08.04.2011 - Җәмгыять

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз...

“Благовар” токымлы кошчылык заводы — үзенең продукциясе белән республиканың агросәнәгать комплексында күренекле урын тотучы предприятиеләрнең берсе. Биредә чыгарылган токымлы кошлар йомыркасы, үрдәк һәм каз бәбкәләре, фазан һәм мисыр тавыгы аны  республикабызда гына түгел, Русия һәм БДБ илләрендә дә киң танытты. Гомумән, Башкортстанның йөзек кашы булырдай киң билгеле сыйфат брендлары — башкорт балы һәм елкычылыкка киләчәктә Благовар үрдәге яки казы да өстәлүе ихтимал.

Яз — кошчылар өчен мәшәкатьле һәм җаваплы чор. Апрельдә “Благовар” кошчылык заводында да яшь үрчем сату башланды. Бу өлкәдә крестьян-фермер, шәхси хуҗалыкларны үрдәк һәм каз бәбкәләре белән тәэмин итүдә быелгы чор үзенчәлекләре хакында завод директорының гыйльми эш буенча урынбасары Мансаф Гыйльванов сөйли.

— Дәүләт предприятиесе статусындагы “Благовар” заводы югары токымлы су кошлары продукциясен җитештерүгә махсуслашкан. Ул Русия күләмендә селекция һәм генетика үзәге буларак та билгеле. Бездә үткәрелгән барлык селекция-нәсел юнәлешендәге гыйльми-тикшеренү эшләре Бөтенрусия фәнни-тикшеренү һәм технология институты һәм Башкортстан Фәннәр академиясенең ныклы күзәтүе астында алып барыла. Бер сүз белән әйткәндә, заводта чыгарылган токымлы кошчылык продукциясе тулысынча дәүләт стандартларына җавап бирә, ягъни аның сыйфаты ныклы гарантияләнә. Киң билгеле бренд исеменә дәгъва иткәндә монысы аеруча мөһим.

Су кошларының яңа токымнарын чыгару буенча максатлы эшчәнлек заводта үткән гасырның 90нчы еллар уртасында ук башланган иде. Әйтергә кирәк, безнең белгечләр, су кошларының моңарчы булган токымнарын саклап калу белән бергә, алар нигезендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче, югары продуктлылыгы белән аерылып торучы яңа токымнар да уйлап чыгара алды. Болар —  кулланучыларга яхшы билгеле пекин токымлы “Благовар” үрдәге кроссы, төсле каурыйлы “Башкирские цветные” үрдәге һәм  “Уральские белые” каз токымнары.

Әйткәндәй, соңгы токым казларның  чыгуына берничә ел гына үтте, әмма алар кошчылык базарында үзенең ныклы урынын тапты. Гомумән, яңа токым чыгару, күләмле селекция эшләре алып бару белән бергә, байтак кына чыгым да таләп итә. Яңа кош токымы өстендә эшләү ким дигәндә  6-7 елга сузыла, аннары аның сынау үтәсе дә бар бит әле. Ахыр чиктә һәр яңа токымга патент алына, эшчәнлекнең бу төренә махсус оешмалар тарафыннан рөхсәт, ягъни лицензия бирелә. Хәзерге вакытта безнең завод кошчылыктагы яңа казанышлары өчен 10 патентка ия һәм алар Русия күләмендә танылу алды.

Кошчылыкта яңа токымнар чыгарганда аларның аерым урын-җир үзенчәлекләренә яраклаштырылуы зур әһәмияткә ия. Бу җәһәттән Благовар кошлары әлеге таләпкә тулысынча җавап бирә. Аларны республиканың гына түгел, Русиянең теләсә кайсы почмагында бердәй уңышлы үрчетергә мөмкин, чөнки алар безнең ил шартларына яраклаштырылган. Хәер, бу хакта безнең үрдәк-казларның таралу географиясе дә ачык сөйли — Благовар кошларын Себердә дә, Краснодарда да яхшы беләләр.

Сүз дә юк, “Благовар” кошчылык заводы продукциясенә ихтыяҗ һәрчак зур булды һәм мондый хәл быелгы чорда да сакланыр, дип ышанабыз. Әмма шунысы хәвефкә сала: “Благовар үрдәге һәм казы” маркасын хәзер аерым шәхси предприятиеләр, хәтта алыпсатарлар да үз файдасына куллана башлады. Токымы билгесез йомыркадан чыгарылган кош үрчемен алар оятсыз рәвештә “Благовар кошы” дип сата. Алар арасында күрше өлкәләр — Ырынбур һәм Татарстаннан гына түгел, үзебезнең республика малтабарлары да очрый. Әлбәттә, ирекле базарның үз кануннары, әмма билгеле марканы законсыз файдаланган өчен дә җаваплылык, шул исәптән матди җаваплылык та каралган. Әйткәндәй, нәкъ шундый яман гамәлләре өчен үткән елда ук берничә предприятие һәм малтабар фашланып, зур күләмдә штрафка тарттырылган иде. Кош-корт сатып алганда бик тә игътибарлы булу  зарур хәзер. Сүз дә юк, тәкъдим ителүче каз яисә үрдәк бәбкәсенең кайда чыгарылганын аның томшыгына карап кына ачыклау мөмкин түгел. Ләкин җанлы товарның кемнеке икәнен белү юллары бар. Бу очракта кош-корт сатучылардан сыйфат таныклыгы таләп итегез. Әйткәндәй, безнең заводта чыгарылган продукция мотлак рәвештә шундый танытма  белән тәэмин ителгән.

Соңгы елларда кош-корт базары чын мәгънәсендә чуарланды. Кош үрчеме чыгаруга махсуслашкан яңа предприятиеләрнең барлыкка килүе, тәүге карашка, уңай күренеш кебек. Ни өчен дигәндә, кош-корт базары тулылана, сатып алучыга сайланырга мөмкинлек туа, ә ул өстенлекне сыйфатлы товарга бирә. Әмма гамәлдә барысы да болай гына шома түгел бит. Әйтик, яшь үрчем белән сәүдә итүчеләр бәбкәләр чыгарганда нинди технологияләр куллана, аның таләпләре төгәл үтәләме? Йомырка кайсы заводтан алынган, ахыр чиктә аның бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүгә хокукы, ягъни лицензиясе бармы? Кош-корт үрчетергә ният итүчеләр бәбкә сатып алырдан элек үз алдына шундыйрак сораулар да куйсын иде, дигән теләктә калабыз. Югыйсә, махсус шартларда чыгарылмаган бәбкәнең гомере кыска булачагын һәркем белә. Безнең заводның инкубатор корылмаларында технологик режимнан тайпылышка юл куелмый, шуңа да үрчем сәламәт, таза чыга. Аннары, яшь үрчемнең сыйфаты инкубаторда эшләүче белгечкә дә нык бәйле. Ә безнең инкубатор цехында бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр эшли, алар бракка юл куярга өйрәнмәгән. 

Кош-корт базарында үз товарын тәкъдим итүчеләр аның яхшы якларын гына күрсәтә. Бу табигый, чөнки һәркем товарын күпләп сатарга тырыша. Ләкин кошчылык тармагында бер-ике елда гына югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. “Благовар“ кошчылык заводының исә бу өлкәдә тәҗрибәсе бай, ул утыз биш ел белән исәпләнә. Шуңа да кош-корт сайлаганда әлеге үзенчәлекне дә исәпкә алу зарур. Иң мөһиме — “ялган сатучылар” тозагына эләкмәгез.

Кош үрчеме сатуның быелгы чорына завод яхшы әзерлектә килде. Гомумән, бездә республиканың барлык кошчылык предприятиеләрен, инкубатор станцияләрен — токымлы йомырка, кош-корт үрчетүчеләрне каз-үрдәк бәбкәләре белән тулысынча тәэмин итәрлек куәтләр бар. Үткән елда халыкка һәм кошчылык хуҗалыкларына якынча 1,7 миллион бәбкә, 2,5 миллион данә токымлы йомырка сатылды. Быелгы чорда да әлеге күрсәткечләр сакланыр, дип ышанабыз.

Быел инкубация цехы заманча корылмалар белән тулыланды. Биредә үз эшенә бирелгән һөнәр осталары хезмәт сала. Цех җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәзинә Гыйндуллина — шуларның берсе. Валентина Дмитриева да үзен оста белгеч итеп танытты. Операторлар Гөлсинә Мөэминова, Лилия Козлова һәм Регина Мусина йөкләтелгән бурычларны намус белән үти. Бу көннәрдә цехта эш тәүлек әйләнәсенә бара, яшь үрчем сәүдәгә җибәрелү белән корылмаларга янә йомырка урнаштырыла. Әлеге вакытта бездә зур партияләрдә каз бәбкәләре чыгарыла башлады. Апрель азагында һәм майда чират үрдәк бәбкәләренә җитә, кош-корт үрчеме сату исә августка кадәр дәвам итәчәк.

Катнашазыкка, газ ягулыгына һәм электр энергиясенә хаклар арту заводта җитештерелүче продукциянең үзкыйммәте үсүенә дә китерде. Завод җитәкчелеге безнең төп партнерларыбыз — авыл халкының икътисади-финанс хәлен аңлап тора. Шуңа да үрдәк һәм каз бәбкәләренә сату бәяләре үткән ел дәрәҗәсендә калдырылды.

Фәнүр Гыйльманов язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»