10.11.2010 - Җәмгыять

Хокук сагында уяу торалар

Нәкъ аларның эшчәнлегенә, кешелек сыйфатларына карап урындагы халык, гадәттә, эчке эшләр органнарына гына түгел, ә барлык хокук саклау системасына бәя бирә. Милициянең участок инспекторларын чүкеч белән сандал арасындагы чалгы белән дә чагыштырып була. Чөнки аларга, бер яктан, югарыдагы җитәкчелек һәм хакимнәр алдында, икенче яктан, гади халык арасында җавап тотарга туры килә. Беренчесен вазыйфасы буенча башкарса, икенчесен — вөҗдан кушуы буенча, чөнки инспектор халык белән бергә яши, бергә тормыш көтә. Бәлки шуңа да урыннарда эшләү өчен иң булдыклыларны һәм югары кешелек сыйфатларына ия булганнарны сайлыйлар. Участокта эшләү бик җитди һөнәри һәм тормыш мәктәбе булып санала. Кагыйдә буларак, “участок”ны уңышлы үткәннәр нинди генә катлаулы милиция иерархиясендә дә югалып калмый. Хәер, кемнәрдер өчен үсеш баскычындагы бер ара гына булса да, күпләр өчен бу төрле яклап җаваплы һәм бимазалы вазыйфа гомерлеккә әйләнә. Андыйлар халыктан киң билгеле “үз Анискиныбыз” дигән иң югары бәһане алса, дәүләт тарафыннан да игътибарсыз калмый — милиция майоры, хәтта подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелеп, бихисап бүләкләргә лаек була.

Никифар авылында яшәүче һәм тирә-яктагы берничә авылны күз уңында тотучы подполковник Илгизәр Шәяхмәтов шуңа ачык мисал. 1969 елда Әлшәй районының Югары Әүрез авылында туган Илгизәр Хәмит улы милиция сафларына армия хезмәтен Мәскәүдә Дәүләт хәвефсезлеге комитеты гаскәрләрендә уңышлы үткәннән соң баса. Участок инспекторы буларак башта Чебенле авыл Советын хезмәтләндерә, 1999 елдан бүгенге көнгәчә аның карамагында Никифар, Гайниямак һәм Воздвиженка авыл биләмәләре. Ике дистә елга якын хезмәт дәверендә Шәяхмәтов кече лейтенанттан милиция подполковнигы дәрәҗәсенә кадәр үсә. Участок инспекторлары хезмәтендә мондый үсеш үзе үк аерым дәүләт билгесе һәм югары бәһа булып санала. Һәрхәлдә, Башкортстанда мондый очраклар бармак белән генә санарлык. Участок инспекторларына подполковник йолдызлары алар өчен иң югарысы саналган майор дәрәҗәсеннән соң бары тик аерым казанышларны истә тотып, Русия эчке эшләр министрының махсус приказы нигезендә генә бирелә. Подполковник Шәяхмәтов үз вазыйфасындагы фидакарь хезмәте өчен дистәләгән медальгә һәм күкрәккә тагыла торган билгеләргә лаек булган. Илгизәрне авылдашлары үрнәкле гаилә башлыгы, булдыклы ир итеп тә белә. Страховкалау буенча агент булып эшләүче хатыны Гөлнара белән искиткеч тәрбияле ул һәм кыз үстерәләр. Әйткәндәй, уллары Илнар милициянең Уфадагы юридик институтында белем ала һәм әтисенең эшен дәвам итәргә җыена. Кызлары Эльза Никифар мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый.

Илгизәр Шәяхмәтов үзен яшь милиция хезмәткәрләренең түземле остазы буларак та танытырга өлгерде. 1974 елның 12 маенда Раевка авылында туган һәм хезмәт эшчәнлеген мәктәптә укыган елларда ук үзәк район дәваханәсендә санитар булып башларга өлгергән, Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң туган районының эчке эшләр бүлегенә чакыртып алынган Олег Хәкимов участокта эшләү нечкәлекләрен нәкъ Шәяхмәтовтан өйрәнә. Җиде ел җинаятьләрне ачыклау бүлегендә эшләгән Олег Рәис улын 2002 елда Аксен авылы участогына тәгаенлиләр. Монда ул бу вакытка зур тәҗрибә туплаган Шәяхмәтов белән иңен-иңгә куеп эшли. Элекке җитез оперативник һәм күпне күргән участок инспекторы бергәләшеп зур-зур эшләр башкарырга, берничә шау-шулы җинаятьне ачуга ирешә. Былтыр көз тимер юлындагы будкаларны талап йөрүче банданы җинаять өстендә эләктерү — шуларның берсе генә. Җинаятьчеләрне урлашу өстендә тоту өчен алар төгәл бер ай буена көзнең ачы суык төннәрен тимер юл буендагы посадкаларда үткәрә. Барлык Куйбышев тимер юлын хафага салган оешкан төстәге җинаятьчеләрне фашлаганнары өчен кыю милиция офицерлары министрның Рәхмәт хатына лаек була. Ә бүген аларга чираттагы дәүләт бүләкләре — “Хезмәттә аерым казанышлары өчен” медальләре тапшырылачак.

2008 елда Олег Рәис улын Аксендагы милиция бүлекчәсе начальнигы итеп тәгаенлиләр. Халыкның “җан тартмаса — кан тарта” дигәне дә милиция майоры Хәкимов турында кебек. Үз нәселендә ул беренче милиционер түгел. Картәтисе Мостафа Хәкимов сугышка чаклы ук әле күрше Дәүләкән районы милициясен җитәкли. Гражданнар сугышыннан соң НКВД гаскәрләре составында Төркестандагы бандаларны юк итүдә актив катнаша. Шунысы игътибарга лаек, аның оныгы Олег Хәкимов та Башкортстан милициясенең оператив төркеме составында ике тапкыр Чечен Республикасында була һәм андагы тыныч тормыш агышына таяк тыгарга омтылган бандформированиеләргә каршы тора.

Олег яраткан тормыш иптәше, район поликлиникасы стоматологы Луиза Мөнир кызы белән шулай ук ул һәм кыз үстерә. Әйткәндәй, аларның 9нчы сыйныфта укучы уллары Валерий Эчке эшләр министрлыгының махсус институтына керергә әзерләнә, яхшы укый, спорт белән актив шөгыльләнә. Шул ук вакытта беренчедә генә укучы сеңлесе Илонага белем дөньясына аяк басарга да ярдәм итә.

Менә шундый үрнәкле егетләр хезмәт итә бүген данлыклы Башкортстан милициясе сафларында. Мондый офицерлар булганда эчке эшләр органнарының ничек аталуы — милицияме, әллә полицияме — артык мөһим дә түгел. Алар илгә һәм халыкка тугры хезмәт итәчәк. Һәм бу егетләр өчен беребезнең дә йөзе кызармаячак.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»