25.03.2011 - Җәмгыять

Дискотекамы? Әфьюнчылар “туемы”?

Уфада һәм Башкортстанның, илнең башка шәһәрләрендә, авылларында төнен бихисап күңел ачу үзәкләре эшли. Мондый урыннарда халык “йөзеп эчә”, идән сынганчы бии. Кыскасы, “мәдәниятле” итеп ял итә. Әйе, төнге клубларда аңны югалтканчы ял итүне тыючы закон юк. Ләкин анда барысы да ал да гөлме? Әллә күңел ачарга килүчеләргә шәрабтан тыш әфьюн да тәкъдим ителәме? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү, наркоманияне кисәтү максатында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, Уфаның төнге күңел ачу урыннары буенча рейдлар оештырды. Аларның берсендә без дә катнаштык.

Сәгать кичке унбердән соң автобуска төялеп, төнге клублар буйлап рейдка чыктык.

— Мөгаен, безне күрү белән клуб хуҗалары шатланачак. Клиентлар автобуска төялеп килсен әле? Күпме керем, күпме халык! — дип шаяртты бер хокук сакчысы.

Беренче адреска тукталу нәтиҗәсез булды. Күңел ачу үзәгенең ишеге бикле иде. Икенчесендә дә уңышсызлыкка юлыктык. Нәкъ бу көнне дискотека оештырылмаган иде. Аның каравы, “Зажигалка”ның ишекләре шар ачык һәм аннан музыка тавышы агыла иде. Берничә хокук сакчысына ияреп, разведкага кереп киттек.

Кып-кызыл утлар янган клуб уртасында басып торган тимер таякта бер ярымшәрә чибәркәй боргаланып бии иде. Йомшак кәнәфиләрдә гүзәлләр кочагында корсаклы ирләр күңел ача. Биш-алты буш бүлмә дә күзгә чалынды. Башта кая килеп кергәнемне аңламадым. Эчке киемдәге гүзәл затларны күргәч башка фәхишәләр йортымы әллә бу дигән уй килде. Башкаларга караганда мәдәниятлерәк киенгән берсе килеп безнең тиз арада чыгып китүебезне таләп итә башлады. Ләкин клубта наркоманнарны ачыклауга тиешле урыннардан рөхсәт алынганга, эшкә тотындык. Спецназ, оператив хезмәткәрләр шикле тоелган кешеләрне эзли башлады.

— Син дә операциядә катнаша аласың, — диде миңа бер хокук сакчысы. — Күңел ачучыларны игътибар белән күзәт. Берәрсе сәер тоелса, өстәлендә күп микъдардә минерал су торса, безгә хәбәр ит.

Кызганычка каршы, клубта халык бик аз иде. Оператив хезмәткәрләр дә нибары бер кешене генә медицина тикшерүенә алып китте. Ләкин төнге ял урыннарында хәлләр шәптән түгел икән. Бу хакта бер оператив хезмәткәр түбәндәгене бәян итте:

— Быел февраль уртасында Башкортстандагы 282 төнге клубта рейд үткәрелде. Аның барышында 186 кеше медицина тикшерүе үтте. Нәтиҗәдә 56 ял итүченең наркотик кулланганы яки саклаганы ачыкланды. 13 кешене административ җаваплылыкка тарттырдык. Уфада барлыгы 76 төнге клубта “кунакта” булдык. Безнең кулга күзләре калайланган бәндәләр дә, “ак үлем”не таратучылар да эләкте. Мәсьәлә актуаль. Башкаланың студентлар шәһәре икәнен онытмыйк. Талиплар төнге клубларга барып, тайгак юлга басарга мөмкин. Бу сүзләр аеруча әти-әни-ләреннән еракта, тулай торакта яшәүче яшьләргә кагыла. Әти-әниләр авылга кайтмаган балаларының кайда һәм нәрсә эшләп йөргәнен белә микән? Әллә алар нарасыйларын башы белән белем дөньясына чумган, дип уйлыймы? Әлбәттә, бу сүзләр бөтен яшьләргә дә кагылмый. Шулай да, төнге клубларда студентларның шактый күп булуы уйлануга этәрә. Кайбер клуб хуҗаларының безгә эшебезне башкарырга комачаулавы аптырата. Дискотекалар әфьюн базарына, әфьюн кафесына әверелергә тиеш түгел. Уңай мисаллар да бар. Уфаның “Джет” клубы житәкчесе безне якты йөз белән каршы алды һәм хезмәттәшлек итте. Аңардан башкалар да үрнәк алса, безгә “ак үлем” белән көрәшүе күпкә җиңелрәк булыр иде.

Әйткәндәй, наркополиция хокук сакчылары белән берлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә төнге клублар буенча рейдлар оештырган. Нәтиҗәләр уйланырлык. Дәрәҗәле уку йортларының йөзәрләгән әфьюн кулланган студенты җаваплылыкка тарттырылачак.

Рейдлар барышында кара исемлеккә эләккән төнге клублар һаман да эшли. Мондый урыннарда бүтән әфьюн таратылмасмы? Бу сорауга төгәл генә җавап бирү мөмкин түгел. Бәлки, рейдларның нәтиҗәсен, тәэсирен арттыру максатында наркотиклар сатуга юл куйган малтабарларның эшчәнлеген вакытлыча туктатып торыргадыр? Мөгаен, ул вакытта сабак алучылар “ак үлем” белән үзләре көрәшә башлар иде.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Быел февраль уртасында Башкортстандагы 282 төнге клубта рейд үткәрелде. Аның барышында 186 кеше медицина тикшерүе үтте. Нәтиҗәдә 56 ял итүченең наркотик кулланганы яки саклаганы ачыкланды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»