25.03.2011 - Җәмгыять

“Күчемсез милек. Яз-2011” чакыра

14-16 апрельдә Уфаның “Акбузат” ипподромында “Күчемсез милек. Яз-2011” XVI күргәзмә-ярминкә үтәчәк. Аны Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Уфа шәһәре хакимияте, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты ярдәме белән “Азимут” күчемсез милек бердәм мәгълүмат хезмәте оештыра.

Күргәзмәдә күчемсез милекнең барлык юнәлешләре дә  тәкъдим ителәчәк дип белдерде “Азимут”ның директоры Оксана Егурнова “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

— Ярминкәдә бик күп проектлар тәкъдим ителәчәк. Аларның “Финанс һәм ипотека урамы”, “Шәһәр читендәге йорт. Азкатлы һәм агач йортлар төзү” дип аталганнарын әйтеп үтү дә җитә, — диде ул. — Биредә кредит алу, страховка, материалларны эшкәртүнең заманча технологияләре, ландшафт дизайны һәм башка мәсьәләләр тулысынча чагылыш табачак. Күргәзмәнең “Чит илдәге күчемсез милек салоны” дигән махсус бүлеге дә эшләячәк.

Быел бу бүлектә Франция, Испания, Кытай, Төркия, Таиланд һәм башка илләрдәге күчемсез милек тәкъдим ителәчәк. Белгечләр бу дәүләтләрдә яшәүгә рөхсәт алу, виза рәсмиләштерү, үз бизнесыңны ачу буенча  киңәшләр дә бирәчәк.

— Гражданнарга исәпләнгән проектлар да күп, — дип билгеләде Оксана Егурнова. — Шуларның берсе — “Хосусый игъланнар стенды”. Ул күчемсез милек сатарга яисә сатып алырга теләүчеләр өчен тәкъдим ителә. “Буш мәйданнар ярминкәсе”ндә коммерция максатындагы объектларны сайлап алырга мөмкин.

Моннан тыш, күргәзмәдә  киң эшлекле программа тәкъдим ителә, аларда тармакның актуаль мәсьәләләре тикшереләчәк.

Рәсүл Хәмидуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»