24.03.2011 - Җәмгыять

Беренче каналда — Башкортстанның КВН командасы!

1961 елда нигез салынган КВН (шаяннар һәм тапкырлар клубы) бүген Русиянең 110 шәһәреннән, Украина, Беларусь, Казахстан, Латвиядән 40 мең кешене берләштерә. Бер мең студент, ике мең мәктәп командасы ел дәвамында сәхнәдә бәхетен сыный. Яшьләрнең сәләтен елына биш миллион (!) тамашачы карый. Финал уеннар Беренче каналдан күрсәтелә. Зәңгәр экраннан безнең күршеләр — Татарстан, Чиләбе, Пермь, Ырынбур командалары еш күренә. Ә ни өчен ил чемпионы исеменә дәгъва итүчеләр арасында Башкортстан командасы юк? Безнекеләргә үзәк канал тапшыруына эләгү өчен нинди киртәләр комачаулый?

— Әлегә кадәр Башкортстанда КВН хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бүленмәде, — ди Башкортстанның Югары ачык телевидение лигасы директоры Максим Балихин. — Район һәм шәһәрләрдә уеннар оештырганда концерт заллары, тиешле җиһазлар өчен шактый көрәшергә туры килде. Урындагы хакимиятләр безгә ярдәм итү урынына аяк чалды. Билгеле, мондый шартларда КВНны үстереп булмый. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдек. Үз көчебезгә, үз кесәбезгә таянып яңа үрләр яуларга омтылдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Уфаның “Настоящая сборная” командасы данын яклаучы Татьяна Морозова “Вдребезги” (Минск), “Луна” (Чиләбе) командалары өчен чыгыш ясады. Бүген Татьяна — ТНТ телеканалы “йолдызы”. Аны “Comedy Woman” проектында урыс хатыны образында күрергә мөмкин. 2010 елда XXII Сочи фестивалендә КВН лигасы җитәкчесе Александр Масляков “Сергеичи” (Уфа) командасы уенчысы Сергей Йогрисның сәләтен аерым билгеләп үтте. Нәтиҗәдә Сергей финалга үткән берәр команда сафында чыгыш ясаячак. Бу сәләтле егетне үзәк каналдан күреп, горурланырга язсын. Тагын бер якташыбыз Сергей Кобут “Кефир” (Ниагань) данын яклаячак. Башкортстанда КВН дәрәҗәсе түбән булса, якташларыбыз шундый уңышларга ирешер идеме? Безнең командалар матди хәл сәбәпле генә үзәк каналга үтеп керә алмый. Киләчәктә шушы һәм башка мәсьәләләр хәл ителәчәгенә өмет зур. Чөнки 2010 елда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов КВН хәрәкәтенә ярдәм итүне үз контроленә алды. Димәк, “боз кузгалды”, дияргә мөмкин. Хәзер республика җыелма командасына ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен бүлмә дә, тиешле җиһазлар да бар. Мондый игътибарга югары нәтиҗәләр белән җавап кайтарачакбыз. Кыска гына вакытта Беренче каналга аяк басарга исәп тотабыз.

Башкортстан җыелма командасы кемнәрдән тупланачак? Әлбәттә, сәләтле якташларыбыздан. Күптән түгел Конгресс-холлда республика КВН лигасының яңа сезоны ачылды. Республиканың төрле почмакларыннан җыелган 19 команда жюри әгъзаларына чыгышларын тәкъдим итте. Иң яхшы 14 команда сайлап алынды. Уфа дәүләт нефть техник университеты командасы җиңү яулады. Җыелма команда нигезен тәшкил итәрдәй яшьләр бар. Шул ук вакытта кимчелекләр дә ачык күренә. Әйтик, Борай авылының “Сельсовет” командасы “Кефир” (Ниагань) командасының сәхнәгә чыгу, уйнау рәвешен күчермә итеп алган. КВН ул — сәнгать. Ә сәнгатьтә плагиатлыкка урын юк. Борайлыларга үз йөзен булдырырга кирәк. Авыл җирендә тамашачыларны аяктан екканчы көлдерерлек вакыйгалар, кызыклы хәлләр юкмы әллә? Күпчелек командалар сәхнәдә кыска, чая чыгышлар урынына озакка сузылган мини-скетчлар куя. Кайбер шаяруларның нигезсез һәм мәгънәсез булуы да ачык күренә. КВНның нигезен интеллектуаль юмор тәшкил итәргә тиеш. Шушы һәм башка кимчелекләр өстендә эшләргә вакыт бар. 

Әйткәндәй, КВН клубының чыгымнары спорт клубыныкына тартым. 10 кешелек команданы Мәскәүгә алып барып кайту өчен 40 мең сум таләп ителә. Уеннар биш-алты көн дәвам итә. Кунакханәдә яшәү һәр кешегә тәүлегенә мең сумга төшә. Бәйгедә катнашкан өчен 15-20 мең сум взнос түләргә кирәк. Күренүенчә, бер уенда катнашу өчен якынча 120 мең сум таләп ителә. Ә сезонда дүрт-биш уен булырга мөмкин. Димәк, Беренче каналга эләгергә теләүче команданың еллык бюджеты 600 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Бу зур акчамы? Гомумән, КВНны үстерү яшьләрне яман гадәтләрдән саклап калуга, сәләтле яшьләрне ачыклауга булышлык итүдән тыш керем китерә аламы? Мөгаен, җитәкчеләр акча бүләр алдыннан бу хакта да уйланадыр. Квнчылар дөньядагы иң бай кешеләр исәбенә керә. Бу — миф түгел, чынбарлык. “Яңа әрмәннәр” КВН командасы оештырган “Comedy club” тапшыруы Русия, Казахстан, Украина, Беларусьта күрсәтелә. “Forbes” журналы фикеренчә, 2009 елда “Comedy club”ның еллык кереме 8,3 миллион доллар (!) тәшкил иткән. Башкортстанда шаяннар һәм тапкырлар шундыйрак тапшыру оештырса, халыкны җәлеп итә алыр идеме икән? Монысы яшьләрнең үзләренә бәйле. Тагын, Леонид Якубович, Геннадий Хазанов, Михаил Задорнов һәм Юлий Гусманның да телевидениегә КВН аша күпер салганын онытмыйк. Күренүенчә, КВН — ышанычлы инвестиция. Бу фикергә малтабарлар да колак салсын иде.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»