23.03.2011 - Җәмгыять

Зур Бүләктә яшелчә өлгерде

Кыяр белән балык арасында һич кенә дә уртаклык юк сыман. Әмма күп тармаклы авыл хуҗалыгы предприятиесе сыйфатында, “Благоваррыба” җәмгыяте эшчәнлегендә яшелчәчелекне дә мөһим юнәлеш итеп алдылар.

Ябык грунтта яшелчә үстерүгә өч ел элек тотынганнар иде. Хәзер бу эштә ярыйсы гына тәҗрибә тупланды. Продукциягә сорау зур, ул, нигездә, Благовар районы һәм Уфа сәүдә нокталарына озатыла. Шуңа да теплицаның гомум мәйданы быел 10 гектарга җиткерелде. Моңа, иң беренче чиратта, яшелчә плантацияләре терәлеп торган Зур Бүләк авылы халкы шат. Биредә күпләр эш урыннары тапты.

Теплица хуҗалыгына идарә итүче Руслан Нигъмәтуллин белдерүенчә, кыяр үстерү быел да төп юнәлеш булып кала. Әйткәндәй, мондый тар даирәдә махсуслашу үзен аклый. Гомумән, кыяр нәзберек культура, аны үстерүнең нечкәлекләре дә байтак. Җылылык һәм дым муллыгы нәкъ шулардан. Тырышлык та кирәк. Хәзер Зур Бүләк яшелчәчеләре өчен җаваплы һәм мәшәкатьле чор — кыяр үсентеләрен теплица плантацияләренә күчереп утырту бара. Әлфия Абдуллина кулыннан, мәсәлән, һәркөнне берничә мең үсенте үтә. Ә механизатор Вил Гыймалетдинов түтәлләр әзерләү белән мәшгуль. Гомумән, 60ка якын кешедән торган яшелчәчеләр коллективына ашыгырга туры килә, чөнки уңышның өлгерүе нәкъ менә вакытка бәйле. Беренче уңыш 8 мартка ук өлгерде, ә апрельдә яшелчә җыю күмәк төс алачак. 

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»