәктә дә көчле булып калачагыбызны  исбатладыгыз. Сез киләчәк буынга якты тормыш бүләк иттегез. Кырымга бәйле вакый­галар янә безнең бердәм халык булуыбызны күрсәт­те.

9 май — изге бәйрәм, чөнки ул кайгы-сагыш, шатлык-куанычлар белән тулы.  Бу көнне китереп җиткерү өчен тылдагылар да зур көч салды.  Без аларның да Җиңүгә керткән өлешен искә алабыз. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар! Без сезнең алда баш иябез, — диде Рөстәм Зәки улы.

Бөек Ватан сугышына Башкортстаннан 700 мең кеше киткән, шуның 322 меңнән күб­рәге яу кырында ятып калган.  Менә ни өчен 9 май безнең өчен шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм ул. Дошман амбра­зурасын күкрәге белән каплаган якташларыбыз Александр Матросов, Миң­негали Гобәй­дуллинның исемнәре бөтен дөньяга танылды.  Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Башкортстаннан 278 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 200 меңнән артык солдат төрле орден-медальләр белән бүләк­ләнгән.

— Бүген Башкортстанда 6 мең Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими. Әмма аларны борчыган мәсь­ә­лә­ләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Соңгы өч елда гына 5,5 меңгә якын ветеранның торак мәсьәләсе хәл ителде. Быел исә 639 кешегә фатир ачкычлары тапшырылачак. Ә Җиңүнең 70 еллыгына һәр ветеран үзенең торак шартларын яхшыртачак. Ветеран­нарның  сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыру буенча эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк, — диде  республика җитәкчесе.

Бәйрәм тантанасы  концерт номерлары белән үрелеп барды.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»