19.03.2011 - Җәмгыять

Уфа, сиңа ничә яшь?

Күптән түгел Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Уфа-II археология һәйкәле казылмалары урынында “Борынгы Уфа” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгын булдыру турында указга кул куйган иде. Кичә “Башинформ” агентлыгында Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов һәм Русия Фәннәр академиясенең Археология институты галиме, тарих фәннәре докторы Игорь Кызласов белән шушы темага матбугат конференциясе үткәрде.

Нияз Абдулхак улы журналистларга Уфа-II турында инандыргыч мәгълүматлар китерде. Әлеге тарихи һәйкәл Уфа галимнәре тарафыннан 1953 елда ачыла. Казу эшләре вакытында галимнәр туфрак астында калган монументаль архитектура объектларына тап була. Болар: куәтле стена калдыклары, торак фрагментлары, тимер һәм бакыр эретү мичләре, ювелир остаханәсе. Нияз Мәҗитов алып килгән электрон сурәт-язмаларда археологлар тапкан бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, эш һәм хәрби кораллар, Византия чорына караган акчалар да бар иде.

Уфа-II шәһәрчегендә табылган әнә шул әйберләр Уфаның Көнчыгыш Европадагы иң борынгы шәһәр булу мөмкинлеге турында сөйли. “Бу казылма әйберләр инде V гасырда ук монда зур шәһәр булганлыгын раслый, — диде  инде ярты гасыр дәвамында археологик казыну эшләре белән шөгыльләнүче тарихчы, фән докторы Нияз Мәҗитов. — Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европада, Рим һәм Византиядән тыш, эре шәһәрләр бөтенләй булмаган”.

Әлеге мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнүче Мәскәү галиме Игорь Кызласов та шушы фикерне куәтләп, борынгы Уфаның үсешкән дәүләт системасы, үзенең төзелеш проекты булган, кала көнкүрешенә һәм мәдәниятенә ия, күпмилләтле шәһәр булганлыгына басым ясады. Шунысы үзенчәлекле: Борынгы Уфада төзелеш материалы итеп агач түгел, кызыл балчык кулланылган. Димәк, монда дала кешеләре дә яшәгән. Каян килгән соң алар? Тарихчы галимнәрнең бу сорауга да җавабы бар. Борынгы чорда башкортларның бер өлеше Урта Азиядә — дала шартларында яшәгән булган. Борынгы Уфага нигез салучылар да шулар булырга мөмкин, дигән фикер яңгырады.

Игорь Леонидович Борынгы Уфаның Византия белән бәйләнешенә дә үзгә бер мәгънә сала. Бу бәйләнеш үзара файдалы сәүдә яки сәяси хәрәкәткә нигезләнгән булуы ихтимал. Чөнки Византия үзенә лаек дәүләтләр белән генә эш иткән. Бу яклар аларны нәрсәсе белән җәлеп иткән соң? Монда борынгы зур шәһәр калкып чыгуның икътисади нигезе нидә? Халыкның дәүләтчелеге нинди формада булган? Борынгы Уфа тарихчылар алдына әнә шундый җитди сораулар куя. Уфа-II музей-тыюлыгын төзү барышында, мөгаен, мондый сорауларга да төгәл җавап табылыр.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»