09.04.2011 - Җәмгыять

Җансыз “бандитлар” җанны ала

Бер туганыбыз кияүгә чыкты да нефть университетын тәмамлаганнан соң Себер якларында яхшы гына вазыйфага урнашып эшли башлаган ире янына китте. Бер-бер артлы ике уллары туды. Фатир сатып алдылар. Әмма шулкадәр матур башланган тормыш тиз бозылды, сәбәбе — уен автоматлары. Эшләп алган акчасын шунда калдыра башлаган гаилә башлыгы. Бурычка баткан ирне кредиторлар   юллап килгән, төрлечә янаган. Ахыр чиктә фатирсыз да калмас өчен сеңлебез аерылырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, алма кебек хатынын, “әти” дип өлтерәп торган ике бәләкәй улын җансыз автоматларга алыштырды бу бәндә.

Әйе, бүген бу чир бик күп гаиләләрне ут йоттыра һәм бернинди дәвалауларга да бирешми.  Хәтерем ялгышмаса, республика җитәкчелегенең уен автоматлары белән көрәше 2006 елда башланып, 2008 елда Президент тарафыннан Башкортстанның “Административ хокук бозулар турында” Законының “беркуллы бандитлар” эшенә кагылган өлешенә үзгәрешләр керткәч тагын да көчәйгән иде. Аннары уен автоматлары законсыз дип танылды, әмма эшкуарлар, яшерен эшчәнлеккә күчеп, бизнесларын ябарга уйламады да. Чөнки аларны милиция килеп тотса да, бик аз күләмдә штраф белән генә котыласы иде. Соңрак гамәлгә кергән яңа закон штраф күләмен арттырды. 

Штрафны арттыру һәм 2009 елның 1 июленнән Русиядә комарлы уеннарны тыю турында закон кабул итү күпләрне шөрләтте, әлбәттә. Берникадәр вакытка тынып торгандай булдылар. Әмма җиңел акча эшләү теләгеннән тиз генә баш тартып буламы соң? Закондагы “тишек-тошыклардан” файдаланып, уен автоматлары хуҗалары төрле лотерея клубы исеме артына яшеренеп янә элекке эшчәнлеген тергезде. Уфада чат саен булмаса да, урам саен бер лотерея клубы, интернет-клуб ишеген ачты. Аларның эченә шул ук уен автоматлары кертеп тутырылды. Шулай итеп уен бизнесына тагын ясин чыгып булмады.

Авыру организмда бернинди даруга бирешмичә тарала барган яман чир шикелле, комарлы уен бизнесы да җәмгыятебездә һич каршылыксыз тамыр җәя. Моны власть башындагылар да белеп-сизеп тора, билгеле. Русиянең Социаль үсеш һәм сәламәтлек министры берничә ел элек үк инде Мәскәүдә лудомания (комарлы уеннарга тартылу чире) белән авыручылар 300 меңнән артты, дип чаң суккан иде. Күптән түгел Президент Дмитрий Медведев законсыз уен бизнесы өчен җинаять җаваплылыгы турында янә сүз кузгатты, “моның белән шөгыльләнүчеләр тәмам азды. Законны бернигә дә күрмиләр”, дип ярсыды ул һәм тиз арада чара күрүне, законнарны катгыйлатуны таләп итте.

Һәм менә шушы көннәрдә Президентның Дәүләт думасына карауга керткән “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектының нечкәлекләрен ачыклау мөмкин булды. Яңа җинаять мәддәсе “Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү” дип атала. Президент фикеренчә, уен зонасыннан тыш уен җиһазларын кулланып, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү (шул исәптән мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен, интернетны, элемтә средстволарын да кулланып) 500 мең сумга кадәр штраф яисә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Мондый җәза әлегә зурдан кубучылар һәм күп күләмдә табыш —1,5 миллион сумнан артык — алучылар өчен генә билгеләнә ала.

Оешкан төркем эчендә эшчәнлек алып барган  һәм алты миллион сумнан  артык табыш алучылар миллион сумга кадәр штраф һәм алты елга кадәр  ирегеннән мәхрүм ителә. Мөһим деталь — законсыз уенны оештыручыларның табышын Президент конфискацияләргә тәкъдим итә. Халыкны уен чиренә җәлеп итүчеләрнең эше Русия Тикшерү комитеты карамагына бирелергә тиеш  — монысы да көрәшнең җитди булачагын искәртә.

“Вак балыклар” да игътибарсыз калдырылмаган. Алар өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекска махсус мәддә кертелгән һәм бу уен җиһазларын конфискацияләү һәм штрафлар белән яный. Штраф гади гражданнарга — 3-5 мең, вазыйфалы кешеләргә — 30-50 мең, юридик берәмлекләргә 700 мең-1 миллион сум белән билгеләнә. Административ протоколларны полиция төзиячәк.

Башкортстанда исә Президент Рөстәм Хәмитов башлангычы белән законсыз уен бизнесына каршы былтырдан бирле аяусыз көрәш бара. Ел ахырында “Туры элемтә” вакытында аңа яшь кенә бер кыз мөрәҗәгать иткән иде. Ул абыйсы бөтен хезмәт хакын уен клубларында калдырып чыга, дип зарланды, бу оешмаларны ябу буенча чаралар күрүне үтенде.

Президентны аның сүзләре тетрәндерде һәм ул Эчке эшләр министрлыгына бу юнәлештә  эшне оештырырга һәм көчәйтергә күрсәтмә бирде. Ведомство прокуратура, салым хезмәте, шәһәр һәм районнар мэрияләре белән үзара бәйләнешне җайлады. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре һәр мәгълүматны, шулай ук Президент блогына килгән хәбәрләрне дә тикшерә. Шушы елның өч аенда гына эчке эшләр органнары тарафыннан республикада 104 уен оешмасының эшенә киртә куелган, алардан 2150 аппарат төяп озатылган.  Әйтик, Яңавыл шәһәрендә суд приставлары, арбитраж суд карарын үтәп, “Интеллектуаль уен клубы” җәмгыятеннән 28 уен автоматын конфискацияләгән. Алар юкка чыгарылыр өчен бер предприятиегә тапшырылган. Әйткәндәй, моңа кадәр бу аппаратлар саклана иде. Бер очрашуда эчке эшләр министры урынбасары Руслан Шәрәфетдиновның Уфада гына уен автоматлары белән ике склад туп-тулы, дигәне хәтердә. Бу автоматларның вакыт үтү белән икенче бер бинада пәйда булу куркынычы бар иде. Ә аларның көлен күккә очыру бу мөмкинлеккә дә киртә куйды.

Бүген бу афәткә каршы көрәшкә бөтен прогрессив кешелек кузгалды дисәк тә хата булмас. Интернетта “Гдеказино.ру” дигән махсус сайт  ачылды. Анда илнең кайсы шәһәрендә ничә казино, уен автоматлары салоны бар, аларның адресы — барысы да хәбәр ителә. Һәм  кайдадыр шундый салон ачылганын яисә яшерен эшләп ятуын белгән кеше әлеге сайтка яза. Башкортстаннан бу исемлеккә 17 яшерен казино һәм лотерея клубы эләккән. Әлегә Уфадан һәм Стәрлетамактан гына. Хокук саклау органнарына шушы адрес белән барып, зәхмәт оясын туздырасы гына калган. Дәррәү тотынгач илебезгә ябырылган бу дошманны да җиңеп чыгарбыз, дигән өмет бар әле. Балаларны шушы сәбәп белән булса да кан-яшь түктерүдән туктатырга иде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Бөекләр тормышыннан

Федор Достоевский казинога тугыз ел гомерен биргән. 1865 елның 15 августында ул Иван Тургеневка болай дип яза: “Биш көн инде Висбаденда ятам, бөтен нәрсәне оттырып бетердем, хәтта сәгатьне дә, кунакханәгә дә бирәсем бар. Үз-үземне күрәлмим һәм Сезне борчуыма оялам. Мине аңларсыз дип ышанам һәм 100 талер акча сорыйм”. Тургенев бу сумманың яртысын җибәргән, тик Достоевский аны да оттырган, ә бурычын... 11 елдан соң биргән. Атаклы “Игрок” романын Достоевский үз хис-тойгылары дулкынында уен чыгымнарын түләү өчен алты атна эчендә язган.

 

Ә аларда ничек?

Башка илләрдә уен автоматлары белән хәлләр төрлечә. АКШта, мәсәлән, казино-слотлардан (уен автоматлары) кергән табыш кабель телевидениесеннән алынганга караганда күбрәк. Әмма Невада, Нью-Джерсиның элекке чүлләрендә һәм индеец резервацияләрендә генә уйнарга мөмкин.

Уен бизнесыннан нык файда күргән ил — Финляндия: анда казино-слотлар — муниципаль милек һәм алынган средство автоматлар торган шәһәр казнасына керә.

Бөек Британиядә казино дәүләтнең катгый контроле астында яши, махсус билгеләнгән 53 урында гына уйнарга мөмкин.

Ә менә Италия белән Израильдә уен автоматлары бөтенләй юк.

Күп илләрдә кеше аны автоматларга якын җибәрмәсеннәр өчен гариза яза һәм аны үзе белән йөртә ала.

 

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»