08.04.2011 - Җәмгыять

Җирле җирсезлек кайчан бетәр?

Бүгенге көндә муниципалитетларга һәм урындагы үзидарә органнарына икьтисадның нәтиҗәлелеген күтәрүдә, социаль үсеш адымнарын тизләтүдә зур бурычлар йөкләтелә. Үкенечкә каршы, аларның финанс ягыннан тәэмин ителеше хәзерге таләпләргә һәм куелган мәсьәләләргә җавап бирми. Шуның өчен дә республика җитәкчелеге муниципаль властьларга үз бюджетларын тулыландыру өчен  чыганаклар табарга, тәү чиратта аларга кече бизнестан керүче салымнарны арттыру өстендә эшләргә кушты.

Ярмәкәй районының Рәтамак муниципаль берәмлегендә әлеге шартларда крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар нинди үсеш ала? Гомумән, авыл икьтисадында шәхси сектор нинди роль уйный? Ни өчен элекке колхоз җирләре нәтиҗәле файдаланылмый?

“Пай җирләрен алырга теләмиләр”

Рәтамак авылы хакимияте башлыгы Вәкил Әхмәтов белән  беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Элгәре күмәк хуҗалыкта баш белгеч булып эшләгән җитәкчене әлеге вазыйфасында бигрәк тә авыл икьтисадының хәзерге проблемалары, крестьян-фермер һәм  шәхси хуҗалыкларның үсеш перспективасы борчый.

— Ни дисәң дә, халыкның яшәеше, авылның киләчәге шуңа бәйләнгән, — ди ул. — Шул яктан алып караганда, бездә хәлләр әллә ни күңелледән түгел. Күмәк хуҗалык финанс бөлгенлегеннән чыга алмый. Элекке кооперативны җаваплылыгы чикләнгән “Возрождение” җәмгыятенә әйләндереп тә карадылар. Ләкин исем алыштырудан ни файда? Бүген ул хуҗалыкның фермасында маллар бөтенләй калмады. Халыкның бернинди инвесторларга да ышанычы юк. Алар безгә Уфадан килделәр, өч ел эшләп карадылар. Әммә җирдә эшләргә җилкәләре юкарак булып чыкты.

Башка яклардагы кебек, бүген Рәтамакта да авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлешен шәхси сектор җитештерә. Шуның өчен дә без җирле хакимияттә һәм авылда халык белән очрашканда сүзне күбрәк шәхси хуҗалыклар турында алып бардык.

— Шунысы өметләндерә: хәзер крестьян үзе җитештергән продукцияне сатуга зур кызыксынучанлык күрсәтә. Бездә шәхси сектордан сөт җыю яхшы гына оештырылган. Ул эш белән үзебезнең авыл эшкуары Фәнис Зыязетдинов шөгыльләнә, — ди Вәкил Гыйният улы. — Сөт хәзерләү халык өчен төп акча чыганагына әйләнде. Былтыр шәхси сектор 2 миллион 800 мең сумлык сөт саткан. Авылда 3-4 сыер асраган гаиләләр дә байтак. Җәйге чорда аларга сөт сатудан аена 5-7 мең сум акча кереп тора.

Эшкуар Фәнис Зыязетдиновны да күреп сөйләштек. Ул Бәләбәй сөт комбинаты белән килешү нигезендә эшли. Тик аларның штатында торса да, тиешле салымнарын үзе түләп бара икән.

— Хәзер сөтне ел әйләнәсенә җыябыз, — дип сөйли ул. — Әлбәттә, продукциянең күп өлеше апрель-сентябрьдә хәзерләнә. Безнең Рәтамакта, гадәттә, 150-180 хуҗалык сөт тапшыра. Җәен Ярмәкәйдәге кабул итү пунктына ике рейс ясаган чакларым да була.

Соңгы елда базарда сөткә хаклар күтәрелү крестьян файдасына эшли сыман. Ләкин эшкәртүчеләр бүген дә авыл җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен санга сукмый, һаман да сөтне алардан арзанракка алырга тырыша.

Сөт җыючыны тагын бер мәсьәлә борчый. Шәхси секторда маллар саны кимү сәбәпле, продукция хәзерләү елдан-ел кими. 2008 елда Рәтамакта халыктан 393 тонна сөт җыелган булса, 2009 елда бу күрсәткеч 341 тонна тәшкил иткән. Ә былтыр шәхси хуҗалыклар 302 тонна сөт саткан.

— Ни өчен шәхси секторда да җитештерүчәнлек түбән тәгәри, дисезме? Беренчедән, рәттән ике ел корылык хуҗалыкларга зур зыян китерде. Ихаталарда мал саны сизелерлек кимеде, — ди җирле хакимият башлыгы. — Әлеге көндә шәхси хуҗалыкларда 206 савым сыеры калды. Ләкин мондый хәлне табигатьнең көйсезлегенә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Авылның картаюы, акчалы эш эзләп яшьләрнең читкә чыгып китүе социаль-икътисади тормышка кире йогынты ясый. Бүген Рәтамакта 778 кеше яшәсә, шуларның 316сы — пенсионерлар. Олы яшьтәгеләр мал да тотмый. Яшьләр авылда төпләнмәгәч, туым да аз. 2009 елда бездә 4 сабый дөньяга аваз салса, былтыр исә 6 гаиләгә бала туу турында таныклык тапшырдык.

Ләкин авыл икътисадын үстерүдә проблемалар моның белән генә чикләнми. Рәтамакта шәхси хуҗалыкларның үзләренә беркетелгән чабынлыклары юк. Шуңа җәй печән хәзерләү халык өчен үтә мәшәкатьле эшкә әверелә. Бер сүз белән әйткәндә, Рәтамакта шәхси ихаталар әлеге көндә җирсез көн күрә. Ә бит безнең республикада 90нчы елларда ук кабул ителгән законнар авыл кешеләренә шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 3 гектарга кадәр җир алу хокукын бирә. Рәтамак муниципаль берәмлегендә халык, нишләптер, бу мөмкинлек белән файдаланмаган.

— Без җир реформасын үткәрүдә күршеләрдән 10 елга арткарак калдык, — ди Вәкил Әхмәтов. — Быел элекке колхозның 260 гектар җирен халыкка печәнлек итеп бирергә булдык. Әле кешеләрдән гариза җыю бара. Аерым крестьян-фермер хуҗалыгы ул җирләрне үз карамагына алып, шәхси ихаталарны печән белән тәэмин итәчәк.

Ә нигә ул җирләрне шәхси хуҗалыкларның үзләренә бүлеп бирмәскә? Кайчан чабып бирәсез, дип җәен кешеләр фермер-арендатордан ялынып сорарга тиеш буламы? Нигә без крестьянны җирле итүдән куркабыз? Рәтамакта пай җирләрен бүлеп бирү дә әлегә формаль рәвештә генә башкарылган. Өстәвенә, авылда 343 пайчының 225е генә үзләренең шушы җиргә милек хокукын рәсмиләштергән. Ни өчен бу эш ярты юлда тукталып калган? “Алырга теләмиләр, кирәкми безгә җир, диләр. Олы кешеләр бу мәсьәләгә үз күзлегеннән чыгып карый торгандыр, — ди Вәкил Гыйният улы. — Әлегә пайчыларның ул җирнең файдасын күргәннәре, дивиденд алганнары да юк. Бүген бездә ул мәйданнарны “Возрождение” җәмгыяте эшкәртә, быел алар белән аренда килешүен тагын 11 айга озайттык”.

Рәтамакка яңа “Әхмәтшиннар” кирәк

Муниципаль берәмлекнең бюджетыннан чыгып та авыл икътисадының сулышы, халыкның эш урыннары белән ничек тәэмин ителүе турында төпле фикер йөртергә була. Рәтамакта былтыргы бюджетлары 2 миллион 524 мең сумга үтәлгән. Әмма үз керемнәренең өлеше 287 мең сумнан, ягъни 11,5 проценттан артмаган. Димәк, райондагы иң зур авылларның берсендә салым базасы бөтенләй үсешмәгән. Әйтик, былтыр Рәтамакта физик берәмлекләрнең кеременә салым 91224 сум күләмендә генә җыелган. Бу үзе үк муниципаль берәмлектә җитештерүчәнле хезмәт белән бәйле эш урыннарының санаулы гына булуына ишарәли.

Кече бизнес та бу якларда ныклап үсешмәгән. Авыл Советында нибары биш эшкуар теркәлгән, аларның да берсе былтыр үз эшчәнлеген бөтенләй туктаткан. Хәтта Рәтамакта булган бер производство — кирпеч заводы да ябылган. Ә анда элгәре унлап кеше эшләгән. Күрәсең, бу кече предприятие Ярмәкәй эшкуары Фәнүр Идиятуллинга әллә ни табыш китермәгән.  

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре артык үсешмәгәнлектән, Рәтамакта телгә алып сөйләрлек крестьян-фермер хуҗалыклары да аз. Безгә шуларның берсе — җирдә үзаллы хуҗалык итүдә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган Рәис Әхмәтшин белән якыннан танышырга форсат тиде. Ул элек колхозда газ хезмәтен җитәкләгән. Тәвәккәлләп, 2005 елда фермерлыкка тотынган. Башта 19 гектар җирне арендага алган, соңыннан инде үз биләмәсен 278 гектарга җиткергән.

— Шулай да минем төп шөгылем — умартачылык, — ди Рәис Габдулла улы. —Шуңа үз җиремдә бал бирә торган культураларны күп чәчәм. Җәен умарталыкны яланга күчерәбез. Быел тагын 50 гектарда кандала үләне чәчәргә җыенам. Калган мәйданда бөртекле культуралар үстерәм. Былтыргы корылык безнең бәкәлгә нык сукты. 60-70 гектарда карабодай чәчкән идем, аның уңышы бөтенләй булмады. Әл дә минем хуҗалыкта орлык фонды бар иде. Әгәр ел уңай килсә, сабанашлыгын зур гына мәйданда чәчәрмен, дип торам.

Ул соңгы елларда хуҗалыгын үстерүгә средстволарны күп сала алмаган, чөнки басучылыкта рентабельлелекнең түбән булуы аңа югары җитештерүчәнле техника алырга мөмкинлек бирми. Рәтамак фермеры тракторларын да кулдан гына сатып алган.

Рәис Әхмәтшин чәчүлекләр структурасын яхшырту, көзен таза пар калдыру өчен җир биләмәсен 400 гектарга кадәр киңәйтергә уйлый. Көченнән килә икән — алсын һәм эшкәртсен. Әлегә Рәтамакта төп байлыклары саналган җирне файдаланудан казнага салым бик аз керә. Хакимият башлыгы Вәкил Әхмәтов әйтүенчә, элекке колхозның күп җирләре буш ята. Шуның өчен дә Рәтамакка яңа “Әхмәтшиннар”, җир кадерен белүче һәм авыл хуҗалыгы производствосын алдынгы технологияләр нигезендә үстерергә теләге булган ышанычлы инвесторлар кирәк.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Ярмәкәй районы.

“Авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлешен авыл халкы шәхси хуҗалыкларда җитештерә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бу вак төркемнәрен берләштерүче структура гамәлдә юк яисә алар бик аз. Бу юнәлештә эшне башларга кирәк. Муниципалитетлар мондый предприятиеләрне булдырырга яисә халыктан продукцияне сатып алу һәм аны җитештерүчеләргә илтеп бирү белән шөгыльләнүче предприятиеләрне булдыруда ярдәм күрсәтергә тиеш”.

(Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»