29.10.2010 - Җәмгыять

Мактанырга да, зарланырга да урын бар

Мәгълүм булуынча, бу отряд быел Башкортстанның иң яхшы студентлар отряды исеменә лаек булды. Аграрийлар мондый уңышка ничек ирешкән? Җәйне күңелле һәм фәһемле үткәргән яшьләр нинди өлкәләрдә хезмәт салган? Җыр-моңга бай кичәдә шул хакта да сүз булды.

— Үзгәртеп кору һәм башка сынауларны үтеп, күркәм традицияне саклап кала алдык, — дип билгеләде чыгышында БДАУ ректоры Илдар Габитов. — Безнең уку йортының студент отряды СССРда иң алдынгылардан иде. Йомагуҗа сусаклагычын сафка кертүдә һәм республиканың башка мөһим төзелешләрендә дә катнаштык. Дүртенче ел берничә отрядтан торган “Колос” отряды сафында ике меңгә якын студент тәҗрибә туплый. Күренүенчә, киртәләргә карамастан, күркәм традицияне янә тергезергә тырышабыз. Әлбәттә, бу максатка  республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, фермер хуҗалыклары, предприятиеләр ярдәменнән башка ирешә алмас идек. Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итик. Эштә сыналган студентлар һичшиксез үз һөнәре буенча хезмәт салачак.

Арытаба югары нәтиҗә күрсәтүчеләр тәбрикләнде. “Ялкын”, “Агыйдел”, “Ирәмәл” отрядлары республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Коваленко кулыннан унбишәр мең сум акча алды. “Бәрәңге үстерүче”, “Энергетик”, “Гринлайн”, “Веселый молочник”, “Идарә итүче” отрядлары истәлекле бүләкләргә лаек булды. Аеруча тырышлык күрсәткән студентлар Эдуард Хәтмуллин, Илдар Фәхретдинов һәм Гөлнара Ибраһимова махсус бүләкләргә лаек булды. Отрядларга эш тәкъдим иткән хуҗалыклар, предприятиеләр вәкилләре дә студентларга премияләр тапшырды.

Һәр отрядның эшчәнлеге игътибарга лаек. “Бәрәңге үстерүче” отряды командиры Фирдәвис Авсахов түбәндәгеләрне бәян итте.

— Без, 25 студент, Чишмә районының “Әһли” хуҗалыгында практика үттек. 24 көн эчендә 2470  тонна бәрәңге төядек. Мин комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Белемебезне практика белән ныгытудан тыш күңел ачарга да вакыт таптык. Очрагы туры килгәндә су коендык, учак янында җырлар көйләдек, дискотекаларга йөрдек. Кыскасы, җәй безнең күңелдә фәһемле вакыйгалар белән истә калды, — диде ул.

“Колос” отрядының казанышлары турында байтак сөйләргә мөмкин. Шул ук вакытта эшсез, авылга кайтырга ашыкмаган, яки диплом алып Уфада каравылчы булып йөргән аграрийлар да шактый күп. Отрядларда югары нәтиҗә күрсәтеп, кыйммәтле бүләк алучы, авыл хуҗалыгы үсеше өчен кирәкле инженерлар, зоотехниклар, агрономнар, ветеринарлар һәм башка белгечләр кая була? Эштә сыналган алдынгы студентларны җәлеп итү хуҗалыклар өчен отышлы түгелмени? Әллә хуҗалык җитәкчеләренә белгечләргә тиешле эш хакы түләп, яшәр урын тәкъдим итәр урынына БДБ илләреннән килүчеләрне җәлеп итү отышлыракмы? Аграрийларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә хәл ителсә, “Колос” отрядының эшчәнлеген тагын да югарырак бәһалап булыр иде. Кызганычка каршы, әлегә, СССР вакытындагы кебек, отрядларда көчләрен сынаучыларның һәммәсе дә җәмгыятьтә үз урынын таба алмый.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»