06.11.2010 - Җәмгыять

Комлыкүлдә боз кузгалган...

Мәһабәт  каен урманына  арка терәп, илаһи күлдә аякларын чылатып утырган Комлыкүл авылы үзенең табигый күркәмлеге белән кемне дә әсир итәрлек. Заманында монда Уфа районының бик көчле Чапаев совхозы булган, теплицаларда, басуларда яшелчә-җимеш тәгәрәп уңган, менә дигән терлекчелек комплексы эшләгән. Уфадан нибары 25 чакрым ераклыкта урнашкан авылның барлык перспективаларын югалтып бетерүе, совхозның банкротка чыгуы гаҗәп, әлбәттә. Югыйсә, алар өчен эре шәһәр янәшәсендә яшелчә-җимешләрен дә, ит-сөтләрен дә сатып табыш алу хәл ителмәслек мәсьәлә булмагандыр. Бүгенге көндә биредә авария хәлендәге клуб та ябылган, халыкка эш юк, күпләр Уфага барып эшли, кемнәрдер дөньяга кул селтәп,  эчкечелеккә бирелгән.

Авылда бердәнбер  мәдәният, белем  һәм тәрбия учагы булып тугызъеллык мәктәп калган.  Килеп керүгә үк ялт итеп тора ул, җылы, якты. Үз көчләре белән яңа уку елына ялт иттереп ремонтлаганнар,  бөтен җирдә пөхтәлек-чисталык күзгә бәрелеп тора. 800 кеше яшәүче  авылда балалар өчен мондый белем учагы булу, анда ана теле буларак татар теле укытылу,  авыл яшьләрен дә җәлеп итеп бөтен мәдәни чаралар үткәрелү сөенечле, әлбәттә. Ләкин 64 баланың илаһи бишеге булган шушы мәктәп тә оптимальләштерү шаукымына эләгү куркынычы алдында икән.

— Бу очракта безнең балалар Краснояр авылына өшеп-туңып йөреп, урыс мәктәбендә укырга тиеш була инде. Ана теленнән, милли рухтан мәхрүм калдырмаска иде бит яшь буынны! — дип өзгәләнә бүгенге көндә ата-аналар.  Югыйсә, мәктәп югары категорияле укытучылар белән комплектланган, әле быел гына Әлфинә Гыйндуллина  “2010 елның татар теле укытучысы”  бәйгесендә иң яхшы инновацион дәресе белән республикада танылган.  Әнә шундый мөгаллимнәрне  яраткан хезмәтеннән, балаларны ана теленнән, милли әхлактан мәхрүм итүгә юл куярга ярыймы соң? Монсы — беренче проблема.

 Икенчесе — су проблемасы.  Совхоз таркалу белән  авылны су белән тәэмин итү системасын да пыран-заран китерәләр. Элекке скважинадан чиста су кудырту тукталган, су челтәрен күлгә ялгаганнар. Бакчага сибәргә, малга эчерергә, хуҗалыкка ярый инде   ул. Ләкин узган коры җәйдән соң күл бик нык саеккан һәм  сасыган. Моннан бер ел элек үк  авылдашларның яраткан “Таллы чишмә”се дә кипкән. Кайбер хуҗалыклардагы шәхси коеларны исәпләмәгәндә, авыл халкы  еллар буе эчәр суга интегә, кем көянтәләп кеше коесына йөри, кемдер суны күрше авылдан, хәтта Уфадан ташып эчә. Әнә шул хакта быел мартта Комлыкүл халкы исеменнән авыл Советы депутаты, мәктәп директоры Әсгать Гыйндуллин Интернет челтәре аша Русия Президенты Д. Медведевка мөрәҗәгать иткән.  Хәбәр тиз арада республика җитәкчелегенә, Уфа районы хакимиятенә җиткерелгән. Хәзерге көндә  авылны су белән тәэмин итү өчен 70 метр тирәнлектә скважина борауланган, аны элекке су челтәре буенча җибәреп тә караганнар. Ләкин авылның инде әллә кайчан искереп беткән су торбаларын, колонкаларны алыштыру, тагын бер запас скважина бораулау, су үтмәгән урамнарга да торбалар сузу кебек зур, күп чыгымлы эшләр алда тора әле. Авыл халкы чиста суны өйләренә кертергә дә хыяллана. Иң мөһиме — Комлыкүлдә боз кузгалган, дияргә нигез бар. Башланган эш — беткән эш, диләр бит халыкта.  Ил-көн имин булып,  халыкның өмете чынга ашсын гына инде.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»