09.04.2011 - Җәмгыять

Эзтабарлар өчен чикләр ачык

Бөек Җиңүне бәйрәм итү көне алдыннан оештырылачак  “Хәтер вахтасы-2011” Бөтенрусия экспедициясендә Башкортстаннан 20 эзтабарлар отрядының катнашуы  көтелә. 23 апрельдә оештырылачак бу экспедициягә бүген җитди әзерлек эшләре алып барыла. Төбәк эзтабарлар отрядлары составында быел 160 студент һәм мәктәп укучысының катнашуы көтелә. Атна-ун көннән алар дәһшәтле сугыш елларында каты алышлар барган Новгород, Ленинград һәм Псков өлкәләренә юл алачак.

— Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алтмыш биш елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салган йөзләгән мең Русия солдаты һәм офицерының сөякләре әле һаман тиешенчә җирләнмичә ята.  Русия буенча бүгенге көнгә хәбәрсез югалганнар исемлегендә 5,5 миллионнан артык кеше исәпләнсә, Башкортстаннан аларның саны 127 меңнән артып китә, — диде Республика эзләнүчеләр отрядлары фонды советы рәисе Илдар Бикбаев. — Бүген без бу юнәлештә яңа  проект моделе буенча эшлибез. Ул “Бу безнең Җиңү !” дип атала. Бу проектта төрле милләт вәкилләре катнаша, чөнки бу эшкә без төбәк милли-мәдәни үзәкләрен дә җәлеп итәргә булдык. Эшчәнлекне шушы рәвешле оештыру безнең эшебезне күпкә җиңеләйтәчәк.

Әлеге проект нигезендә “Мемориал” — www.оbd-memorial.ru сайтында мәгълүматлар банкы оештырылган һәм Интернетта хәрби каберлекләрнең 13 миллионнан артык архив документлары һәм 30 меңнән артык паспорты урнаштырылган.

Яңа проект илләр һәм милләтләр арасында чикләр ачылуга, хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат алу өчен яңа шартлар булдыруга, шулай ук милләтара дуслыкны ныгытуга булышлык итәчәк дип көтелә. Бүгенге көндә Республика эзләнүчеләр отрядлары көче белән Грузия, Казахстан, Кыргызстан һәм Израильдән хәбәрсез югалган солдат һәм офицерларның һәлак булган урыннары табылган. Аларның һәм безнең республика территориясендәге госпитальләрдә һәлак булган яугирләрнең исемлекләре төзелгән. Журналистлар һәм милли-мәдәни үзәкләр белән берлектә үткән очрашуда шушы исемнәрне яздырган дисклар әлеге үзәкләр җитәкчеләренә тапшырылды. Шушы юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, Израиль, Казахстан һәм Грузия кешеләре фондка мөрәҗәгать итеп, сугышта хәбәрсез югалган туганнары белән кызыксына башлаган. Республика фонды җитәкчелеге киләчәктә бу эшне киңрәк җәелдерергә исәп тота.

Очрашуда милли-мәдәни үзәкләр  җитәкчеләре яңа проектка карата кызыксынуын белдерде, якын киләчәктә бу һәм башка мөһим мәсьәләләрне үз эченә алган “түгәрәк өстәл” оештырырга карар итте. Бердәм көч яу кайтара, дип юкка әйтмиләрдер. Болай эшләү, һичшиксез, хәбәрсез югалган миллионнарча солдатның исемен мәңгеләштерү эшен күпкә җиңеләйтеп, аларны хөрмәтләп җирләү эшен тизләтер иде.

Рәзилә Низамова.

 

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»