30.10.2010 - Җәмгыять

Ветераннар һәрчак сафта

28 октябрьдә  Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының VI конференциясе үтте. Шәһәр, район һәм тармак ветераннары конференцияләрендә әлеге чарага 221 делегат сайланган иде. Алар — ветеран оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, шулай ук республика һәм ил икътисадын ныгытуга, мәдәниятен күтәрүгә зур өлеш керткән ихтирамга лаек шәхесләр. Конференция делегатлары арасында 180 ир-егет һәм 41 хатын-кыз, 29 сугыш ветераны, 32 тыл эшчәне, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бурычын үтәгән 16 ветеран, 15е шәһәрләрнең һәм районнарның шәрәфле шәхесләре, отставкадагы генераллар һәм Социалистик Хезмәт Геройлары. Чарада шулай ук  Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, Президент Хакимияте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр хакимият башлыклары урынбасарлары, ветеран оешмалары активистлары катнашты.

Конференциягә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәбрикләү хаты юллады. Аны Константин Толкачев укып ишеттерде. Президентның тәбрикләү хатында болай диелә:

“Хөрмәтле ветераннар! Русиянең башка субъектларына караганда Башкортстанда, “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Закон беренчеләрдән булып кабул ителде. Ул Федераль законга караганда да күбрәк льгота билгеләде.

Соңгы елларда республикада ветераннар, инвалидлар һәм яшьләр, күп балалы гаиләләр өчен өстәмә льготалар һәм пособиеләр булдыру аларның социаль якланганлыгын арттырырга ярдәм итте. Соңгы елларда гына меңәрләгән ветеранга “Ока” автомашинасы бирелде. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнгән вакытта ветераннар өчен өстәмә социаль яклау чаралары кабул ителде.

Дәүләт власте органнарының даими эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормыш дәрәҗәсе төшмәде. Дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләре дә тулысынча үтәлә”.

Константин Борисович  Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының  (пенсионерларының) республика советы рәисе, шушы көннәрдә 80 яшен билгеләүче Марат Муллагалләмовка озак еллар актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Дәүләт җыелышы-Корылтайның Почет Грамотасын тапшырды.

Республика ветераннар советының 2005 елның 26 октябреннән бүгенгә кадәрге эшчәнлеге турында Марат Муллагалләмов чыгыш ясады.

— Башкортстан ветераннар советына  70 район һәм шәһәр, 12 тармак, 2643 башлангыч ветераннар оешмасы, Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты керә. Өлкән буынны социаль яклауны арытаба яхшырту, ветераннар хәрәкәтен ныгыту һәм үстерү, яшьләргә рухи һәм патриотик тәрбия бирү — республика ветераннар советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, — диде Марат Сабит улы. — Ветеран оешмалары Бөек Җиңүнең 65 еллыгына  әзерлек кысаларында зур эш башкарды. Ветераннарның торак шартлары яхшыртылды, сугышта катнашканнарны һәм инвалидларны, тыл эшчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган чаралар үтте.

Республика советының 5 пленумында һәм 60 президиум утырышында ветераннар өчен көнүзәк булган 230 мәсьәлә каралды, 20 шәһәр һәм район Советының отчетлары тыңланды.

Стәрлетамак, Уфа, Нефтекама, Белорет, Күмертау, Салават, Сибай шәһәрләре, Ишембай, Илеш, Дүртөйле, Бәләбәй, Балтач, Благовещен, Бөре, Учалы, Мәләвез, Әлшәй, Ярмәкәй, Туймазы, Гафури, Аскын, Уфа, Иглин, Яңавыл һәм Уфа шәһәренең Октябрь районнары ветераннар советлары үз эшләрен югары дәрәҗәдә оештыра.

Кызганычка каршы, эштәге уңай яклар белән бергә ветераннарны борчыган мәсьәләләр дә бар. Монетизация турындагы 122нче Федераль законны кабаттан карарга кирәк; ветераннарны дарулар белән тәэмин итү начар хәлдә; торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта, торак шартларын яхшырту һәм өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча башка кискен мәсьәләләр дә бар әле. Бик күп тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, дарулар белән тәэмин итү җайга салынмады. Нәтиҗәдә быел льгота белән файдаланучыларның 78 проценты социаль пакеттан баш тартты.

2010 елның апрелендә Бөтенрусия советы Башкортстан ветераннар оешмаларының сугыш һәм хезмәт ветераннарының социаль мәсьәләләрен хәл итү буенча эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу республика оешмаларына алдагы эшчәнлекләрен тагын да яхшыртырга чакыра.

Ревизия комиссиясе эшчәнлеге турында аның рәисе Людмила Яковлеваның чыгышы тыңланды.

Конференциядә фикер алышуларда шулай ук Уфа шәһәре ветераннар советы рәисе Анатолий Анчунов, Баймак районының Темәс авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Фрунзе Исрафилов, Туймазы шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин, Благовещен шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Валентина Бажина һәм башкалар чыгыш ясады.

Чарада тиешле карар кабул ителде.  Конференциядә катнашучылар миллионлаган ветераннар отрядын Башкортстан Президенты, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Хөкүмәтенең эш-гамәлләрен хупларга, кулларыннан килгәнчә республика икътисадын һәм мәдәниятен үстерергә, дәүләт идарәсен камилләштерергә, өлкән буынның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга, халыклар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итәргә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшен җәелдерергә чакырды.

Конференциядә Марат Муллагалләмов яңа срокка Русиянең иң зур ветераннар оешмаларының берсенең рәисе итеп, шулай ук республика ветераннар советы, ревизия комиссиясенә әгъзалар һәм VI Бөтенрусия ветераннар съездына делегатлар сайланды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»