24.03.2011 - Җәмгыять

Тел язмышы — халык язмышы

“Кызыл таң” гәзитенең 25 февральдә дөнья күргән “Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?” дигән язма туган телебез, халкыбыз язмышына битараф булмаган күпләрне тагын да уйландыргандыр. Әйе, проблеманың киңлеге “түгәрәк өстәл” артында өч сәгать барган сөйләшү кысаларына гына сыя торган түгел.

“Күңел дәфтәреннән” сезгә тәкъдим иткән уйлануларым шушы хакта.

Мин — шагыйрә, журналист, татар кызы. Халкым һәм намусым алдында шушы кадәр җаваплылык йөртәм икән, Бәләбәй төбәгендә туган татар телемнең бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында җанга тынычлык бирмәгән борчулы уй-фикерләрем белән уртаклашмый кала алмыйм.

Күренекле әдип, Гомәр Бәширов: “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән...” дип язып калдырган. Васыять кебек кабул итәм мин бу сүзләрне. Ә васыятьне үтәү — яшәү кагыйдәсе. Димәк, без дә, XXI гасыр балалары, газиз туган телебезне яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан күз карасыдай саклап, аны тагын да баетып, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Без моны ничек, ни рәвешле эшлибез соң? Һәркайсыбыз (ә без Бәләбәй шәһәре һәм районында 24 мең) татарча сөйләшәбезме, аны яратабызмы, саклыйбызмы, кадерен беләбезме? Бу сорауларга, ни кызганыч, “әйе” дип җавап бирә алмыйм мин, онытып бетермәсәк ярар иде дип куркам. Иң кадерле булырга тиешле рухи хәзинәнең кадерсезлеген күреп, тоеп, бу хәлне үзгәртергә теләп тә кулыңнан килмәвен аңлап яшәүдән дә аянычлырак ни-нәрсә бар икән? Ярга чыгарып ташланган балык сыман авыр сулыш ала, бәргәләнә ул. Чөнки туган телгә мөнәсәбәт шундый. Чөнки ул бүген хаҗәт булмау шартларында. Ә кирәк түгел икән, кем урманга утын хәзерләргә бара, кем кулына көрәк ала? Ә кирәкмәгән, димәк, яратмаган әйбернең кадере буламы? Бер генә мисал китерәм. Туган Мәтәүбаш мәктәбе 90 еллык юбилеена чакырды. Төрле тарафларда чәчелеп яшәүче авылдашларым ул бәйрәмгә ашкынып кайтканнар. Залда, классларда, коридорда кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Әлбәттә, барысы да татарча сөйләшә. Менә тантана башланды. Шулкадәр матур әзерләнгәннәр, тик барысы да... урыс телендә! Мин өнсез калдым. Анда барысы да булды, җыр-биюләр дә, чыгышлар да, бүләкләр дә. Укытучыбыз Наилә Мөгаллим кызының ихлас чыгышын исәпләмәгәндә, тик  туган телебез генә читтә ятимсерәп басып торды сыман тоелды. Шулай булгач, халыкның иң зур байлыгын кирәкмәү хәленә иң беренче кем төшерә дигән сорауга җавапны читтән эзләргә (гәрчә алары да җитәрлек булса да) ашыкмыйк әле, туганнар. Үзебездән эзлик. Үзебез кадерен белмибез икән, башкалар аны ничек, нигә кадерләсен?.. Ә кадерен белү өчен яратырга, ә ярату өчен телне белергә кирәк. Безнең үз телебезне белү-белмәвебез беренче чиратта фәкать үзебездән тора.

Бары тик үзебез генә гаиләдә, бала бишектә, хәтта карында чакта ук үз телебездә сөйләшеп, ана сөте белән бергә бишек җырлары көйләп, татар халкының гаҗәеп тирән мәгънәле матур әкиятләрен сөйләп, телебез моңын һәм гүзәллеген сабый күңеленә һәм аңына сеңдереп үстерсәк кенә телгә, халкыбыз язмышына битараф булмаучылар тәрбияли алабыз. Гаиләдә үз телеңдә сөйләшү, аралашу өчен аның дәүләт теле булу-булмавы мөһим түгел. Ул — Ана теле! Гаилә шушы хәлгә аңлап карасын иде. Мәктәп, укытучы ничек кенә тырышса да, атнасына берничә сәгать тел дәресендә ул берничә сүз өйрәтүдән, берничә юл шигырь ятлатудан башкага ирешә алмый. Хәтта Башкортстанда беренче татар гимназиясе дип тарихка кереп калган Бәләбәй татар гимназиясендә дә укучылар чатнатып үз телебездә сөйләшәләр, аралашалар, чын татар кызлары һәм егетләре булып үсәләр дип авыз тутырып әйтә алмыйм мин. Гәрчә анда зур көч куелса да. Чуваш, урыс, башкорт гимназияләре хакында да шуны ук фаразларга мөмкин. Кайбер ата-аналар “хәзер компьютер заманы, интернет, нигә ул тел, бала башын катырып” дигән фикердә дә торса. Телне белү, аны өйрәнү, гомумән, үзеңне халкыңның бер өлеше итеп тою өчен чын татар мохите булдырырга кирәк. Гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә...

Күптән түгел “Татарлар” телетапшыруында булса кирәк, татар төбәге — Арча районын күрсәттеләр. Шунда күрдем мин гаиләдә дә, мәктәптә дә татар мохитен. Татар авылын. Анда барысы да саф татар, барысы да саф татарча! Мәктәп укучылары ничек иркен, матур итеп үз телебездә сөйли, сөйләшә. Бар нәрсә татарча язылган, эшләнгән. Район хакимияте башлыгы шагыйрь диярсең, туган телдә сөйләвен тыңлау үзе бер кинәнеч. Ә инде ул районда бүгенге көндә 69 мәчет эшли дигәч, мин бөтенләй өнсез калдым. Андагы тәртип-тәрбия, андагы күңелгә якын халык моңы, иҗтиһатлыгы бөркелеп торган халәт... Бездә күп милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән төбәктә андый мохит тудыру мөмкин дә түгелдер. Әмма шуңа омтылырга, шуңа тырышырга кирәк! Иң беренче ата-бабаларыбызның күркәм гореф-гадәтләре, йолалары, әти белән әнинең үзара ихтирамы, оялу, уңайсызлану, гаделлек һәм кыюлык һ.б. күркәм сыйфатлар, матур туган тел тәрбия нигезен тәшкил иткән мәхәббәтле мохитне гаиләдә булдырырга! Әгәр гаилә шундый булса, тел кирәк түгел дигән мәгънәсезлек бөтенләй булмас иде.

Туган тел — бөек көч. Рухи көчне, әдәп-әхлакны, мәхәббәтне туган тел тәрбияли. Рухсыз, әдәп-әхлаксыз, мәхәббәтсез гаилә булмаган сыман, халык та була алмый. Димәк, тел язмышы — халык язмышы. Үз телеңнән ваз кичеп дөрес эшлисеңме, уйлан, милләттәш!

...Ә мин сиңа рәхмәт укып, алдыңда башымны иям, газиз, кадерле туган телем. Синең ярдәмеңдә язылган бу борчылуларым киләчәккә барып җитсен иде дә, халкым 2011 елда шундый бер кыз борчылган булган, ә без исән, без туган телебезне яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан саклап киләчәккә атлыйбыз, дисен иде.

Мин дә шулай үрсәләнә идем,

Бетә, диеп, татар, бетәбез;

Телебезгә үзебез балта чабып,

Яшь буынны маңкорт итәбез.

Өзгәләнә идем. Әле менә

Шушы юллар миңа көч бирде.

Манарага менеп бар көчемә

Азан итеп әйтәсем килде:

“Фикердәшләр, бергә берләшик тә

Торып басыйк телне якларга!”

Күпме мөмкин калын юрган ябып

Әвен базарында йокларга?!

Торып басыйк, телне яклар өчен

Динебез бар, үлмәс җырыбыз,

Җәлилләрдән иңгән какшамас рух,

Шигъри җаныбыз бар, моңыбыз...

Һәр төбәктә берәр булганда да

Соңгы татар, ишетер ораным.

Кабатларга аны һәр секундта

Йөрәк манарамда торамын.

Яңгыратыр өчен бер тарафка

Йөрәк манарамда торамын.

Зәйфә Салихова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»