08.04.2011 - Җәмгыять

Мөселман руханиларын нәрсә борчый?

25 мартта башкалабызның С. Юлаев һәйкәле янында пикет үтте. Аны оештыручылар, хокук саклау органнары  мөселманнарны дини карашлары өчен эзәрлекли, дип тәкърарлый һәм “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасын тыюны туктатуны таләп итә.  Оешма тарафдарлары, мөселманнарны эзәрлекләү һәм кысу идеясе артына яшеренеп, бу дини хәрәкәтнең эшен киң җәелдерергә ниятли. Шуны билгеләп китәргә кирәк, 2003 елда Русия Федерациясенең Югары суды тарафыннан “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” террорчылар оешмасы дип танылды һәм безнең илдә тыелды. Ул Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Германия, шулай ук Пакистан, Сүрия һәм Иорданиядә дә рәсми рәвештә тыелган.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, Дини радикаль көчләр активлаша. Республика мөселманнары диния нәзарәте пленумы Башкортстан җитәкчелегенә һәм гражданнарга мөрәҗәгать кабул итте. “Республикадагы дин тотучыларның рухи-әхлакый потенциалын ныгыту һәм күтәрү максатында мөрәҗәгать итәбез. Рухи-әхлакый кыйммәтләрнең милләтара, конфессияара иминлек һәм төрле мәдәниятләрнең үзара толерант  яшәвенә йогынтысы зур булуын аерым билгеләп үтәсе килә.

Бүген мөселман руханиларын наркомания, алкоголизм, әхлакый бозыклык һәм кешелекне ямьсезләүче башка кире күренешләр тирән борчуга сала. Борынгыдан килүче традицион юнәлеш — Әбү Хәнифә мәзһәбен үстерүгә, шулай ук дини радикаль-реакцион көчләрнең үтеп керүенә киртә куярга ярдәм итегез. Моны ил территориясендә Русия Федерациясе законнары белән тыелган төрле хәрәкәт һәм партияләрнең 25 мартта уздырган пикет мисалында да күрергә мөмкин. Мондый күренеш башка дин вәкилләрендә дә, Ислам тарафдарларында да мөселман диненә карата кире мөнәсәбәт тудыра. Бу тоташ җәмгыятькә куркыныч яный”, диелә Диния нәзарәте пленумының мөрәҗәгатендә.

Үз хәбәрчебез.

Шул ук вакытта...

6 апрельдә Экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре Федераль  иминлек хезмәтенең Башкортстан  идарәсе белән берлектә, Русия Тикшерү комитетының Идел буе федераль округындагы Тикшерү идарәсе Җинаять кодексының 282.2 статьясы (“Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру”) буенча кузгаткан җинаять  эше буенча “Хизб ут-Тахрир-әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасы ячейкасының җинаятьчел гамәлләре буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелде.

Оператив-тикшерү бригадалары  Уфа шәһәрендә һәм Уфа районының Алексеевка поселогында бу берләшмәнең әгъзалары яшәгән урыннарда 12 тентү үткәрде. Нәтиҗәдә, экстремистик материалларның федераль исемлегенә кергән дини әдәбият, “Хизб ут-Тахрир” халыкара террорчылык оешмасының листовкалары  һәм компьютерларның система блоклары тартып алынды. Бу әдәбият һәм электрон мәгълүмат  экспертизага җибәрелде.

“Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасының 1976-1992 елгы 12 актив әгъзасына карата тикшерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә аларның алтысы Җинаять-процессуаль кодексының 91 статьясына ярашлы кулга алынган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының

һәм Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтләре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»