10.11.2010 - Җәмгыять

Водительләрне тәрбияләп булырмы?

“Уфа халкы җәмәгать транспортына идарә итүче водительләр тарафыннан кылынган тәртип бозуларга башкача түзеп тормаячак! Бүгеннән махсус шикаятьләр кенәгәсе гамәлгә керә һәм анда һәр пассажир конкрет машина йөртүчегә кагылышлы ризасызлыгын, теләкләрен язып калдыра ала!” Шундый эчтәлектәге йөрәк җылыткыч яңалыклар башкала халкына агымдагы елның 16 сентябрендә җиткерелде. Халык куанып куйды. Ниһаять, водитель белән пассажирлар арасында туган күп кенә конфликтлар чишелеш табачак, дип өметләнде.

Хәбәр таралганга ай ярым үтте. Кенәгәнең файдасы кемгәдер тидеме икән? Транспортта тәртип урнаштырылдымы? Бу сорауларга җавап табу өчен иң күп ризасызлыклар тудырган “ГАЗель” тибындагы автобусларда йөрүче пассажирлар белән сөйләшүләр үткәрелде. Тәртип ягыннан караганда хәлнең әле дә канәгатьләнерлек булмавы ачыкланды. Нәрсә ошамый пассажирларга?

Уфалыларны иң борчыганы — “маршрутка”ларның зур тизлек белән, еш кына кагыйдәләрне бозып йөрүе. Кайберәүләр хәрәкәт барышында куркуларыннан күзләрен йомып баруын, “Исән-сау гына барып җитсәк иде!” дип, Ходайдан ярдәм соравын әйтте.

Һәр “ГАЗель” эчендә басып торучылар булмаска тиешлеге турында кагыйдә эленеп тора. Шуңа карамастан, күпчелек водительләр аягүрә торучы пассажирларны йөртә. Әлбәттә, эшкә соңлаудан куркып, кеше басып барырга да әзер һәм бу очракта үзенең гомеренә куркыныч янавы турында уйлап та карамый.

Икенче катлаулы мәсьәлә — хәрәкәт барышында пассажирдан түләү кабул итү һәм сдача кайтарып бирү. Бу алыш-биреш водительнең игътибарын юлдан читкә юнәлтә, шулай ук хәвефсезлек файдасына түгел.

Килешмичә мөмкин түгел, маршрут “ГАЗель”ләренең эш графигы бик тыгыз. Тиешле вакытта тиешле урында булу өчен транспорт йөртүчеләргә бик җитез булырга кирәк. Каны кайнап, җан ачуы белән сүгенеп җибәргән водительләргә дә шелтә ясый Уфа халкы. Андыйлар әлегә еш очрый.

Ризасызлык тудырган очраклардан уфалылар тагын водительләрнең салонда тәмәке тартуын, телефоннан сөйләшүен, пычрак киемдә эшкә килүен билгеләп үтте. Димәк, жалоба кенәгәсенә язарлык хәлләр бар.

Бер генә мисал. Уфа шәһәренең Бакалы урамы. Тукталышка җил тизлеге белән “ГАЗель” килеп туктады. Урыныннан ыргырга әзер торучы транспортка халык тула башлады. Читтәрәк торган бер хатын халык төркеменнән беразга артта калды, шунлыктан ул йөгереп килүгә автоматлаштырылган ишек шапылдап ябылды. Хатын аптырап туктады, ә водитель ишекне тагын бер тапкыр ачып-япты. Шул арада транспортка керергә тырышып караган хатын яңгырдан соң тайгак җиргә егылып китте, күзлеге төшеп ватылды, киемнәре пычранды. Шулай да ул “ГАЗель”гә керде. Аның күзлексез начар күрүе ачык тоела иде, җитмәсә, күзлек пыяласына бармагын кистереп, аннан юл буе кан тамып килде. Хатын шым гына елады. Ә руль артындагы яшь кенә егет: “Машинага утыра белмәгәч, нәрсә дип йөрергә? Иркенләп йөрисең килсә, такси чакырт!” дип хатынны битәрләп алды. Гафу үтенү турында сүз дә юк!

Кызганыч, көндәлектә моңа охшаш хәлләр очрап тора. Аерым водительләрнең тәрбиясезлеге нәтиҗәсеме бу, аларга карата кабул ителгән кагыйдәләрнең йомшаклыгыннанмы, белмәссең. Шикаятьләр кенәгәсе нәкъ менә шундый күренешләргә чик кую йөзеннән булдырылган да инде.

“Гражданнарның транспорт хезмәтләндерүенә карата мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен кабул итү кенәгәсе” Степан Злобин урамының 31нче йортындагы дүртенче катта урнашкан бүлмәдә саклана һәм бүгенге көндә анда 12 кешенең шикаяте теркәлгән. Бу хакта Дәүләт автокүзәтчелегенең республика буенча идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Косянец хәбәр итте һәм безнең сорауларга җавап бирде.

— Юрий Анатольевич, Сезнеңчә, унике мөрәҗәгать күпме ул, азмы?

— Шикаять язучыларның аз булуына куанырга гына кирәк. Димәк, пассажирлар транспорт хезмәтләндерүе белән канәгать. Әйтергә кирәк, пассажирларның хокукларын яклау бер кенәгә белән генә чикләнми. “Свердлов урамы”, “Дан Бульвары”, “ВАЗ” тукталышларында махсус тартмалар урнаштырылган. Анда теләсә кем үзенең ни белән риза булмавы, тәкъдимнәре, теләкләре хакында язып калдыра ала. Ләкин һәр шикаятьне кабул иткән очракта да, аларның һәркайсы буенча да җавапка тарттыру көтелә дигән сүз түгел әле. Мөрәҗәгатьләр аерым тикшерелә, ягъни водительнең эш режимы, лицензион килешүне үтәү-үтәмәве, транспорт чарасының техник торышы һәм башкалар карала.

— Күпчелек ни белән риза түгел?

— Әлегәчә транспорт чараларының техник төзеклегенә, хәрәкәт итү тизлегенә кагылышлы тәнкыйть сүзләре күпчелекне тәшкил итә. Кайбер мөрәҗәгатьләр безнең адреска юлланса да, аларны тикшерү безнең компетенциядә түгел. Мисал өчен, ямьсез киенгән кешегә без ни дип әйтә алабыз? Менә “Башавтотранс” автобуслары водительләренә матур киенү кагыйдә итеп куелмаган, ә алар ак күлмәк киеп, галстук тагып йөри. Ул бит һәркемнең мәдәни дәрәҗәсе, эшкә җаваплылыгы, хәтта үз эшен яратуы белән бәйле. Шул ук сүзне әдәпле сөйләшә белмәүчеләр хакында да әйтеп була. “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми”, диләр бит. Аралашу кагыйдәләренә өйрәтү җиңел түгел.

Ә водитель юл йөрү кагыйдәләрен боза икән, моңа ЮХХДИ хезмәткәрләре күзәтчелек итәргә бурычлы.

Безгә караучы жалобалар буенча уртача алганда атна саен өчәр суд утырышы үтә. Гаеплеләр җавапка тарттырыла, бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, тикшерелә, тиешле инстанцияләргә җибәрелә.

Мөрәҗәгатьне шәхсән үзең барып кына түгел, ә 252-69-69 телефоны аша, яки ugadn02@basnet.ru электрон адресы буенча җиткереп була.

Шулай да, водительләрне күпме генә гаепләмик, алар да бит күктән төшмәгән, кемнеңдер абыйсы яисә әтисе, ягъни безнең белән бер үк тормышта яшәүче кешеләр. Без — бер үк җәмгыять әгъзалары. Шуңа күрә тәрбия эшен үзебездән башларга кирәк.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»