23.01.2014 - Җәмгыять

Дивизия тарихындагы билгесез сәхифәләр

Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан архивларның һәм махсус хезмәтләрнең ябык сейфлары ачылды, бик күп документлардан “яшерен” билгесе алынды. Тикшеренүчеләргә бүген дөреслекне ачу мөмкинлеге бирелә, чөнки тулысынча ачыкланмаган хәл-вакыйгалар әлегә бик күп.

Русиянең “Содружество” хәрби хезмәт инвалидлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе әгъзалары Русия Оборона министрлыгының Үзәк архивы документлары белән танышты. Алар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе полкларының беренче командирлары һәм сигезенче кавалерия корпусының кайбер командирлары турында шактый мәгълүмат туплады. Бүген аларның кайберләрен “Кызыл таң” укучыларына тәкъдим итәбез.

Гәрәй Нәфыйков

Гәрәй (Асылгәрәй) 1907 елның 25 августында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Илекәй-Мин волостеның Сатый авылында ярлы татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Әбделкадыйр исемле була. Соңрак волостька Кыргыз-Миякә атамасы бирелә, 1930 елдан ул Миякә районы итеп үзгәртелә.

Ул гаиләдәге 4 малайның иң кечесе була, аның кече кыз туганнары да булуы билгеле. Гаиләнең 3,5 дисәтинә җире, икешәр аты һәм сыеры, кәҗә-ләре булса да, ул авыр яши. Гәрәй авыл мәдрәсәсендә, соңрак Сатыйдан 7 чакрым ераклыктагы Новофедоровка авылындагы өчьеллык урыс мәктәбендә укый. Бик зирәк бала була ул. Атларны ярата, аларны карауда әтисенә булыша. Абыйлары җитдирәк эш белән шөгыльләнә.

1919 елда Гәрәйнең әнисе вафат була. Гражданнар сугышы һәм Идел буендагы ачлык гаиләне илгә тарата. Малайлар Урта Азиягә чыгып китә, кызларны туганнары ала. Гәрәй 1922 елда Томск шәһәрендәге балалар йортына эләгә. Балалар йортында башлангыч белем ала. Балигъ булгач, 1925 елда абыйсы Миңнегали чакыруы буенча Ташкентка килә. Абыйсы инде өйләнгән, аякка баскан була. Гәрәй эшли башлый. Яшьтәшләре белән аралашып, комсомолга керә. Ул вакытта Урта Азиядә дингә каршы һәм Көнчыгыш хатын-кызлары хокуклары өчен көрәш бара.

1929 елның ноябрендә Гәрәй Нәфыйковны хәрби хезмәткә алалар. Ул Урта Азия хәрби округының сигезенче аерым кавалерия бригадасының запастагы полкына эләгә. Бу хәрби округ Казах, Кыргыз, Төрекмән, Үзбәк ССРы һәм Таҗик АССРы территорияләрендә 1926 елда оештырыла. Округ басмачылар хәрәкәте белән көрәшкә зур өлеш кертә.

Полк командованиесе зирәк кызылармиячене бик тиз күреп ала һәм Гәрәйне Төрекмәнстанга алты айлык курска җибәрәләр. 1930 елның сентябрендә ул Ташкенттагы В. И. Ленин исемендәге берләштерелгән Урта Азия мәктәбе курсанты була. Аларны басмачыларга каршы көрәшкә дә җәлеп итәләр. 1931 елның җәендә басмачылар төркемен кулга алганда күрсәткән батырлыгы өчен взвод командиры ярдәмчесе Гәрәй Нәфыйков мәктәп җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелә. Бу аңа ВКП(б) сафларына керүгә этәргеч була. 1933 елда Нәфыйков кавалерия мәктәбен тәмамлап, Урта Азия хәрби округының аерым казах кавалерия полкына пулемет взводы командиры итеп тәгаенләнә.

1936 елда командованиенең аерым заданиесен уңышлы үтәгәне өчен 19нчы гвардия дивизиясенең 48нче тау кавалерия полкының пулемет эскадроны командиры, лейтенант Гәрәй Нәфыйковны СССР Оборона халык комиссариаты кул сәгате белән бүләкли. Кызыл Армиянең 20 еллыгы уңаеннан якташыбыз Казах ССРы Үзәк башкарма комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Ул туган ягына ялга кайта. Биредә 17 яшьлек Минзия исемле кызга гашыйк була һәм аңа өйләнә. 1939 елда беренче уллары Спартак туа.

Ләкин дөнья тыныч булмый. 1940 елның ноябрендә Нәфыйковны 19нчы гвардия дивизиясенең 159нчы тау кавалерия полкы командиры ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Ул гаиләсен Сатый авылына кайтара.

Кызыл Армия командованиесе ашыгыч рәвештә механикалаштырылган частьлар туплый башлый. 1941 елның апрелендә дивизиядә  27нче механикалаштырылган корпус формалаша. Нәфыйков 31нче мотоциклчылар полкы командиры ярдәмчесе була.

27нче механикалаштырылган корпуста нибары 356 танк була. 1941 елның июнендә полк икенче стратегик эшелон армиясе составында Чик буе округына җибәрелә.

1941 елның июлендә капитан Нәфыйковны 17нче Мәскәү укчылар дивизиясенең 1316нчы полкының 4нче хәрби төзелеш батальоны командиры итеп тәгаенлиләр. Ул Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. 1941 елның декабрь башында Нәфыйков оешып килүче 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең полк командиры итеп тәгаенләнә. Ул Сатый авылына кайтып килергә дә өлгерә. Икенче улы Кимны күреп китә.

Майор Нәфыйков полкы сугышка әзерләүдә шәхсән үзе катнаша. Сугышчылар командирны таләпчәнлеге өчен генә түгел, кайгыртучанлыгы өчен дә ярата. 294нче кавалерия полкы составында Нәфыйков апрельдә фронтка җибәрелә. Аның хәрби юлы озын булмый, 1942 елның 10 июлендә Гәрәй Нәфыйков һәлак була.

Күренекле шагыйрә, балалар язучысы һәм тәрҗемәче Елена Ильина Бөек Ватан сугышы елларында Уфада яши. Ул Нәфыйковның һәм аның сугышчан дусларының батырлыгына багышлап “Йөздән бер” дип аталган баллада яза.

1965 елда БАССР Хөкүмәте оештырган экспедициядә геройның кабере табылмый. 1967 елда гына урындагы эзтабарлар ярдәме белән Нә-фыйковның кабере табыла, аның сөякләре Тербуны авылындагы туганнар каберлегенә күчерелә.

Нәфыйков батырлыгының 70 еллыгы уңаеннан Сатый авылы мәктәбе янында геройның бюсты куела.

Гариф Макаев

Гариф 1904 елның 14 февралендә Ырынбур губернасының Никитино авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып туган. 15 яшендә 7 сыйныф тәмамлый. 1926 елда хәрби хезмәткә алына. Ул Ырынбурда урнашкан 8нче кавалерия дивизиясенең 43нче полкында хезмәт итә. Өч ел бик тиз үтеп китә, яхшы хезмәт иткән өчен егеткә берничә тапкыр отпуск бирелә. Ул кайтып туганнарын күреп китә. Авылдагы авыр тормышны, хәрби хезмәтнең уңай якларын күреп, ул армиядә калырга карар итә. 1929 елда Казанда Татарстан Үзәк башкарма комитеты исемендәге Берләштерелгән татар-башкорт югары кавалерия мәктәбе курсанты була. 1932 елда аны тәмамлап, шушы ук мәктәптә курс командиры итеп тәгаенләнә. Бер елдан Орскидагы 11нче дивизиянең 45нче кавалерия полкына взвод командиры итеп җибәрелә. Атлы спорт ярышларында һәрвакыт призлы урыннар яулый.

1934 елда ул өйләнә. Бер елдан дивизияне Белоруссия хәрби округындагы Пуховичи шәһәренә җибәрәләр. Анда Гариф эскадрон командиры итеп тәгаенләнә. Бер-бер артлы уллары Радик һәм Илдар туа. Өченче уллары Илгиз сугыштан соң дөньяга килә.

1937 елда Новочеркасск шәһәрендә кавалерия курсларында укый. Бер елдан аларның дивизиясе 6нчы механикалаштырылган корпусның 7нче танк дивизиясе һәм 4нче мотоциклчылар полкы итеп үзгәртелә. Соңрак корпус Белосток шәһәренә озатыла. 1940 елның ноябрендә Гариф Макаев Вильнюс янында урнашкан 84нче механикалаштырылган дивизиянең 201нче мотоукчылар полкының батальон командиры итеп тәгаенләнә. Бу дивизия 1923 елда оештырыла. 1934-40 елларда Фин сугышында катнаша.

1941 елның ноябрендә Гариф Макаевны Чкалов (бүгенге Ырынбур) кавалерия училищесына укытучы итеп җибәрәләр. 1942 елның башында ул Уфага кайтарыла һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең полк командиры итеп тәгаенләнә. Тербуны янындагы сугышларда күрсәткән кыюлыгы өчен Макаев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Дүрт ел эчендә якташыбыз өлкән лейтенанттан майор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Сталинград сугышында авыр яраланганнан соң, Макаев тылга озатыла. 1943 елның җәй ахырында Урта Азия хәрби округындагы 4нче запастагы кавалерия бригадасының 7нче полкы командиры урынбасары итеп тәгаенләнә. Бу бригада гвардия кавалерия корпуслары өчен сугышчылар әзерли. 1944 елның гыйнварында Макаев полк командиры итеп үрләтелә. Ноябрьдә икенче тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкәнә. Ул шулай ук 1946 елның ноябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1947 елның июнендә Байкал аръягы-Амур хәрби округында Ононск хәрби ат заводы начальнигы итеп тәгаен-ләнә. Ярты елдан 7нче аерым кавалерия бригадасының 16нчы полкы командиры була. Илдә гаскәрләрне үзгәртеп кору башлангач, 1948 ел ахырында Макаевны Буденный исемендәге югары офицерлар кавалерия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлаган-нан соң, якташыбыз Тамбов өлкәсенең Кирсанов шәһәрендә 1нче Атлылар армиясе исемендәге Кызыл Байраклы кавалерия училищесы начальнигы ярдәмчесе була. 1951 елда Макаев Ленин ордены белән бүләкләнә. 1954 елда кавалерия училищесы Тамбов артиллерия-техник училищесы итеп үзгәртелә. Макаев анда 1955 елның мартына кадәр хезмәт итә. Якташыбыз 1983 елда вафат була.

* * *

Фронт ядкәрләрен, хатларны, фоторәсемнәрне, төрле таныклыкларны үзләрендә саклаган кешеләр бар. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее җитәкчелеге бу материалларны бик шатланып  кабул итәчәк. Музейның электрон адресы: 112bkd@mail.ru. Өс-тәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (347) 227-52-02.

Борис Малородов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»