02.11.2010 - Җәмгыять

Бәхет кошы кунса кулларга

— Республика көне безнең гаилә өчен икеләтә бәйрәм дисәң, һич арттыру булмас, — дип елмая Дүртөйле районы Суккул авылында гомер итүче Рәгыйнә һәм Азат Мәрдәмшиннар. — Безнең дә язмышларыбызны бергә бәйләргә карар итеп, гаилә учагы тергезеп җибәрүебезгә ике дистә ел үтеп тә киткән! Республика бәйрәме белән безнең гаилә бәйрәмнәре дә бер вакытка туры килде.

Мәрдәмшиннар өчен 2010 ел чын-чыннан истәлекле, шатлыклы. Нәкъ менә быел алар өй туе бәйрәм иткәннәр. Болын чаклы кирпеч йорт салып кергәннәр.

— Йортыбыз шундый якты, җылы, матур, — дип сөенә Азат белән Рәгыйнәнең төпчекләре Булат. — Монда үземнең бүлмәм дә иркен. Өебез шәһәр фатирына алыштыргысыз: бөтен уңайлыклары бар. Кранын ачсаң салкын, җылы суы агып тора. Душ коену бүлмәсе җиһазладык хәтта.

Азат “Дүртөйле” машина-технология станциясендә водитель булып эшли, ә тормыш иптәше Ленин исемендәге токымчылык заводы пешекчесе. Икесе дә мактаулылар. Азатны җиңел машина руле артында да, “КамАЗ” кабинасында да күрергә була. Бер генә чәчү компаниясе дә, яшел урак та, урып-җыю чоры да ансыз үтми. Ипле, уңган, гаиләсе өчен өзелеп торучы иргә авылдашлары да хөрмәт белән карый.

Рәгыйнә исә танылган аш-су остасы. Хуҗалык ашханәсендә тамак ялгаган һәркем аны мактап туялмый. Токымчылык заводының пилмән цехында да эшли әле ул. Ә Суккул пилмәннәрен бер тәмләгән кеше башкаларына әйләнеп тә карамый инде.

Мәрдәмшиннарның тату гаиләсендә өч бала — ике кыз, бер ул тәрбияләнә.

— Йорт салуның нәрсәсе бар: чутлыйсы да мүклисе, дисәләр дә, бүгенге көндә үз куышыңны булдыру өчен аз тир түгәргә туры килми, ә күпләр өчен бу — буй җитмәслек хыял булып кала, — ди Азат. — Безнең кулларга ярый бәхет кошы үзе килеп кунды: “Авылны 2012 елга кадәр социаль үстерү” максатлы программасы чикләрендә 940 мең сумга якын акча алдык бит! Бер ел да үтмәде, үз йортыбыз калкып чыкты. Куанычыбызның иге-чиге юк. Яшь гаиләләрнең торак хәлен кайгыртып, шундый программа булдырган Хөкүмәтебезгә, әлеге акчаны юллаганда зур ярдәм күрсәткән “Дүртөйле” МТСы директоры Фәгыйть Зәки улы Галиевка бик рәхмәтлебез.

Азат белән Рәгыйнә кайчандыр бер парта артында утырган сыйныфташлар икән. Егет армия хезмәтен тутырып кайткач, гөрләтеп туй ясаганнар, күрше-тирәне сокландырып, матур гына яшәп киткәннәр. Яшь гаилә ун ел Азатның әти-әнисе белән бер түбә астында гомер кичергән, аннан хуҗалык биргән фатирда торганнар.

— Каенанам, каенатам — бик зирәк, уңган, сабыр кешеләр, — ди Рәгыйнә. — Бүген дә алар безгә ярдәм кулы сузып кына торалар.

Мәрдәмшиннар авылда, районда үткәрелгән спорт чараларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, һәр эшкә киңәшләшеп тотыналар, шуңа да уңышка ирешәләр.

Ә Суккул авыл Советы биләмәсендә соңгы бер-ике ел эчендә Мәрдәмшиннар кебек “Авылны 2012 елга кадәр социаль үстерү” программасы ярдәме белән алты гаилә йортлы булган. Бүгенге көндә янә берничә пар әлеге программада катнашып, торак шартларын яхшырту максатында документлар җыеп йөри.

Миләүшә Латыйпова.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»