07.04.2011 - Җәмгыять

Бәхетле Иван-Имаметдин

Югары Ташлы авылында катнаш никахлы берничә гаилә бар. Аларның берсе яшәгән йорт янына машинабыз килеп туктады. Ишегалды бусагасын атлап керүгә каршыбызга чигүле түбәтәй кигән теремек абзый чыгып каршы алды. Ике куллап күрешеп өйгә үттек.

Адәм баласын язмыш кайда гына йөртми. Украинаның Полтава өлкәсе Кобеляки районы Добыневка авылында яшәгән Нина һәм Николай Горошконың өч игезәк улының берсе Иван меңнәрчә чакрым ераклыкта яткан Шаран районының Түбән Ташлы авылында мәхәббәтен табар, бәхетле гомер кичерер дип кем уйлаган. Иван, Федор һәм Василий сугыш чоры балалары, алар 1942 елда дөньяга килгәннәр. Туган авыллары Добыневка 1941 елның 15 сентябреннән 1943 елның 25 сентябренә кадәр немец-фашистлар оккупациясе астында була. Илбасарларның тыныч халыкка карата нинди мөнәсәбәттә булуы тарихтан таныш. Горошколар йортыннан ерак түгел клубта фашистларның штабы урнаша. Немецлар аларның сыерын да алып китеп, балаларны сөттән мәхрүм итә. Урындагылардан куелган полицайлар аеруча аяусызлык күрсәтә, халыкны кан елата. Алар һәм немец солдатлары азык-төлек таләп итеп көн саен диярлек ишек шакый. Шундый вакытта Нина ишек ачарга гел өч игезәкнең берсе — кечкенә Ваняны күтәреп чыга. “Бәхетле Ваня” анасын һәм гаиләне һәрвакыт бәхетсезлек, җәбердән коткарып кала, фашистлар буш кул белән китә.

1961 елда Иван туганы Василий белән хәрби хезмәткә чакырыла, Федор чирләү сәбәпле өйдә кала. Алар Әрмәнстанның Ленинакан шәһәрендә Хәрби һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт итә. Шулвакыт бу частька контракт буенча хезмәткә бер төркем кызлар килә. Алар арасында Шаран районының Югары Ташлы авылыннан Мөзәһидә исемлесе дә була.

— Мин Казанда эшли идем. Беркөнне эшләгән җиргә килеп хәрби хезмәт турында сөйләделәр. Актив комсомолка буларак, мин дә китәргә теләк белдердем, — ди ул. — Хәрби хезмәткә китүемә әти-әниләр башта бик каршы иде, соңыннан күнделәр. Без ул частька унике кыз бардык. Мин радист-планшетчы булып контракт буенча хезмәт иттем. Аена сиксән сум акча бирәләр иде. Шунда Ваня белән таныштык.

Татар кызы белән украин егете арасында мәхәббәт уты кабына. Озакламый алар ата-аналарының ризалыгын алып язылыша. 1964 елның маенда хезмәте тәмамлангач, Иван Мөзәһидәне Шаран районына озата кайта, бер атнадан кире Ленинаканга китә. Яшьләр хат алышып тора.

— Ул вакытта телефон-мазар юк. Көненә икешәр хат яза, капчыклап хатлар ала идем, — ди елмаеп Иван Николаевич. Ул тагын алты айдан соң хәрби хезмәтен тутырып, Добыневкада якыннарын күргәннән соң Югары Ташлыга кайтып төшә.

— Биредә улыбыз Олег дөньяга килгәч, аңа исем кушканда Габдрахман мулла Иванга да Имаметдин дип исем бирде, — ди Мөзәһидә апа. — Иван-Имаметдинне әти-әнием дә, авылдашлар да үз итте, син башка милләт кешесе дип кыерсытучы, авыр сүз әйтүче, бер генә кырын күз белән караучы да булмады. Үзе дә уңган, итагатьле, тәртипле кеше булды. Иванның әнисе, туганнары мине дә яраттылар, Украинада булган вакытта өрмәгән җиргә утыртмыйлар иде.

Иван Горошко бирегә кайткач, Бакалы һөнәрчелек училищесында укып чыга. Гомере буена “Победа” колхозында механизатор булып эшли: печән чаба, аннары ашлык һәм чөгендер комбайнына утыра, басуларны туңга сөрә. “42 ел 9 ай һәм 25 көнлек хезмәт стажым бар. 3 ел хәрби хезмәтне дә өстәсәң”, — ди елмаеп Иван Николаевич. Ул әле дә күмәк хуҗалыкка ярдәмләшә икән. Тормыш иптәше Мөзәһидә Әхмәтзакир кызы почтада эшли, сөт үлчәүче, авыл Советында секретарь, бухгалтер, 20 ел авыл мәдәният йорты директоры була, пенсиягә чыкканчы колхозның кадрлар бүлегендә хезмәт сала.

Игезәкләрнең да язмышлары төрлечә: берничә ел элек Федор вафат булган, Василий исән. Иван Николаевич туганнары, якыннары белән аралашып яши, бик еш булмаса да Украинага кайта. Җиде ел элек туган авылында булган. Әнисе каты авырып киткәч, аны Украинадан Югары Ташлыга алып кайтканнар, кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатканнар. Ул күршедәге урыс авылы зиратында җирләнгән.

Мөзәһидә һәм Иван Горошколар икесе дә 69 яшьтә, алар өч балага гомер бүләк иткән. Өлкән уллары Олег “Шаранагрогаз” предприятиесе директоры урынбасары, баш агроном булып эшли. Кызлары Венера район кулланучылар җәмгыятенең финанс бүлегендә баш бухгалтер, ә төпчекләре Ирина әнисенең эшен дәвам итә — авыл мәдәният йорты директоры.

— Түбәтәегез бигрәк матур, үзегезгә килешеп тә тора. Без киләсен белеп махсус кидегезме? — дип кызыксынабыз.

— И, туган, түбәтәйләр өчәү-дүртәү ул... — дип ихлас елмая Иван Николаевич.

— Түбәтәй кигәч, дини йолаларны да башкарасыздыр инде?

— Ул кадәресен булдыралмыйм. Коръән ашларына, авылдашларны соңгы юлга озатырга йөрим, — ди ул.

— Мал туар, кош-корт асрыйбыз, яшелчә-җимеш үстерәбез. Мин рамазан аенда ураза тоттым. Ураза вакытында Иван Николаевич миңа җиңел булсын дип барлык эшләрне үзе башкара. Эчми-тартмый, ихтирамлы, игътибарлы кеше, — дип сүзгә кушыла Мөзәһидә Әхмәтзакир кызы.

— Гаилә коруыбызга 12 февральдә 47 ел тулды. Бер ул, ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Алар лаеклы кешеләр булып үстеләр, йөзебезгә бервакытта да кызыллык китермәделәр. Һәрберсе эш урынында ихтирамга лаек шәхесләр. Тугыз оныгыбыз гел шатлыклы хәбәрләр белән генә куандыра. Бу бәхет түгел мени! — ди Иван Горошко.

Фәнүз Хәбибуллин.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»