22.03.2011 - Җәмгыять

Бабай мирасы — “Браунинг”

Республикада “Корал тапшыр да акча ал” дигән акция бара. Аның асылы нидән гыйбарәт? Корал китерүчегә күпме акча түләнә? Шушы һәм башка сораулар белән Уфа шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт бүлеге инспекторы, өлкән лейтенант Александр Матвеевка мөрәҗәгать иттек.

— Халык кулында законсыз сакланучы ату коралы никадәр азрак булса, без шулкадәр тынычрак йоклыйбыз, — дип башлады әңгәмәдәшем. — Һәм күпләр бу фикер белән килешәдер. Тормышта төрле хәлләр була. Мылтык очраклы гына бала-чага, эчкече кулына эләгергә мөмкин. Ярсып киткән кешенең корал алуы да аянычлы тәмамлана. Акция законсыз сакланган ату коралларын, шартлаткычларны тапшырып, акча алу мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме — корал китерүче җаваплылыкка тарттырылмый. Табылган кораллар да кабул ителә.

Әйткәндәй, гранатомет (миномет, пулемет) тапшыручыга дүрт мең, автомат, винтовка тапшыручыга — өч мең, пистолет өчен ике мең сум акча түләнә. Ау мылтыгы китерүчеләр 1500 сум акча ала. Тротил, аммонит, пластит һәм башка шартлаткыч матдәләр, патроннар тапшыручылар да буш калмый.

2010 елда Совет районында гына 14 кеше корал һәм шартлаткыч матдәләр китергән. 88 яшьлек әби йортында “Браунинг” тапкан. АКШның танылган ату коралы уйлап табучысы Джон Мозес Браунингның хезмәт җимеше аның йортына каян эләккән? Бу хакта фаразларга мөмкин. Аның Бөек Ватан сугышында катнашкан ире озак еллар дәрәҗәле вазыйфа биләгән һәм 1984 елда ук вафат булган. “Браунинг”ны ул бәлки яу кырыннан алып кайткан булгандыр. Монысы чишелмәс сер булып кала. Иң мөһиме — күпне күргән пистолет юлын милиция бүлегендә тәмамлады.

Урыс классигы Антон Чехов: “Спектакльнең беренче пәрдәсендә “Диварда мылтык эленеп торса, өченче пәрдәдә ул атарга тиеш”, дигән. Бу фикер бүген дә актуаль. Законсыз сакланучы корал аянычлы вакыйгаларга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа тузанланып яткан мылтыкны вакытында милиция бүлегенә тапшыру хәерле.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»