09.04.2011 - Җәмгыять

“Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик!

Каһарманлык, ир намусы сыман төшенчәләр батырлыкның рухи оеткысы, әхлакый бишеге хакында фәлсәфи фикерләргә этәрә. Аңлавымча, батырлык — башлыча рухи категория. Шуңа күрә адәм баласының куәтен дә, беләк көченнән бигрәк, рух югарылыгы белән билгеләргә кирәктер. Тик менә халкыбызның күренекле шагыйре Наҗар Нәҗминең: “Чукынды адәм акчага, корып бара рух...” — дип ачынулары, хакка чыгып, йөрәкне кансырата.

Яшьрәк чакта мин Бөек Ватан сугышы яугирләре, алтын йолдызсыз калган геройлар, аларның язмышы, билгесез калган солдатлар, фронт сызыгы үтмәгән җирләрдә фронт тоткан хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага турында байтак очерклар, сурәтләмәләр яздым.

Сугыш батырлары турында сүзне аз гына дәвам иткәндә, шуны тәкрарларга кирәктер: яуда лачын булып йөрсәләр дә, гади тормышта алар ифрат тыйнак, хәтта оялчан иде. Орден-медальләрен тагып йөрү гадәте дә сугыштан соң ике дистә ел чамасы үткәч кенә керде. Масаю галәмәте генә түгел, гаҗәпкә каршы, фронтовикларда дошманны кимсетү, мыскыллап сөйләү гадәте дә булмады.

Батырлык дигәннән, аны һәркем дә бертөрле күз алдына китерә һәм бердәй үк аңлый алмыйдыр. Халык рухының иң чагу балкышы булган күренешне хәтта тарихи шәхес белән дә бәйләү дөрес түгелдер. Салават Юлаев — чынбарлыктагы шәхес булса да, халыкның хәтерләүләрендә, җыр һәм риваятьләрендә йөри торгач, шәхесне гәүдәләндергән образ булудан үтеп, халык каһарманлыгының, чыдамлылыгының символына әверелгән. Шушы җирлектә ул мифик герой сыйфатларын ала бара. Советлар Союзы Герое, гвардия рядовое Александр Матросов шушындый ук батырлыкка тәвәккәл иткән йөзләрчә яугир арасыннан, башкалар үрнәк алырлык символ итеп сайланган. Патриотлык — хәрби бурычка һәм Ватанга бирелгәнлек символы. Шуңа күрә аны ниндидер халык вәкиле итеп карау ватанчылык төшенчәсе бе-лән туры килми.

Халыкта: “Уңган өйнең баласы бер-берсенә “батыр” дияр, уңмаган өйнең баласы бер-берсенә “кяфер”, дияр”, мәгънәсендәге әйтем яши. Бу җәһәттән җәмгыятебез, мөгаен, кяферлек чорын кичерәдер. Сәяси уеннар белән мавыгып, мөлкәт артыннан куып, без кичәге көнне дә оныттык, бүгенгесен дә санламыйбыз, иртәгәне дә уйламыйбыз. Гәзитләр, телевидение юньле бер җыр җырлый алмаган яшь-җилкенчәкне “йолдыз” итә. Шул ук вакытта халкыбызның атаклы уллары һәм кызларының хезмәте, үрнәк булырлык тормыш юлы онытылу көле астында сүнеп кала. Мисалга, сез Лик Әнвәр улы Зәйнуллин дигән зур галим турында нәрсә беләсез? Белмәсәгез, әйтим, ул Әбҗәлил районының Ишкол авылында туып-үскән техник фәннәр докторы, Русиянең атказанган металлургы, җылылык техникасы буенча дөньяга танылган галим. Әле Екатеринбургта яши. Ә мәшһүр тау инженеры, техник фәннәр докторы, Учалы районының Ураз авылы егете Наил Хәйбулла улы Заһиров гомер бакый Красноярск шәһәрендә эшләде. Сугыштан кайткач, Наил абый мәгъдән яткылыкларын эшкәртү, мәгъдәнне баектыру технологиясе буенча ифрат күп хезмәтләр язган. Эзли, барлый китсәң, төрле тарафларда әллә күпме данлы якташларыбыз йөридер әле. Халыкның янә бер җыры хәтергә килә.

Ефәк кенә билбау, ай, җиде урау,

Буар идем, тормый билемдә.

Ирмен генә дигән ир-егетнең

Кадерләре булмый илендә.

Үз илеңнең асыл улларын һәм кызларын хөрмәтләү мәдәнияте хәтер мәдәниятеннән дә килә. Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын чыннан да беренче булып кадау турында әллә күпме дәлилләр, бихисап шаһитлар табылса да, легендар Гази Заһитовка, ичмасам,  үлгәч булса да Советлар Союзы Герое исемен юллап ала алмадык. Кызганычка каршы, аның төягендә якташлары шушы яктан ялгышлык корбаны булды. Кадеребезне белү-белмәү төрле очракларда, төрле рәвештә күренә.

Хәтер, намус, хөрмәтләү, дигәннән, Советлар Союзы Герое исеменә ике тапкыр лаек булган очучы Муса Гәрәев — милли батырыбыз. Аның истәлеген Уфада да, туган ягында да мәңгеләштерү өчен  байтак гамәлләр кылынса да, бу гына җитми. Муса Гәрәев безнең өчен Җиңү көннәрендә генә искә алыр шәхес түгел. Аның исеме, Башкортстанда яугир каһарманлыгының символы булып, илебез, бар дөнья халыкларына билгеле булырга тиеш. Шушыны уйлаганда, “Уфа” халыкара аэропортына Муса Гайса улы Гәрәевның исемен бирүгә нинди юридик, милли, әхлакый киртәләр булырга мөмкин? Бу тәкъдимне җәмәгатьчелек тә хуплар, республикабыз җитәкчеләре дә ишетер һәм алдагы Җиңү бәйрәме көннәрендә законлаштырып та куярлар, дип ышанасы килә.

Гомеренең кыскалыгы белән үкендергән, иҗаты йөрәкләрне тетрәткән фронтовик-шагыйрь, Чакмагыш районының Яңакүл авылы егете Мәлих Харисның:

“Әй, гомернең соңгы сәгате,

Син миңа да шулай күкрәп кил.

Батырларын искә алганда,

Онытмасын мине дә Туган ил,

дигән васыять күңелләребезне һәрвакыт кагып торырга тиеш. 

Марсель Котлыгалләмов.

 

P.S. “Уфа” халыкара аэропортына каһарман очучы Муса Гәрәев исемен бирү идеясенә аның җитәкчелегенең мөнәсәбәтен белештек.

— Аэропортларга күренекле шәхесләр исемен бирү дөньяда киң таралган, — ди ике дистә ел буе “Уфа” халыкара аэропортында хезмәт куючы, хәзерге көндә аның белән җитәкчелек итүче генеральный директор Рамил Тимергазин әлеге инициативаны хуплап. — Парижда, мәсәлән, француз генералы, илнең элеккеге Президенты Шарль де Голль исемен йөрткән аэропорт бар. Ватандашыбыз, очучы герой Муса Гәрәевның  исемен “Уфа” аэропортына бирү ул каһарманның исемен республика, ил генә түгел, дөнья күләмендә яңгырату һәм мәңгеләштерү булыр иде дигән фикердә мин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»