10.11.2010 - Җәмгыять

Милиционерларның да төрлесе була

Милиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнне уй-фикерләрем белән уртаклашасым килде.  Җиде дистә ел яшәү дәверемдә бик күп үзгәрешләр күрергә насыйп булды. Ишетүемчә, милиция хезмәткәрләрен полицейский дип атау турында закон чыгармакчылар икән. Нинди генә үзгәрешләргә дучар булмады бу һөнәр ияләре! Н. Хрущев безнең илдә закон бозулар, урлашулар юк, бездә коммунизм булачак, милиция кирәкми, дигән иде. Шуннан аларны кискен кыскарту башланды. Нәтиҗәсе күпләргә билгеле. Б. Ельцин демократлары белән властька килгәч, дәүләт иминлек структурасын бетерде. Нәтиҗә озак көттермәде — ил таркалды.

Илдәге тәртипсезлек турында сөйләгәндә барлык гаепне милициягә тагалар. Җинаять бозучыларны эзәрлекләгәндә алар белән ул-бу була калса да, хокук саклау хезмәткәре гаепле. Имеш, җинаятьчегә атар алдыннан башта искәртү ясап, һавага атарга тиеш. Ә кораллы бандит аның өскә атканын көтеп торамы? Үзебезнең Благовещен шәһәрендә әнә ниләр булып бетте.

Милиция хезмәткәрләре, хокук сагында торучыларның да төрлесе була, әлбәттә. Мин моны үз тәҗрибәмнән генә беләм. 1980 елдан руль артындамын. Штаттан тыш юл хәвефсезлеге хезмәткәре булып төрле рейдларда катнаштым. Республиканың төньяк-көнбатыш зонасында беренче автоинспектор Шәфыйков абый булды. Автомашиналар арта башлагач, тәүдә Дүртөйле, аннары Югары Яркәйдә автоинспекцияләр булдырылды. Анда бик кешелекле Риф Гыйлемханов, Халит Шәгалиев, Флорид Кәбировлар намус белән эшләде. Әле бу вазыйфада Венер Кәбиров.

Юлларның никадәр начар булуына карамастан, элек водительләр юл йөрү кагыйдәләренә бик игътибарлы иде. Хәзер көнгә чыксаң, юл фаҗигасендә үлүчеләрнең исәбенә чыгарлык түгел. Яшь-җилкенчәк руль артына утырып ала да бөтен көченә газга басып, зур тизлектә йөрергә ярата. Нәтиҗәдә юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренә эләгә. Үзләрен туктаткан өчен милиционерларны гаепли башлый. Ярый ла авария ясамаса... Кайсы милиционер  автомобиль йөртүчегә: “Рульгә эчеп утыр, техник күзәтү үткәрмә, юл кагыйдәләрен үтәмә”, — дип әйтә икән?

Милиционерларның да төрлесе була, дип алдарак әйтеп үткән идем. Үземнең баштан үткәнне генә язам. Моннан өч ел элек хатыным белән Уфага дәваханәгә барырга туры килде. Табибка иртүк эләгү максатыннан Кушнаренкога кичтән барып кунарга булдык. Февраль ае. Көн кичкә авышты, җитмәсә себертмә буран башланды. Тартыш авылын узып, Чәрмәсән күперен чыккач, КамАЗ машинасын куып җиттем. Алда берничә йөз метрга сузылган текә генә тау. КамАЗ бөтенләй әкренәйде, арттагы фонарен кысып, миңа “уз” дигән ым ясады. Мин узарга булдым, миңа тагын ике җиңел машина иярде. Менеп кенә җитүгә ГАИ машинасы утларын яндырып, миңа туктарга боерды. Мин туктадым, ә минем арттан килүчеләр узып китте.

— Кагыйдәне боздың, абзый, 300 сум штраф, — диде милиционер.

— Мәгез йөз сум, матур гына аерылышыйк, зыянлы тәртип бозмадым бит, — дим. — Нигә миннән соң килгәннәрне дә туктатмадыгыз алайса? — Бәхәскә кермәскә кирәклеген аңласам да, түзә алмадым.

— Без икәү бит, абзый, йөз сум гына аз була, — ди кагыйдә саклаучы.

— Юк, энем, мин сине сынап карадым. Тутыр протоколыңны, штрафны хөкүмәткә түлим, — дидем. Праваны алып калдылар, без ары киттек.

Бәла берүзе генә йөрми, диләр. Матвей авылы тирәсендә машинам көйсезләнә башлады. Буран да көчәя, тәмам караңгыланды. Баскак чатына җиткәндә бөтенләй сүнде. Юл читенә чыгып туктадым да машинамның моторын ачтым, бары да тәртиптә кебек. Шул арада патруль машинасы килеп туктады. “Абзый, нәрсә булды?” — диде бер мөлаем егет. “Барган җирдән сүнде дә куйды”, дим. Егетләр икәү булып чыкты. Берсе минем белән сөйләшкән арада икенчесе машинамның моторын карый башлады. Шуннан: “Абзый, әйдә, утыр, без этеп карыйк машинаңны”, диделәр. Ике-өч метр да үтмәде, машинам кабынды. Егетләр хәерле юл теләп китеп барды. Шатлыгымнан кем икәнлекләрен дә сорый алмый калдым.

Тау белән тау гына очрашмый. Бу егетләрнең берсен кабаттан күрергә насыйп булды миңа. Шулай берчак Борайдан Дүртөйлегә кайтканда Нефтекама чатында инспектор туктатты. Документларымны карады да, бер фонарең янмый, абзый, әйдә, алыштырып бирәм, диде. Ныклабрак карасам, теге чакта машинамны кабызышкан егет булып чыкты. Бу юлы инде кемлеген сораштырмый булдыра алмадым. Ул Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе полкының 1нче батальоны 5нче взводының юл-патруль хезмәте инспекторы, милиция лейтенанты Рөстәм Рифгать улы Фазылҗанов булып чыкты. Тумышы белән Әсән авылыннан икән. Минем фонарем янмаганга икенче берәү  штраф салыр иде әле. Ә Рөстәм Рифгать улы ярдәм кулын сузды. “Кызыл таң” гәзитендә республиканың баш инспекторы Динар Гыйльметдиновның да мәкаләләре еш басыла. Гәзит белән дус, димәк. Минем язмамны да укып, бәйрәм көннәрендә Рөстәм Фазылҗановны ярдәмчеллеге, кешелеклелеге өчен билгеләп үтсен иде.

Белүемчә, инспекторлар кагыйдә бозганны көтеп, күзәтеп торып, штраф салуны гына үз бурычлары итеп куймаска тиеш. Алар  юлда фаҗига булмасын өчен кисәтү ясау белән бергә водительләргә, җәяүлеләргә ярдәм дә итәргә бурычлы. Ә бездә, гадәттә, бер гаепсез водительнең дә правасын кулларына эләктерәләр дә, кагыйдә бозмаса да, машинада төзексезлек табып булса да, штраф салырга гына торалар. Рөстәм Фазылҗановлар кебекләр күбрәк булсын иде.

Рим НӘБИУЛЛИН.

Илеш районы,

Рсай авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»