19.03.2011 - Җәмгыять

Ана бөек исем! Әмма...

Сер түгел, авылларда эчкечелек “чәчәк ата”. Ә шәһәрләрдә, шул исәптән Уфада халык бөтенләй эчмиме? Балалар җылы аштан өзелмичә, әти-әниләрен һәрвакыт айнык килеш кенә күреп үсәме? Никадәр ышанырга теләсәк тә, бу сүзләр бары тик миф кына. Уфа шәһәре Совет районы эчке эшләр буенча идарәсенең Балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең өлкән лейтенанты Гөлназ Ганиева, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгече Зилә Дәүләтбәкова, педиатр Елена Токарева һәм практика үтүче Светлана Чулпанова белән рейдка чыгып, гыйбрәтле күренешкә тап булдык.

Гөлназ Ганиева безне бер “үрнәкле” әни белән таныштыру өчен, Октябрь проспектында урнашкан тулай торакка алып керде. Бишенче катка күтәрелеп, тиешле ишекне шакыдык. Ни гаҗәп, ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Хуҗабикә безне караватына җәелеп яткан килеш каршы алды. Өстәл тулы юылмаган табак-савыт, идәндә бала уенчыклары, кием-салым ауный. Билгеле, Анна кунакларны көтмәгән. Дөресрәге, ул үзе яңа гына кунактан кайтып ауган. Кысык кына бүлмәдәге тынчу ис, ханымның сөйләшү түгел, керфеген дә кыймылдата алмавы шул хакта сөйли иде.

— Анна Ивановна! Анна Ивановна! — дип, мәет кебек яткан хатынны һушына китерергә тырышты Гөлназ Ганиева. — Торыгыз! Мария кайда?

Кызганычка каршы, Анна уянмады. Ул кызының югалганына да борчылмады. Мария йөргән балалар бакчасына шалтыраттык. Бала анда да юк иде.

— Уяныгыз! Балагызны тартып алабыз! — диде, берни булмагандай йоклап яткан хатынны җилтерәтеп Гөлназ Ганиева.

Ниһаять, моңарчы һушсыз яткан хатын уянды. Ул бүлмәне яңгыратып елап җибәрде. Ләкин күз яшьләре түгүдән генә бала табылмый шул. Кайда икән Мария? Безнең кебек бу бүлмәгә теләсә кем тоткарлыксыз керә һәм чыга алганлыктан башка начар уйлар да килде. Җитмәсә, тулай торакта вахта да юк. Әллә, өч яшьлек бала, мондый тормыштан туеп өеннән качты микән? Качмаслыкмыни? Бүлмә дуңгыз абзарын хәтерләтә. Суыткычны ачып карадым. Өч литрлы банкада мүкләнә башлаган тозлы кыярлар йөзеп йөри. Ватылып, сасып беткән йомыркалар, туңган суган, горчица, ачыган кефир, кимерелгән сыр кисәге күренә. Мөгаен, тамагы ачкан Мария шушы таштай каткан сыр кисәген кимереп көн күргәндер. Чөнки монда ук ашардай бүтән бернәрсә дә юк. Мондый шартларда бала сау-сәламәт булып үсә аламы? Бу сорауга педиатр Елена Токарева түбәндәгечә җавап бирде:

— Мондый кысык бүлмәләрдә бик күп гаиләләр яши һәм сау-сәламәт балалар тәрбияли. Сүз, әлбәттә, нарасыйларын вакытында ашатып, юындырып торучы хәстәрлекле әти-әниләр турында бара. Кысык бүлмәләрне еш җилләтү, идән-нәрне көн саен юеш чүпрәк белән сөртеп алу да комачауламый. Күренүенчә, Анна боларның берсен дә үтәми. Җылы аш, витаминлы ризыкларны сирәк күргән Марияның сәламәтлегенә куркыныч яный. Кыз яшьтәшләреннән буйга түбәнрәк, аның авырлыгы нормадан кимрәк. Анна айныса, акылына килсә, бу кимчелекләрне бетерергә мөмкин. Ләкин хатынга ышаныч зур түгел, — диде ул.

Мөгаен, Анна яшь әни булса, югарыда телгә алынган күренеш кайсыбер  заман яшьләренең бозыклыгыннан күреп булыр иде. Аннаның 48 яшьлек әни, картәни булуы мәсьәләгә башкачарак карарга мәҗбүр итә. Аның ике зур кызы, оныклары бар. Күренүенчә, картәни оныкларына да, оныгы яшендәге кызына да “үрнәк” күрсәтә. Анна уянып, башын төзәтер дә арытаба бәйрәм итәр. Исереккә диңгез тубыктан. Ә Мария нишләр? Ул әле кайда? Гөлназ Ганиева Анна белән яшәгән иргә шалтыратты.

— Марияны үзем белән Алексеевкага алып киттем. Аның тамагы тук, бүген юындырдым. Баланы Анна айныгач кына өенә кайтарам, — диде ир.

Бөтенебез дә җиңел сулап куйдык. Шулай да, Марияның язмышы өчен борчылырга урын бар. Һуштан язганчы эчүче ана кызын күңелле бала чагыннан мәхрүм итүдән тыш, киләчәген дә куркыныч астына куя. Каткан сыр кисәге кимереп үсүче Мария кем булыр? Ул  проспектта купшы киенеп, бот төбеннән торган итәк киеп, тәмәке көйрәтеп торучы “төн күбәләкләре” сафына басмасмы? Анна ялган аракы эчеп дөнья куйса, Марияны сыендыручы табылырмы? Кызганычка каршы, бу сорауларга җавап юк. Марияны Аннадан тартып алырга мөмкиннәр. Бу гаиләгә махсус комиссия хәзер еш килә. Баланың язмышы, киләчәге беркайда да эшләмәүче әнинең комиссия әгъзаларын ничек каршы алуына бәйле.

Әлбәттә, бер гаилә мисалына нигезләнеп кенә тоташ җәмгыять турында фикер йөртеп булмый. Гомумән, Уфада “хәвефле төркемгә” кергән, имин булмаган гаиләләр күпме? Бу сорауга Уфа шәһәре Совет районының Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Наталья Терегулова түбәндәгечә җавап бирде:

— Бүгенге көндә безнең районда 320 имин булмаган гаилә исәптә тора. “Кара исемлек” 2011 елның ике аенда гына 28 гаиләгә тулыланды. Наркотик кулланучы яшь гаиләләр дә арта. 2009 елда — 18, 2010 елда — 31, 2011 елның ике аенда ике әфьюнчы әти-әни ачыкланды. Күренүенчә, статистика үсешкә юнәлеш алган. Имин булмаган гаиләләрнең 270е яшь гаиләләр булуы аеруча борчуга сала. Көн-төн талашкан, эчкән, энәгә утырган әти-әни нарасыена нинди тәрбия бирә ала? Нарасыйлары аларның юлын сайламасмы? Кызганычка каршы, безнең бу уйларыбыз чынга аша. Мәсьәләне ничек хәл итеп була? Без әти-әниләрне җаваплылыкка тарттырып, балаларны приютка тапшырабыз. Шул рәвешле тәртип урнаштырсак та, гаиләләр таркала. Мөгаен, мондый адымга бармас өчен профилактиканы көчәйтергә кирәктер. Профилактикага яшьләрне спортка, сәнгатькә җәлеп итү дә керә. Яшь буынның эшсезлек мәсьәләсен хәл итүгә дә игътибар бирергә кирәк. Чөнки имин булмаган гаиләләрнең күпчелегендә әти-әни беркайда да эшләми, — диде ул.

Анна үз-үзен кулга алырмы? Язмыш җилләре Марияны приютка илтмәсме? Бу гаиләнең арытабангы язмышына киләчәктә тагын да әйләнеп кайтачакбыз. Уфада, Башкортстанда, Русиядә Анна, Мария кебекләр азмы? Зурларның җилбәзәклеге нәтиҗәсендә кәккүк-балалар артырга тиешмени? Мөгаен, бу хакта һәркем, бала язмышы челпәрәмә килгәнче, гаилә корыр алдыннан уйланырга тиештер. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»