07.04.2011 - Җәмгыять

Ни өчен Русиянең милли асылын саклау мөһим?

Соңгы чорда күпмилләтле Башкортстанның казанышлары турында уйланганда  еш кына күңелсезләнеп калам. Моңа ачыну да килеп кушыла.

Менә берничә ел инде Русия Федерациясенең күп кенә милли республикаларында 2007 елның 1 декабрендәге 309 санлы Законга бәйле бәхәсләр бара. Аңа ярашлы, дәүләт мәгариф стандартыннан төбәк-милли компоненты алына. Моны мин туган телебездән, әдәбиятыбыздан, тарихыбыздан, милли кыйммәтләребездән читкә этәрү дип уйлыйм. Күп кенә милли республикалар бу яңалыкка  кире мөнәсәбәтен белдерде, Башкортстан Президенты Р. З. Хәмитов та  төбәк компонентын яклап берничә тапкыр нигезле чыгыш ясады, депутатлар инандыргыч итеп үз фикерен әйтте.

Безгә күпмилләтле Русия  мәдәниятенең планлы рәвештә юк ителүе һәм халыкның традицион рухи кыйммәтләре алмаштырылу белән килешергә ярамый. Рухи бердәмлек, ватанпәрвәрлек, үз илебез өчен горурлык, аның киләчәге өчен гражданлык җаваплылыгы — мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте  шушы төп сыйфатларны формалаштыруга юнәлтелергә тиеш. Ә бу иң элек туган телне, мәдәниятне һәм Русия киңкүләм мәгълүмат чараларын өйрәнүдә, милли әдәбият һәм сәнгать үсешендә чагыла.

Милли мәсьәләләр бик үзенчәлекле һәм катлаулы. Җимергәннәр озак, кайчак бик тә озак тергезелә. Яхшы сыман күренгән, әмма уйланып җитмәгән эш-гамәлләр еш кына кире нәтиҗә бирә. Боерык белән “русияле” милләте булдырырга тырышу да ирексезләү кебек кабул ителәчәк.

70нче елларда  туган телне өйрәнү өлкәсендә җибәрелгән хаталарыбызны тиз оныттык. Ул вакытта балаларының киләчәген хәстәрләп, ата-аналар укыту урыс телендә алып барылучы мәктәпләрне сайлады.

Французлар, балаларга  туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең иң яхшы чарасы шушы мәхәббәтнең анада булуы, диләр. Белем, тәрбия бирү һәм укытуның бөтен сере үзебездә. “Илеңә чын мәхәббәтне үзеңнең туган телеңне яратудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел”, дигән кайчандыр Ушинский.

Әйдәгез, тарихка күз салыйк. Туган телен белмәгән һәм үзенең ватаны, халкы белән рухи элемтәне югалткан кеше бәхетсез ятимгә, баш өстендә түбәсе булмаган мескен кунакка  охшап тора. Борынгы грекларның Антей турындагы мифында  халыкның үсеше өчен милли җирлекнең аеруча әһәмиятле булуы күрсәтелә. Җир улы, легендар грек герое Антейны беркем дә җиңә алмый, чөнки ул үзенә көч биреп торучы җир-ана белән бәйләнештә була. Ниһаять, аның белән антик Грециянең тагын бер легендар герое Геракл очраша. Алар  каты алыша. Геракл берничә тапкыр Антейны җиргә ега. Әмма Антейның җиргә кагылуы була, аның көч-куәте арта, ул шундук сикереп тора һәм Геракл белән көрәшне дәвам итә. Көрәш Гераклның  җиңелүе белән тәмамланыр иде. Тик дошман Антейның көчне җирдән алуын аңлап ала. Шунда Геракл Антейны җирдән һавага күтәрә һәм  куллары белән буа. Мифик  Антей кебек үк, тоташ бер халык та туган җирендә нык басып торганда гына көчле. Кеше дә, Антей кебек, туган җиреннән аерылса, халкы белән элемтәне өзсә, көчсезләнә һәм һәлак була.

Мәдәниятле илләрдә мәктәпләрдә туган телгә никадәр азрак урын бирелә, ул гаилә мохитендә шулкадәр ныграк өстенлек итә. Европа халыкларының бүгенге тормышын күзәтеп барган һәркем андагы һәр гаиләнең туган телгә игътибарлы булуын, аны яратуын һәм кайгыртуын яхшы белә. Һәр ата һәм ана балаларына туган телне өйрәтүне, иң яхшы әсәрләрне ятлатуны үзенең изге бурычы дип исәпли. Балаларын мәктәпкә биргән ата-ана аларда милли хис-тойгыларны үстерү, ватанга сөю хисе тәрбияләү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Бу бөек максатка ирешүнең иң яхшы чарасын ата-ана өйдә туган телдә балалар китапханәсе булдыруда күрә һәм нарасыйларына алар аша милли тәрбия бирә. Өйдәге балалар китапханәсендә һәрвакыт берәр балалар журналы була. Матди мөмкинлекләр ничек кенә кысылган булмасын, ата-ана аны балаларына алдыра.

Әйе, кешеләр арасында әлегә милли тойгылар, Ватанны сөю хисе аксый. Республикасын, халкын ярату турында кычкырып әйтергә кыенсыналар. Бер үк вакытта күп кенә башка илләрдә башкаларның бәхетсезлегендә үз илен бәхетле  итү теләге белән янучы “патриотлар”ны да күрәбез. Пруссия “патриоты” Трейчкедан Германия бәхете өчен нәрсә кирәк булуын сорасагыз, ул көнбатышта Францияне җир белән тигезләргә, көньякта Австрияне юк итәргә, көнчыгышта Русияне тар-мар итәргә кирәклеген әйтәчәк. Мещерский, Суворин һәм Катков кебек шовинистлардан урыс патриотының нинди булырга тиешлеген сорасагыз, алар Русиядәге башка халыкларны изәргә, Европаны кол итәргә омтылырга кирәклекне әйтәчәк. Кытай “патриотлары” тагын да зуррак нәрсә турында хыяллана: бөтен кешелек Кытайның ялчы-хезмәтчесенә әверелергә тиеш.

Бүген урыс цивилизациясенең бик җитди кризис чорын күзәтәбез. Безнең өчен күптән инде традицион кыйммәтләр системасы юк, Русия җәмгыятендә югары идеаллар да, киләчәк образы да юк, сәяси идеализм да күзәтелми. Безнең милли аң җәрәхәтләнеп кенә калмаган, тулысынча җимерелгән.

Минем өчен мәдәният — ясалма төшенчә. Аның ата-анасы — икътисад һәм сәясәт бар. Әмма бала үсә төшкәч, ата-анасы тормышын я бәхетле, я түзеп тора алмаслык бәхетсез итә. Кызганычка каршы, Русиядә мәдәни матрица юк. Мәгълүмати киңлекне башка, уңай мисаллар белән тулыландырырга кирәк. Галимнәребез, космонавтлар, полководецлар, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, үзенең бөтен гомерен иленә багышлаучылар шундый уңай мисаллар була алмыймыни? Һәр яңа буын үзен уңай башлангычның дәвамы итеп тойсын өчен һәр гаиләдә шәҗәрәне тергезү традициясе булдырырга кирәк. Кешенең психикасын җимерүче кире мәгълүматны уңай мәдәният белән этеп чыгарырга кирәк — менә нәрсә таләп ителә! Бу мәдәният бүген кимсетелгән хәлдә. Кызганычка каршы, үзгәртеп кору шартларында бар кыйммәтләрне дә диярлек югалттык, өметләр җимерелде. Ул чордагы вәзгыятьне кайтару инде мөмкин түгел. Димәк, төп бурыч — аңлаешлы, үзенә җәлеп итәрлек, реаль, масштаблы алмаш табу. Эш бит Абрамовичның кыйммәтле яхтасы булуда, телевидениедә якут һәм башкорт шагыйрьләрен аз күрсәтүдә түгел. Бүгенге күптөрле бәлаләребезнең башы бер — интернациональ халыкның күпчелеге иҗтимагый процессларга битараф. Аларны фәкать акча һәм шәхси баю гына кызыксындыра.

Бүгенге Русиядә үсеп килүче буынга рухи, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә чиркәү алгы планга чыга башлады. Тик биредә власть белән диннең берлектә эшләве кирәк. Дәүләт — кеше тормышының матди, чиркәү рухи кыйммәтләре турында кайгыртырга тиеш. Әмма бүген власть җимерелгән марксистик-ленинчыл идеологиягә алмашка бер нәрсә дә бирә алмаганлыктан, аны православие дине белән алмаштыра. Миңа калса, бу дөрес түгел.

Бүген Русия җәмгыяте байларга һәм ярлыларга бүленә. Үземә шундый сорау бирәм: “Нәрсә, нинди идея күпмилләтле Русияне берләштерә ала соң?”

Барысы да милләтне берләштерә алырдай милли идея турында сөйли. Миндә дә идея бар. Ул кыска һәм гади: иң элек безгә эчүдән һәм урлашудан туктарга кирәк. Үзебездән үзебез урлыйбыз ич. Милли өстенлекләр турында сорасалар, акчаны өч программага юнәлтергә кирәк, дип җавап бирер идем. Алар — сәламәтлек (илебездә олы бизнеска әверелгән спортка түгел, ә нәкъ менә халыкның сәламәтлегенә), мәгариф һәм мәдәният. Сәламәт, белемле һәм рухи яктан нык кешеләр — Русия киләчәгенең нигезе.

Патриот булу өчен кешегә патриотлыкның искиткеч яхшы нәрсә булуын белү генә җитми. Авыл читендә үскән матур тирәк һәркемнең күңеленә якын. Әмма иң элек тирәкне утыртырга, тәрбияләп үстерергә, аннан соң гына аның матурлыгына сокланып, күләгәсендә утырырга мөмкин. Милли хис — патриотлык та шулай ук һәрдаим кайгыртуны, бу юнәлештә эш алып баруны таләп итә.

Туган телләргә мәктәпләрдә, яисә районнарда һәм шәһәрләрдә генә игътибар җитмәсә, моның нәтиҗәсе ул кадәр үк аяныч булмас иде. Әмма шунысы кызганыч, туган тел өстенлек итәргә тиеш урыннарда да аңа үгисетеп карыйлар.

Бу куркыныч авыруны бүген инде зыялы саналган гаиләләр дә йоктырды. Кайбер белемле тәрбиячеләрнең дә өй китапханәсендә туган телдә әдәбият юк, олы түрәләр авызыннан да күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен ишетү сирәк күренеш. Белемле башкорт яисә татар гаиләсендә яшь буынның туган телендә бер сүз дә белмәү очраклары аз түгел. Андыйлар арасында Ватанга мәхәббәт турында кайнар чакырулар язган, чыгышлар ясаган кешеләр булу тагын да кызганыч. Тәү чиратта алар үзләре милләткә, ана теленә хыянәт иткән. Маңкортлыгын алар язмыш чит милләт кешеләре белән очраштыруына сылтаячак. Тик бу нигезле сәбәпме соң? Чит милләт кызына өйләнгән кеше балаларын туган теленнән, үзенең туганнарыннан аерып, аларны халкына хыянәт итү юлына этәрергә тиешмени?

Маңкорт гаиләләр китерүче зыянны милли мәктәп киметә алыр иде. Тик кайда соң ул андый мәктәп? Мәктәплребездә моның өчен бар нәрсә дә бар, тик халыкчанлык аксый.

Совет чорында милли чикләрне бетерү белән милли-мәдәни автономияләр үсеше арасында каршылыклар булмады. Биредә дөрестән дә диалектика, яңа сыйфатка күчү күпмилләтле совет мәдәниятен баета иде. Ә бөек урыс мәдәнияте, теле, музыкасы һәм әдәбияты бу юнәлештә донор булып торды!

Бүген Русия халкы аерым-аерым яши, аларны тырышып милли “фатирлар”га аералар. Ә элитаның үз эше — урланганны саклап калу һәм тагын да арттыру.

“Литературная газета”ның быелгы 16 февраль санында В. Колесовның мәкаләсе басылды. Ул анда “Русия — урыслар өчен” дигән өндәмәне халыкның 15 процентка якыны хуплавын белдерә. Шунысы аермачык: милләтчелек — илебезне шартлатырга һәм юк итәргә мөмкин хәвеф ул. Русияне юк итәргә теләүчеләр моның өчен Кавказны кыздырып җибәрүне, Тува, Бурятия, Якутиядә ыгы-зыгы дулкыны уятуны, Мәскәүдә дистәләгән милли диаспора арасында тәртипсезлек булдыруны алга сөрә. Боларның нәтиҗәләре коточкыч булырга мөмкин. “Русия — урыслар өчен” дип кычкыручы “Русия патриотлары” гына моны аңламый.

Милләтчелек бу проблеманы сөйләшүләр һәм килешүләр ярдәмендә хәл итү мөмкин булмавы белән дә куркыныч. Милли һәм дини аермаларны тикшерү үзе үк начар. Ярага тоз салуга яисә учакка бензин сибүгә тиң.

Бу уңайдан киңкүләм мәгълүмат чараларының урыс телен пропагандалаудагы, туган тел патриотларын тәрбияләүдәге роленә кагылышлы берничә фикер әйтеп үтәсем килә. Безнең Башкортстан радиосы һәм телевидениесе бу юнәлештә җитди һәм файдалы эш алып бара. Әмма, кызганычка каршы, Русия радиосында еш кына яхшы музыка урынына миллионлаган тыңлаучыга оятсызлык-тупаслык үрнәкләре тәкъдим ителә.

Туган телгә мәхәббәт музыка, халык җырларын башкаручылар аша тәрбияләнә. Бүген күп кенә хезмәт коллективларында, сәүдә учреждениеләрендә куелган кечкенә радиоалгычлардан иртәдән кичкә кадәр Русия поп-рок музыкасы тапшырыла, соңгы елларда Көнбатыш музыкасы да еш ишетелә. Элек күпмилләтле Русиядә гадәти булган матур, тыныч музыканы тыңлаудан кем ихтыяры белән мәхрүм булдык соң? Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Нариман Сабитов кебек бөек композиторларыбыз бар ич безнең! Ни өчен башка илләрнең музыка, халык сәнгатен пропагандалау тәҗрибәсен өйрәнмибез? Мәсәлән, милли музыка Белоруссия радиосы эфирының — 75, Франциядә 80 процентын ала. Һәм бу дөрес тә! Кызганычка каршы, Мәскәү радиосы һәм телевидениесе программаларында рок, реклама, доллар хуҗа.

Соңгы елларда Русия телевидениесенең миллионнарча кешелек аудиториясе хаталы урыс сөйләмен ишетә. Ә бит Совет чорында филолог-методистлар, укытучылар студентларга һәм укучыларга сөйләм теле мәдәниятен өйрәнү максатында радио һәм телевидение тапшыруларын тыңларга киңәш итә иде. Болар барысы да булды. Хәзер исә ялган сүз иреге принцибына нигезләнгән  шыр хаталы, дорфа телле радио һәм телевидение тапшырулары уңай идеал, әдәби тел, сөйләм мәдәнияте, классик нәфис әдәбият кебек кабул ителә. Телгә мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, урыс әдәби телен арытаба үстерүгә булышлык итми, җимерә генә.

Русия һәм Башкортстанның киләчәгенә килгәндә, ул ил җитәкчелегенә генә түгел, беренче чиратта, халыкка, аның рухи якланганлыгына, мәдәни мирасына бәйле.

Соңгы елларда Русиядә әхлаклылык мәсьәләсендә гадәттә геосәяси, икътисади һәм хәрби-техник аспектларга гына игътибар ителә. Күптән түгел генә аның культурологик ягы турында сөйли башладылар.

Фәкать милли мәдәният кенә милләтнең бүгенге дөньяда яшәргә сәләтлелеген билгеләүче мөһим генетик үзәге булып тора, халыкның рухи берлеген булдыра, кешеләргә киләчәккә ышаныч бирә. Шуңа күрә Русия мәдәнияте бүген илебезнең милли иминлегенең иң мөһим объектларының берсе сыйфатында каралырга тиеш.

Бу җәһәттән Президент Д. Медведев рәислегендә Уфада үткән Дәүләт Советы Президиумының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча утырышы урыс һәм милли телләр, Русия халыкларының әдәбияты, мәдәнияте үсешендә зур этәргеч булыр дигән теләктә калыйк.

Октябрь Вәлитов,

философия фәннәре докторы, профессор,

БДУның Нефтекама филиалы директоры.

 

Бүгенге күптөрле бәлаләребезнең башы бер — интернациональ халыкның күпчелеге иҗтимагый процессларга битараф. Аларны фәкать акча һәм шәхси баю гына кызыксындыра.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»