28.10.2010 - Җәмгыять

Рухы ирекленең уйлары да якты

Америка Кушма Штатларында булмаганнарга да мәгълүм: кораблар Нью-Йорк гаванена кергән чакта күз алдына бик ерактан ук мәһабәт Азатлык һәйкәле килеп баса. Гомум биеклеге йөз метр чамасы булган гаҗәеп монументны 2001 елның сентябрендә шартлатылган Бөтендөнья сәүдә үзәгенең 107нче катыннан тамаша кылу форсаты миңа да тигән иде. 

Әлеге һәйкәлнең Америка кыйтгасында күтәрелүе очраклы түгел. Көнбатышка Европадан күчкән немец, ирланд, инглиз, испан, француз һәм байтак башка халыкларның тәүге үз дәүләтчелеген булдыру, арытабан һәр кешегә гражданлык азатлыгы бирү өчен киеренке көрәше хәзерге Америка Кушма Штатлары җәмгыяте өчен төп кыйммәт булган. Мәгърифәтче, сәясәттә демократик юнәлешкә нигез салучы, АКШның өченче президенты итеп сайланган Томас Джефферсон, ил мөстәкыйльлеге хакында Декларация язганда аны “Кеше хокуклары турында билль” (мөһер салынган документ) дип атаган. Гомумән, бу илдә азатлык, шәхес хокуклары төрле рәвештә символлаштырылган. Гудзон култыгындагы Азатлык һәйкәленнән тыш, Филадельфия (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “туганнарча сөю” дигәнне аңлата) шәһәрендә Азатлык кыңгыравы да бар. Ул да мөстәкыйльлек символы.

Ерак  дәүләтне әлегә тынычлыкта калдырып, шуны гына әйтү кирәктер: американнар үз илен ифрат ярата һәм аның белән горурлана. АКШ мәктәпләрендә һәр уку көне Ватанга ант китерү белән башлана. Хәзерге американнар, аларның ата-аналары һәм аларның әби-бабалары үз хезмәте, үз таланты белән шушы илне дөньяда иң бай һәм чәчкә атучы ил итә алган.

Хөррият. Ирек. Азатлык. Иҗтимагый аңны һәрдаим кузгатып торучы шушы төшенчәләр бер тоныкланып, бер калкынып, кешелек җәмгыятен аның тарихы дәвамында озата килә. Аңлы тормыш юлына баса башлагач та, адәм баласы бергә оешып яшәү зарурлыгын тойган. Әмма көнкүрешне оештырганда, тәүге җәмгыятьнең аңлы индивидлары шәхси азатлыкка омтылышын сиздергән. Һәм бу табигый, чөнки кол-ана, кол-ата яралгысыннан да кол тәгаенләнешле сабый тумый. Фани дөньяга һәркем азатлык гены, иҗат максаты белән килә.

Русиянең икътисадта, социаль-көнкүреш җәһәтеннән артта сөйрәлүенең сәбәбен аңлатырга тырышучы тарихчылар һәм социологлар бу хроник чирнең сәбәбен дәүләттә төрле чорларда хакимлек иткән ирексезлек белән бәйли. “Миннән азат, Ходайдан канат”, — дигәндәй, Русия халкы рухының канаты, бәлки, монгол баскынчыларының ике гасырга сузылган ирексезләве сәбәпле каерылгандыр? Аңа кадәр, урыс кенәзләре үзара гаугалашып яшәсә дә, кенәзлекләрдәге урыс кешеләре үзләренең шәхси, мөлкәти, ә иң мөһиме — рухи азатлыгын, халык әгъзасы булу мәртәбәсен югалтмаган. Бөек Болгар дәүләте дин һәм мәгърифәтне шәхеснең аңын яктыртуга юнәлтүе, һөнәр һәм юньчеллекне дәртләндерә алуы белән үз куәтенә ирешкән. Башкорт  ыруларында хөррияттә яшәү, Ходай биргән байлыкларның кадерен белү, ерак һәм якын халыклар белән кардәшлеккә омтылу халыкның менталь сыйфатларын алган.

Җәмгыятьнең табигый үсешен аны бар итүче кешеләрнең рухын ирексезләү тоткарлый. Синең фикерең тыюларга дучар ителә икән, ул канат җәя алмый. Мәҗбүри хезмәт, ниндидер нәтиҗәләр китерсә дә, алга атлауга юл ачмый. Югарыда телгә алынган Америкада дәүләт бәйсезлеге өчен көрәш коллыкны юк итү, һәр шәхескә гражданлык азатлыгы бирү өчен көрәш белән үрелеп барган. Азатлык коры декларация түгел, йогынтылы законнар, гамәли тормыш рәвеше белән ныгытылган дәүләтләр генә иҗтимагый үсешнең югары баскычына күтәрелә алган. Европаның күпчелек илләре моны үз мисалында күрсәтте. Русия исә Евразиядә крепостнойлыкны XIX гасырның  икенче яртысына кадәр саклап килде. Әмма  аннан котылгач та әле Русия дәүләтендәге законнар системасы шәхесне үстерү мөмкинлекләрен аерым сыйныф вәкилләренә генә бирде.

Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышыннан соң кертелгән “хәрби коммунизм” тәртибе социалистик дәүләттә ирексезләүнең тәүге гәүдәләнеше булгандыр. Ул арытаба, авылда крестьян хуҗалыкларын мәҗбүри гомумиләштерү, сәнәгать производствосында катгый норма системасы, тын алырга да ирек бирмәүче салымнар рәвешен алды. “Дәүләт мәнфәгатьләре — иң беренче чиратта”, дигән доктрина, гамәлдә, гади кеше ихтыяҗларын соңгы чиратка куя. “Күмәк эш — ырамлы” дип расланса да, мир белән  тотынган эштә шәхси җаваплылык булмый. Адәм баласы конкрет эш өчен кесәсе һәм намусы белән җавап биргәндә генә җиренә җиткереп, барлык көчен һәм иҗади сәләтен салып эшли.  Бу — гади хакыйкать, ләкин ул күп еллар инкарь ителеп килгән хакыйкать.

Элекке колхозда эшне оештыруның ни дәрәҗәдә һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең ничек булуын әле онытып өлгермәгәнбез. Авылда хезмәтне оештыру принцибы хәзер дә әллә ни үзгәреш кичермәгән.

Кызганычка каршы, авылда хәзер эш бүлүче дә, эш үзе дә юк.

Илебез, Көнбатыштагы дәүләтләрдән күреп, демократик җәмгыять төземәкче. Һәрхәлдә, җитәкчеләребез үзләренең эшчәнлеген шушы принципларга коруын белдереп тора. Шул ук вакытта, демократия безнең илдә җаваплылык белән бер дәрәҗәгә куеламы соң? Бу сорауга уңай җавап биреп булмый, чөнки тоталь ваемсызлык, хушкүңеллелек җәмгыятьнең һәр күзәнәгенә үтеп кергән. Бездә телдән биргән вәгъдәләрне генә түгел, хәтта законны үтәмәү дә хилаф саналмый. Сүзгә тугрылык патриот халыкның сыйфаты булып тора. Алдашу гөнаһ түгел. Угрылык булдыклылыкка тиң. Рухыбызга ирек алган вакытта без вөҗдан җаваплылыгын тоткынлыкка яптык. “Демократия вакытында кеше алган власть белән мөмкин булган кадәр ләззәтләнеп кенә калмый, бәлки иң авыр җаваплылык та кичерә”. Чын  демократиянең чын лозунгы: “Әйдә моны Хөкүмәт эшләсен” түгел, ә “Моны үзебезгә эшләргә мөмкинлек бирегез”. Бу хакыйкатьләрне җәмгыятькә Көнбатышның якты уйлы кешеләре Норман Казинс белән Дуайт Эйзенхауэр әманәт итеп калдырган.

Чыннан да, азатлык җаваплылык белән ныгытылган чакта гына демократия үзенең тотрыклы, кешелекле җәмгыять булуын исбат итә. Без әле үк: “Кояш баесын дип эшләмә, илем баесын дип эшлә”, — дип яши алабыз. “Без булдырабыз!” дигән намус сүзе дә көч җитмәслек йөк түгел. Шул ук вакытта, “Эшлик!” дип чакыру да артык булмас иде.

Сөйләшү темасына төгәл туры килеп бетмәсә дә, Америка тормышына янә әйләнеп кайтыйк.

Кар кебек тешләрне балкытып елмаю да — американнарча яшәүнең бер элементы. “Елмай!” — һәм синең тирәдә һәрдаим игелек җыелыр. Елмаясың икән, синең эшләрең әйбәт бара, синең белән эш итәргә, сиңа ышанырга була. Америкада зарланып, яшь түгеп йөрү гадәте юк.

Американнар бөгелмәс ихтыяр һәм максатка омтылучанлык белән көчле. “Син шушыңа иреш!” — җәмгыятьне алга әйдәүче янә бер лозунг. Алар максатына ирешкән дә, куәтле, чәчкә атучы дәүләт булдырган.

Безнең рухыбыз зәгыйфь, кулларыбыз көчсезмени?

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»