25.03.2011 - Җәмгыять

Сүнмәс йолдыз

Дүртөйле  шәһәре китапханәсендә Наҗар Нәҗми хөрмәтенә кичә үтте. Хәтер кичәсенә 4нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары, “Дулкын” әдәби оешмасы әгъзалары һәм башка кунаклар чакырылган иде.

Кичә Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның Максим Горький исемендәге, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, Татарстанның  Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Наҗар Нәҗминең үз тавышы белән язылган тасмадагы “Җыр алырга кайтам туган якка” дигән шигыре белән башланып китте. Аның тавышын ишетеп дулкынландык, күңелләребез нечкәрде, үзебезнең арада кебек хис иттек. “Безнең авыл  Миңеште” җырын бергәләп башкардык:

Сез кайдан дип сорасагыз,

Безнең авыл Миңеште.

Иллә мәгәр Миңештегә

Колхоз бигрәк килеште.

Бу җыр 1953 елда язылган. Мин Илеш кызы — бу җырны бәләкәй чагымнан ук ишетеп үстем. Радио аша еш җырлыйлар иде. Ул чакта Миңеште авылының кайда икәнлеген белмәсәм дә, бөек авыл итеп күз алдына китерә идем һәм шулай булып чыкты да.

Наҗар Нәҗми исеме барлык буын кешеләренә дә яхшы таныш. Шигърият сөючеләр аның дистәләрчә китапларын яратып укый. Ә драма әсәрләрен укучылар аны “Язгы җыр”, “Егет егетлеген итә”, “Гармунчы дус” һәм башка пьесалары буенча белә. Җыр-моң сөючеләр өчен Наҗар Нәҗминең музыкага салынган бик күп шигырьләре бар. “Бер гомер җитми икән!” дигән шигырен сеңлесе Лена Зәйдуллина, “Авыл көе” шигырен Светлана Васикова кичәдә дә укып ишеттерделәр.

Наҗар Нәҗминең иҗади темаларын санап бетерерлек түгел. Кешенең бөтен эчке кичерешләрен чагылдырган мәхәббәт темасы белән беррәттән, аның күп шигырьләре үзенең тормыш юлына багышланган: “Мин үземә һәйкәл куялмадым”, “Барысы да соңлап килде миңа”, “Васыять”, “Шагыйрь” һәм  башкалар.

Аның “Ут күршесе” дигән шигырен кичәдә Әнфисә Гыймазова укып ишеттерде.

Ут алырга... Йөрәгемдә минем

Утым беткән, сүнгән чакларда

Мин ут алдым, алдым кешеләрдән,

Алган кебек чакматашлардан.

Шагыйрьнең ут күршеләре аның укучылары, алар нык бәйләнештә торалар. Шагыйрь халыктан илһам алып иҗат итә. Һәм укучылары да аның шигырьләреннән ут алсалар, шагыйрь моны үзе өчен зур бәхет дип саный.

Наҗар Нәҗмине хаклы рәвештә лирик шагыйрь, диләр. Әмма һәр лирик шагыйрьнең шигырьләре дә җырга әйләнә алмый. Моның сере — шагыйрь күңеленең байлыгында. “Шигырь белән бергә минем күңелемдә аның үз көе дә туа”, — дигән иде Наҗар ага. Димәк, шагыйрь өчен аның җырлары ике көйле: башта — үзенеке, аннан композиторныкы. Ә төп моң аның шигъри юлларында. Наҗар ага гармунда, аккордеонда, скрипкада уйный белгәне өчен генә моңлы булмагандыр.

Дөньябыз, кешеләребез, табигатебез, аларның язмышлары өчен борчылып һәм шул язмышлар өчен үзен җаваплы тоеп, һәр нәрсәне йөрәге аша үткәргәне өчен моңлы шагыйрь булгандыр, дип уйлыйм. “Безнең авыл”, “Кышкы романс”, “Агыйделдә ак томан”, “Уфа юкәләре”, “Юлдагылар юлда булсыннар”, “Бу җирләрдән синсез китмимен мин”, “Берәүнең берәвенә”, “Юкка түгел”, “Син — гомер агышларым” — бу җырларны Фәридә апа Кудашева, Фидан Гафаров һәм башка күренекле җырчылар гомерле итте. Яшь җырчылардан Филүс Каһиров башкаруында яңгыраган Наҗар ага Нәҗминең җырлары әле безнең күңелләрне җилкетә.

Наҗар аганың “Таулар юлы” җырын кичәдә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәзирә Сираева, “Ак чишмә” җырын Радик Динәхмәтов башкаруында тыңладык.

1977 елда Наҗар Нәҗминең 40 еллык иҗатына Башкортстан китап нәшрияты “Әсәрләр” китабын 3 томда бастырып чыгара. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты “Сиңа барам” һәм шушы ук елда Башкортстан нәшрияты “Атай йорты” дигән  китапларын бастыра. 1994 елда “Якынаю” китабы дөнья күрә.

Аның иҗатында сугыш темасы аерым урынны алып тора. Наҗар Нәҗми сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Берлинга хәтле барып җитеп, җиңү белән Туган илгә кайткан солдат ул. Сугыштан алып кайткан плащ-палаткасы һәм дусларына, каләмдәшләренә язган өчпочмаклы хатлары Дүртөйле музеенда саклана. Роберт Миңнуллинга язган хаты әле дә ачылмаган.

Сугышларда кигән әйберләрне

Я ташладым мин, я югалттым.

Плащ-палатка!

Яудан син бердәнбер

Сакланып та калган комарткым.

Окопларда яки походларда

Җил-яңгырда сине ябындым.

Тере шаһиты син ут эчендә

Тере калган солдат чагымның.

Шагыйрь исән чакта ук шәһәр хакимияте Наҗар Нәҗми исемендәге премия булдырып, аны зурлаган иде.

Кичәдә Русиянең  атказанган укытучысы Вил Казыйханов та чыгыш ясады һәм Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырен укыды. Шулай ук “Дулкын” әдәби берләшмәсеннән Рафаил Хафизов, Әнисә Ягъфәрова, Светлана Васикова шагыйрьгә атап язган шигырьләрен укып ишеттерделәр.

Кичәбезне музыкаль яктан Равил Вахитов бизәде, шәһәр китапханәсе мөдире Алсу Әхмәтова алып барды. Башкортстанның халык шагыйре, татар һәм башкорт халыкларының йөрәкләренә үтеп кергән искиткеч матур җырлары, туган ягыбызның гүзәллеген, телебезнең көчен-куәтен, назлылыгын данлаган шигырьләре белән барыбызны да таң калдырган Наҗар Нәҗминең иҗаты шигъриятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып балкыр.

Светлана Васикова.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»