22.03.2011 - Җәмгыять

Теләнчеләр артында кемнәр тора

Үзәк базар тукталышында, кайбер көнне Пархоменко урамында башына ак яулык бәйләгән үсмер кыз менә 4-5 елдан артык күзгә чалына. Кулына берәр савыт тотып, башын аска иеп, авыз эченнән нидер укынып утыра ул. Елның һәр фасылында да көне буе урамда. Шулай беркөнне тукталышта озак кына күзәтеп торгач, кыз янына якынрак килеп, берничә сорау бирергә булдым. Әлбәттә, тәүдә дәшмичә, сорауларга җавап бирергәме-юкмы дип, озак уйланды булса кирәк. Сине көн дә урамда, шушы урында басып торырга нәрсә мәҗбүр итә соң, ничә яшь дигәнрәк сораулар яудырдым. Бераздан башын күтәреп, үзен “Ирина” дип таныштырды. Әнисе белән өч бала яшиләр икән. Иринаның башына берничә тапкыр авыр операция ясаганнар, бик катлаулы диагноз куелган. Пенсия акчасы даруга да җитми, ди. Кыз кызып китеп, бер мизгелдә бөтен тормышын сөйләп алды. Баш кадәр башка авыр операцияләр үткәргән кыз көнозыны урамда йөри аламы, ни өчен Ирина табиблар күзәтүе астында түгел? Дарулар белән бушлай тәэмин ителергә тиеш бит ул. Бу сүзләреңә ышаныргамы-юкмы, дип, сорагач, теләр-теләмәс кенә таушалган кызыл тышлы танытма  чыгарып күрсәтте, анда кулдан исеме, туган елы (1988) язылган, фото урыны буш, аңлаешсыз имза һәм мөһер сугылган. Боларны күргәч, нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Ышаныргамы, юкмы моңардан соң Иринага? Кулдан язылган документ кисәге дә бик шикле тоелды. Иринаны урамда акча теләнергә кем чыгара? Артист булып кыланган Иринага (чын исеме шулай микән) кемнәр ышаныр? Төскә-башка бик матур кыз бүген әллә кайларда укып белем алган булыр иде. Чишелмәгән табышмак булып калды Ирина белән очрашу. Димәк, тормышта теләнче кыяфәтендә йөрүне кулай тапкан булып чыга түгелме?

Икенче бер урында үзебезнең бистәдә яшәүче әбине күреп телсез калдым. Бик җитеш тормышлы бит ул!  Нәрсә мәҗбүр иткән аны Уфага килеп, акча теләнеп утырырга? Югары вазыйфадагы балалары моңа ничек карый? Тагын уйга чумдым.

Кибет алларында эзмәвердәй ир-атларның дерелдәп торган  пычрак кулларын сузып һәр кешедән ипилек кенә акча соранып торулары, бераздан даруханәгә кереп 14 сумлык спирт шешәсенә вак акча санаулары күбебезгә таныш. Гаиләсен, балаларын шешәгә алыштырган мондый бәндәләр буа буарлык. Көнгә чыгу белән баш төзәтерлек акча теләнү аларның уенда. Тормышларын мондый дәрәҗәгә китергән бу бәндәләрне бер дә жәлләрлек түгел. Гаилә, балалары өчен җаваплы булудан куркып, эшләмичә теләнеп йөрү алар өчен иң җиңел юл булып чыга түгелме? Һәр кеше үз юлын үзе сайлый. Димәк, тормыш төбенә төшкәнгә кеше үзе гаепле. Аннан чыгу юлын таба алмаучыларга шулай яшәргә кала...

Йоматау станциясендәге күренеш бер дә баштан чыкмый. Без, бакчачылар, электричка көтәбез. Зур төенчекләр өстенә утырган балалы чегән хатыннарын, үсмер балаларны, тәмәке көйрәтүче чегән ирен озак күзәтеп тордык. Шунда ук сумкаларыбызны кулыбызга ныграк кысып тоттык. Бераздан киләсе электричканы хәбәр иткәч, чегәннәргә карап, барыбыз да телсез калдык. Безнең алда үсмерләргә бик иске гармун белән зур пакет тоттырып, төрле вагоннарга утырырга боерык бирделәр. Кечкенәләренең муеннарына ярдәм сорап язылган катыргы кисәкләре тактылар. Ә менә чегән иренең бер күзен бәйләп, аякларын бөкләтеп иске коляскага утыртып, вагон алдында басып торган ир-егетләрдән мендерергә ярдәм сораганнары әле дә күз алдында.

Электричка кузгалгач, “концертның икенче өлеше” башланды. Беренче вагонда гармун аскан 6-7 яшьлек малай безгә аңлаешсыз телдә бер куплет җыр җырлап, телсез генә һәр кеше алдында туктап, хезмәте өчен акча теләнә башлады. Малай вагоннан чыгып китүгә бәләкәй кыз хәер сорашып чыкты. Шулай 15 минут арасында без утырган вагонда 5-6 бала сәләтләрен күрсәтеп узды. Халыкка карап гаҗәпләнерсең. Чегәннәргә күпчелеге 1, 2, 5 сумлык тимер, сирәк-мирәк 10 сум кәгазь акча бирүчеләр дә булды. Кайберләре кәрзиннәреннән бакча җимешләре салды. Алар күздән югалгач, халык юл буена чегәннәр темасын куертты.

Бүген башкаланың һәр районы урам чатларында бер үк кешеләрнең  акча теләнеп йөрүен күрәбез. Халыкның эштән кайту вакытын сайлый алар, светофорның кызыл уты яну белән машина рәтләре арасын  яшен тизлегендә үтә теләнчеләр. Әлбәттә, водительләрнең кайберләре мондыйларны жәлләп акча суза, икенчеләре тәрәзәләрен ачмауны хуп күрә, өченчеләре ризык бирә. Тик менә ризыкны теләнчеләр бер дә алырга яратмый икән. Шунда ук җиргә атып бәреп, “хәерче!” дип кычкырып китәргә дә оялмыйлар. Водительләрнең теләнчеләргә көненә — 50 мең сум, аена миллион ярым  бүләк итүләре билгеле. Әгәр  дәүләт теләнчеләр базарына күз йома икән, моның артында криминал яши, нәкъ алар юл чатларын тикшерүче чиновникларны “ашатмый” дип кем әйтмәс?

Бүген машиналар арасында теләнеп йөрүчеләр көненә якынча 500 сум акча эшли. Әлбәттә, тир түкми, үзен жәлләтеп, артык сүз ычкындырмыйча аена 15 мең сум эшләүче теләнчене хәерче дип әйтеп булмый. Тик менә акчаны кем өчен эшләве генә билгесез.

Теләнчеләр белән һәрберебез күзгә-күз очрашканыбыз бар. Аларга карата төрле фикердәбез. Иртән иртүк балаларын башкаланың төрле районнарына теләнергә чыгарган чегән хатыннарына карата, мәсәлән, нәфрәт уяна. Сау-сәламәт хатыннар итәк тутырып тапкан балаларына теләнүнең бик күп ысулларын кечкенәдән өйрәтә.

Тирә-ягыбызда хәерче кешеләр, гаиләләр күп. Мондый хәлгә  күпләрен эшсезлек, гаиләдәге низаглар, чиргә сабышулар китерә. Арабызда кечкенә пенсия акчасын сабыр гына тартып-сузып, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә бар. Тамаклары туймыйча, чиргә сабышканнар да юк түгел. Тик менә мондый катлам кешеләре теләнергә чыгарга  ояла.

Кеше — үз тормышының хуҗасы. Дөньясын көйли алмаганнар гына тормыш упкынына төшә. Акча теләнеп утыручының соңыннан кибеттә  азык-төлек сатып алганын бер дә күргәнем булмады әле. Алар өчен хәмер кибетләре генә бар. Ә менә акча теләнеп утыручы ак яулыклы мөселман әбиләрен мин гомерем буе жәлләдем һәм жәлләячәкмен. Ничек кенә дисәң дә, андыйларның күбесенең балалары картәниләренең пенсиясенә яши. Нәтиҗәдә, әби акчасыз кала, теләнергә чыгарга мәҗбүр була. Акча сузгач, балаларча шатланып дога кылуын күргәч, үзеңнең күңелең йомшара. Эчтән генә: “Ходаем, үзең сакла, мондый көнгә балаларыбызга да, үзебезгә дә төшәргә язмасын”, дип  телисең. Аннан әбиләрне нәрсә мәҗбүр итә икән теләнергә чыгарга, дип уйланасың. Уйлап карасаң, бүгенге теләнче әбиләрнең яшь чаклары сугыштан соңгы авыр заманнарга туры килгән бит, карт көнендә җылы өендә бәйләм бәйләп утырырга нәрсә комачаулый? Уйланырга урын бар. Теләнчеләр арасында да язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр булуын онытмыйк.

Кем ничектер, мин үзем мәчеткә кереп хәер салуны өстен күрәм. Ни дисәң дә, савабы да зур, күңелгә  рәхәтлек тә алам.

Людмила ХӘНӘФИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»