06.04.2011 - Җәмгыять

Җәйге ялыңны бүген үк кайгырт

Кичә Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда “Туризм. Спорт. Ял. Русия шифаханәләре” XI Төбәкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Җәйге яллар чоры  алдыннан бирегә килүчеләргә кызыклы турист маршрутлары, ышанычлы спорт кирәк-ярагы, ял итү һәм күңел ачу өчен башка товарлар һәм хезмәтләр сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Биредә шулай ук шифаханә-курортларга юлламалар да тәкъдим ителә.

Быел күргәзмә тагын да киңәйгән, чөнки Башкортстанның туристик тармагы алдында эчке туризмны активрак үстерү бурычы тора. Шуңа күрә әлеге форум кысаларында Русиянең Туристик операторлар ассоциациясе, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты һәм Туризм индустриясе берлеге арасында өчьяклы килешүгә кул куелды. Килешүнең максаты — зур мөмкинлекләре һәм бай ресурслары булган төбәк буларак, Башкортстанны Русиядәге һәм халыкара туристик базарда таныту.

Күргәзмәне ачып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Владимир Балабанов быел чараның яңача үтүен ассызыклады һәм туристик тармакның төбәк икътисадына тагын да зуррак өлеш кертергә тиешлеген әйтте.

Күргәзмәдә Мәскәү шәһәреннән һәм өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Сочи, Ижевск, Ульяновск, Краснодар шәһәрләреннән, Чиләбе  өлкәсеннән, шулай ук үзебезнең республикадан килгән йөздән артык оешма катнаша. Алар арасында туристик операторлар һәм агентлыклар, шифаханәләр, ял базалары, отельләр, туризм индустриясе предприятиеләре һәм башкалар бар. Бирегә килүчеләр күргәзмәдә катнашучылар тәкъдим иткән хезмәтләр турында тулы мәгълүмат алала.

Икенче катта Башкортстанның Туризм индустриясе берлеге экспозициясе, шулай ук Мәгариф министрлыгы оештырган ярминкә урнашкан. Анда балаларны савыктыру лагерьларына җәйге чорга путевкалар тәкъдим ителә.

Любовь Колоколова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»