07.04.2011 - Җәмгыять

Биеп ачыла күңел

Өч көн буена тамашачылар күрше-тирәдән жыелган иң яхшы биючеләрнең чыгышларын карады. Бу бәйгенең Нефтекамада үткәрелүе очраклы түгел. Шәһәр инде күптән үзенең мәдәни уңышлары белән Русиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылды. Бию — нефтекамаларның яраткан сәнгать төрләренең берсе. Шәһәр балаларының яртысы бию түгәрәкләренә йөри торгандыр. Моны алар әлеге фестивальдә дә раслады — бәйгегә чыгучы бию төркемнәренең яртысы шәһәр коллективлары иде.

Фестиваль анда катнашучыларның парады белән башланып китте. Ярышта Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Татарстаннан кырык ансамбль көч сынашты. Бәйгене мәртәбәле жюри — Бөтенрусия һәм халыкара балетмейстерлар конкурсы лауреаты  Даниель Верещагин, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Алешина, Русия биючеләр берлегеннән Эльмира Зиннәтуллина, Республика халык  иҗаты үзәгенең хореография буенча баш белгече Рәфис Хәйруллин бәяләде.

Фестиваль өч көн дәвам итте. Тамаша каникулга туры килгәнлектән, зал укучы балалар белән тулы иде, шулай ук биюгә гашыйк өлкәннәр дә ярышларны игътибар белән күзәтеп барды. Үзенең көчле коллективлары чыгышларына күнеккән югары зәвыклы Нефтекама тамашачысын шаккатыру җиңелдән түгел иде, шулай да алар җылы кабул иткән, алкышларга күмгән чыгышлар күп булды. Шунысы куанычлы, Уфа, Салават, Стәрлетамак кебек зур шәһәрләр белән беррәттән, район коллективлары да осталык күрсәтте.  Аеруча Борай, Балтач районнары коллективлары бу уңайдан мактауга лаек.

Конкурс киеренке барды. Җиңүчеләр ике номинация — бал һәм эстрада биюләре буенча билгеләнде. Олы һәм кече яшьтәге биючеләр арасында беренче, икенче, өченче урыннарга Уфа шәһәренең “ТанцКласс”, Нефтекаманы “Миллениум”, Борай районының “Эдельвейс”, Уфаның “Восторг” һәм “Вираж” ансамбльләре, Нефтекаманың “Арт-данс”, Уфаның “STER+” төркемнәре лаек булды. Стәрлетамакның “Антре” һәм Салаватның “Улыбка” ансамбльләре беренче урынга чыкты. Гран-прины Нефтекаманың танылган “Виктория” ансамбле яулады. “Виктория” бу юлы фестивальга берничә яңа бию тәкъдим итте, бәйгедә берьюлы аның берничә төркеме катнашты. Аның житәкчеләре Гөлнара, Лилия, Виктор Мухиннар үзләренең һөнәри осталыгын раслады. Ансамбльне оештыручы Виктор Мухин  “Балалар белән эшләүдә күрсәткән югары һөнәри осталыгы өчен” дипломына лаек булды.

Тамашачыларга яхшы кәеф, катнашучыларга ярыш дәрте, ансамбль җитәкчеләренә тәҗрибә һәм аралашу бүләк иткән төбәкара фестиваль тәмам. Биючеләрне тагын өч елдан каршы алыр өчен Нефтекама “Зур Урал ритмнары” фестивале белән хушлашты.

Гөлнара Гыйлемханова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»