02.11.2010 - Җәмгыять

Вак мәсьәлә

Газ счетчигы куйдыруның сынау-газапка әверелгән очраклары турындагы хатлар гәзитебездә әледән-әле басылып тора. Инде куелган һәм эшләп утырган исәп приборы буенча тагын да гаҗәбрәк хәлләр була икән.

Төп героебыз, аны хуҗа дип атыйк, үзе сатып алган фатирда, счетчик куелган булса да, газга түләүнең гомум нормативлар буенча исәпләнүен ачыклый. Счетчик күрсәткечләреннән чыгып түләүгә күчүне белешү өчен үзләренең йортын хезмәтләндерүче “Уфагаз”ның Затон участогына бара. Аннан хуҗаны бердәм исәпләү-касса үзәгенә җибәрәләр. Анда исә газчылардан счетчикның көйле эшләвен әйтеп, соңгы күрсәткечләрен язып төзелгән протокол китергәндә, моның бер авырлыгы да булмавын әйтәләр.

Икенче көнне хуҗа тагын Затон участогы бусагасыннан атлый. Бу юлы мастерның сабырлыгы сына. Аның коридорда кызып-кызып сөйләвеннән шул аңлашыла: куелган счетчиклар белән алар түгел, “Башкиргаз” эшли, мастер үз өстенә андый җаваплылык алмаячак. Иң гаҗәпләндергәне шул — ул хуҗаның болай йөрүендә ниндидер хәйлә күрә, нәрсәдәндер шикләнә сыман. Счетчикны белгечләр таләпләргә ярашлы куйган, паспорты бар, анда приборның кайсы вакытка кадәр эшләтелергә тиешлеге күрсәтелгән, барып күр дә, протокол төзе. Бер кыенлыгы да юк. Шулай уйлаган хуҗа участок начальнигына кереп кенә мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешә. Тик фатирга барып карау ул көнне инде мөмкин түгел икән, иртәгәгә заявка калдырып кайтып китә.

Өченче көнне хуҗа өендә контролерны көтә. Баксаң, бу хезмәт түләүле икән. Хуҗа өч көн буе, акчамны алыгыз инде, дигәндәй, үтенеп йөргән булып чыга. Контролер аның фатирында өч минут та тормый.

Дүртенче көнне хуҗа әзер протоколны алырга килә. Аның өендә булып киткән хезмәткәр әле документларны тапшырмаган булып чыга.

Бишенче көнне генә хуҗа максатына ирешә, протоколны алып, бердәм исәпләү-касса үзәгенә илтеп тапшыра.

Җитди бурычлар үтәүче оешмаларның эшен әнә шундый вак мәсьәләләр белән йөрүчеләр тоткарлый да инде диючеләр табылыр. Килешәм, көне-сәгате белән чишелердәй вак мәсьәлә. Аны хәл итүне әлеге газ участогы кебек бер атнага гына түгел, ун көнгә, бер айга, тагын да озагракка сузган предприятиеләр бар. Эш-вазыйфаларны үзара бүлешә-ачыклый алмавы, хезмәткәрләрнең үз эшен белмәве яисә җиренә җиткереп үтәмәве нәтиҗәсендә кешеләрне ике-өч учреждение арасында йөрткән оешмалар очрап тора. Ярый ла безнең очракта хуҗага эшеннән көн дә китәргә рөхсәт иткәннәр. Күпләр алай еш китә дә алмый бит әле.

Менә шулай, кулланучылар өчен өстәмә кыенлыклар тудыру максат итеп куелган диярсең. Хезмәт күрсәтүче предприятиеләр кешеләр өчен эшләүдән бигрәк, кешеләр алар өчен яши булып чыга түгелме? Озын сүзнең кыскасы шул — йомыш белән килүчеләрдә шәхес күрә белү мөһим. Халыкны хезмәтләндерүдән дә җитдирәк бурыч бар микән?

Резеда НУРТДИНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»