18.03.2011 - Җәмгыять

Иң матуры — акыл

Мин үземне йолдызлардан, күк лирикасыннан ерак торучы кеше дип саный идем. Әмма кырыс 18 февраль кичендә ай балкыган, йолдызлар чәчелгән галәм белән хисләнүемә чик-чама булмады. Җирдән  озатылган космик корабль бу кичтә Марс планетасына килеп төште. Ике космонавт — урыс һәм  итальян “Кызыл планета”га аяк басты. Үз күзләре, үз куллары белән капшап өслекне, тирә-юньне өйрәнергә  керештеләр... Әлеге эксперимент шаккатыргыч яңалык, тарихи бер могҗиза бит! Кеше миф герое Икардан да уздырды. Мин адәм акылының хыяллар да иңләмәгән  казанышына сокланып, Җир бу көнне тантана  итәр, кешеләр шатлыктан үрле-кырлы сикерерләр дип көткән идем...

Галәмнән сөенче килде, тик Җирдә генә бәйрәм юк. Кешеләр күңелен башка көнүзәк яңалыклар биләгән. Италия премьер-министры Берлускониның җенси  азгынлыгына нәфрәт йөзеннән бер төркем хатын-кыз Рим урамына  чыккан... Ливиядә  гарәпләр Муаммар Каддафины тәхеттән куалар, ә ул китми, халыкны мылтыктан кыра... Кабарда-Балкарда Эльбрус юлында юлбасарлар Мәскәү туристларына атканнар... Ә НАТО генералы урыс телен ватып җимереп, Русияне үзләренең хәрби таифәләренә  чакыра, сезне, дөньяны шәрыкъ явыннан, террордан, пиратлардан коткарабыз, димәкче...

Җир шарының  төрле кыйтгаларыннан килгән хәл-вакыйгаларны тыңлыйсың да, йөрәкне бер хакыйкать өтеп ала: галәмгә очып, Марска  аяк басарга куәте җиткән  кеше акылы үз бишегендә  тормышын көйли алмый. Ни сәбәп? Адәм затының кызганыч хәлен ни белән аңлатырга? Ә тагын да гаҗәбрәге шул, бер яктан, молекула, атомнар эченә  үтеп серләр ачкан, икенче яктан, кояш системасыннан да читкәрәк  чыгып галәмгә күз салган  һәм “кызыл планета”га сәяхәт башлаган кеше  нишләп әнә  шул сораулар белән  үз-үзен аңларга, яшәвен  үзгәртергә җыенмый? Һәм иң кырыс парадокс рәвешендә хәзер үк әйтергә кирәк, адәм миллион еллар элек яшәгән динозаврлар, мамонтлар  чордашы булса да, һаман  аңламый әле, каян  килгән соң ул? Чарльз Дарвин әйткәнчә, маймылдан яралганмы, әллә без чит-ят планетадан килгән Адәм белән Һава балаларымы?

Миңа калса, кеше затының мәгыйшәт сазлыгында томалануы да иң әүвәл әнә шул сораулар арасында буталып  калуыннан килә. Күпләребез, мөгаен, үзләрен шимпанзе яисә макака нәселеннән чыккандыр дип хис итәдер. Болай яшәү, билгеле, җиңел, ансат, кыргыйлык  галәмәтләре дә, иҗтимагый тормышта кабул ителгән тәртип-кануннарга төкереп карау да гафу ителә. Ә инде кеше үзен Күк улы, Җиргә илаһият көче белән башка дөньядан  иңдерелгән зат итеп тойса, хәятен дә  затлы итеп корырга тырышыр иде. Һәрхәлдә, планетабызда адәмнең чыгышы хакында референдум  үткәрелсә, шәхсән үземне икенче төркемгә кертер идем. Үзләрен күк белән бәйләгән кешеләр яшәүгә планетар күзлектән чыгып карарлар, нәселдәшләрнең язмышларына карата җаваплылык тоярлар һәм  болар арасында, кошларныкы кебек, үзара дуслык, татулык хисләре тантана итәр иде дип фараз кылам мин.

Кеше үзен нәзакәтле зат итеп тойсын өчен янә  яшәү фәлсәфәсенә ия булу шарт. Бездә каләм тоткан  һәр автор матбугатка чыгып, милли идеябез бармы, дип югары сәясәт корырга омтыла. Җир йөзендәге  халыкларның үзләре кебек үк, милли идеяләр ифрат күп, хәтта буа буарлык. Тик менә кешеләрне, кавемнәрне берләштерерлек уртак яшәү фәлсәфәсеннән генә мәхрүмбез. Ә бит борынгыда адәмнәрне берләштерүче Алла илчеләре булган. Безнең эрага кадәр алтынчы гасырда яшәгән Конфуцийны ник һаман онытмыйлар? Кешене Күк белән Җир арасындагы гармония җимеше итеп карап, ватанпәрвәр, иманлы һәм  миһербанлы иргә зур өметләр баглаган Кытай философы. Аларның тугрылыгы, бердәмлеге белән ил, мәмләкәт бер гаилә сыйфатында булыр, дип фаразлаган ул. Шул уйларына таянып кешеләрне бер-берсен яратырга, дус, тату  яшәргә һәм белем алырга өндәгән. Бездә Христос, Мөхәммәт пәйгамбәрнең дә  тәгълиматлары зур берләштерү көченә ия. Ленинның барлык  илләр эшчеләрен үз хокуклары өчен көрәштә күмәкләшергә чакыруын да тарих онытмый әле. Тик бер гасыр инде пәйгамбәрләргә  кытлык. Хәтта әйтергә мөмкин ки, Җир шарының теге яки бу почмагыннан халыкның патша, король, президентларны теге яки бу  гөнаһларда гаепләп тәхеттән куулары хакында хәбәрләр ишетелеп тора. Нинди хәл, пәйгамбәрләр үзгәрүеме яисә  демократия чорына аяк  баскан кешенең үз-үзенә баш та, түш булырга җыенуымы бу?

Шулай булса да  гаеп түгел. Табигать бәла-казалары, җанварлар төркеме эчендә җанын учына кысып яшәүче адәмнәр язмыш, тәкъдир фәлсәфәсенә  буйсынды.

Ике генә җирән, ай, бер көрән

Әйдәп алып булмый юл белән;

Маңгаена язган Хак язмышын

Җуеп алып булмый  кул белән,

дип җырлаганнар  безнең борынгы бабайлар. Ягъни ни генә кылма, язмыштан узмыш юк, тәкъдиреңә алдан ни язылган, шуны күрәсең, бәндә...

Иҗтимагый фикердә  материалистик карашлар көчәю белән кешене җәмгыять, мохит җимеше итеп карау гадәткә керде. Син үскән  социаль-матди шартлар нинди, акылың, булмышың шундый, дип фикерләү тормышка карата актив башлангычны  көчәйтә төште. Кешеләр һәр яктан мәдәниятле, бәхетле булсыннар өчен яхшы яшәү шартлары корырга кирәк! Әмма кызганыч, Сен Симон, Фурье Томаза Компанелла, Карл Маркс кебек гуманистларның  идеаллары утопия булып  кына калды шул. Кешеләр төзегән оҗмах хәйләкәр  сәясәтчеләр, югары түрәләр өлешенә генә  тиде. Яңа фәлсәфә дә  адәмнәрне кара сакалдан аера алмый. Революция ясыйбыз, законнар үзгәртәбез, гадел тормыш корабыз, дип гауга куптарганнар һаман элеккеләр кебек тырмага басып  маңгайларына шеш кенә  чыгаралар шул...

Шулай итеп, бәхет кояшы безнең Җирне ят итәме? Һич юк! Минемчә, бәхет эзләгән  кеше иң  элек үз-үзенә, асылына текәлергә тиеш. Кем ул? Хәер, текәлү генә түгел, көзгедәге шәүләләреннән күз алмаучылар бихисап. Кашы, күзе ничек? Уң битендәге  миңе  килешәме? Иреннәргә нинди иннек якса матурлана? Әмма йөз-бите хәсрәт  белән тулган зат иң мөһимен оныта. Баш чүмеченә нәрсә салганнар аның?.. Ә бит  чибәрлекнең иң матур  чагылышы  — акыл. Үз халкыбызның борынгыдан килгән фикерләү рәвешенә таянып әйтә алам: баш дигән нәрсә һич тә  бәхет яисә  имин тормыш  чыганагы итеп каралмады бездә. Баш гомер  символы  булудан узмады: “Баш сау булса, маллар табыладыр... Маллар кыйммәт түгел, баш кыйммәт...” Башны үз муенында тотып, җилкә өстендә  асраса да,  кешенең бу  әгъзага карата ятсынуын аңларга була. Эче караңгы, серле булды аның кеше өчен.

Әмма болар  үткәндә иде. Хәзерге яшәү фәлсәфәсендә баш дигәнебез һич көтелмәгән вазыйфалары, гамәлләре белән  ачылып, яңача әһәмият  алырга һәм  роль башкарырга мөмкин. Аерым алганда, баш миенең  уң як һәм сул як  ярымшардан торып, фикер хәрәкәте тудыруын һәм гармония, дисгармония  чыганагын тәшкил итүен  игътибар үзәгенә  куярга кирәк. Галимнәр раслаганча, безнең эмоциональ халәтебез, кәефебез, кичерешләр  уң һәм сул  ярымшарларның  үзара мөнәсәбәт  коруыннан туа икән. Сурәтле, образлы фикерләү үзәге булган  уң як ярымшарның  табигате шик-шөбһәне  булыр урыннан гына түгел, ә бөтенләй булмас  җирләрдән дә  фараз  кылып эзләсә,  аналитик  сул як, киресенчә, дәлилләр табып мантыйк белән нигезләп  нервларны тынычландырырга  омтыла. Кешенең җан иминлеге, яшәү сыйфаты, бәхете  яки бәхетсезлеге аның акыл  эшчәнлегеннән  тора дип  фикерләү инде бу. Әлеге фәлсәфә кешенең үзенә зур җаваплылык өсти. Тормышыбызның  һәр яктан  алга китешен аңлы, вөҗданлы  гражданнар җәмгыяте генә тәэмин итә ала...

Акыл белән яшәү  кешенең үз башы эчендә  туктаусыз  ярымшарлар  диалогын алып бару дигән сүз ул. Яшерен-батырын түгел, башның уң ягы, хис, тойгы ягы, һәрчак эмоциональ күтәренкелеккә, бәйрәм ясарга омтыла: “Бер генә яшибез, рәхәт күреп калырга кирәк”, янәсе... Башын шундый уй биләгән адәм заты хәмер, сырага коена, тәмәкесен көйрәтә, эштән кача... Акыл ягы вакытында чик куя белмәгән моңа. “Тукта, көн дә бәйрәм, көн дә туй сине кая илтә? Кешедән оял, киләчәгеңне уйла, якыннарыңны кайгырт!” дип үзеңне кыңгыр гамәлдән араларга, тыярга кирәк бит!

Рәхәт яшәргә омтылыш — кешедәге иң авыр, мәкерле хис. Авырлыкларга каршы басарга, кыю көрәш ачарга була. Ә менә үзеңне рәхәттән чикләү кыен. Бигрәк тә моны читләр нәсыйхәте, һәртөрле тыюлар, киртә корулар аша эшләү мөшкел. Кеше моны үз-үзен җиңү аша башкарганда гына көткән уңай нәтиҗәләрне яулый ала. Ярымшарлар диалогы — кешенең акыл сәламәтлеге ул. Үзеңне әхлак, этик кысаларда тоту өчен хәзер ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә кирәк...

Кешелекнең янә бер зур дошманы — нәфес. Нәфес колына әверелү, шулай ук баш төзеклеген җую ул. Һәм иң аянычы шунда, акчага, малга булган хирыслыкны әлеге заманда ил башлыклары, югары сәясәтчеләр, җаваплы түрәләр йөзендә күрәбез без. Әле бу көннәрдә Русия җәмәгатьчелеген Мәскәү өлкәсендә кузгатылган “Прокурорлар эше” өнсез калдырды. Елгыр бизнесмен Иван Назаровның уен клубына ныклы “түбә” вазыйфасын башкарып, погонлылар чит  ил курортларында ял иткәннәр, бакчаларында дистәләрчә миллионлык коттеджлар төзеткәннәр. Әле тагын ачылмаган башка “игелекләр” дә бар бугай. Ә бит җинаятькә каршы көрәшүче бу югары рәсми затларга безнең төшкә дә кермәгән хезмәт  хакы — 80 мең  сум акча ай саен түләнеп бара. Ни җитмәгән әлеге прокурор халкына? “Балык башыннан чери”, ди халык мәкале... Элитаның бер-берсен уздырып баерга, затлы тормышта яшәргә омтылуы, күрәсең, “яңа урыслар”ның үзләрен раслау галәмәте. Әмма гавам өчен үтә зыянлы үрнәк ул. Әлбәттә, бу шаукым читтә генә түгел, үз мохитебездә дә көчле. Теге яки бу министрның, югары чиновникларның кыңгыр эшләре, финанс җинаятьләре турында республикабызда да ишетелә. Әлеге затларның башлары төзекме, ярымшарлар арасында кискен диалоглар корыламы? Үз-үзен түгел, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан җитәкченең генә олы мәхәббәткә лаек булуын демократлар акылы онытмасын иде.

Акыл төзеклеге гыйлемгә, мәгърифәткә корыла. Монда әдәбиятның, сәнгатьнең дә роле ифрат зур. Кеше әхлагының сафлануы кебек, җәмгыятьнең камилләшүе дә нигездә гуманитар тәрбиягә бәйле. Әмма “Вакыт — алтын” дип яшәүче байтак замандашлар өчен рухи кыйммәт, югары тойгы, якты омтылыш, хисси сафлану, катарсис төшенчәләре ят, чит, кысыр хәсрәткә әверелеп бара. Галимнәр прагмат рухлы Америка кешеләрендә уңъяк ярымшарның томалануын билгелиләр. Үзенең ярсу, чагу хисләре, эмоциональ табигате белән әдәбиятка, сәнгатькә кергән урыска да яныймы хәзер бу гариплек?

Бу җәһәттән безне мәктәпләребезгә англо-сакс стандарты кертелү, гуманитар фәннәрнең кысрыклануы борчымый калмый. Иҗтимагый тормышыбызда да күңелне кырган нәрсәләр аз түгел. Финанс кризисы, икътисад зәгыйфьлеге аркасында илдә эшсезләр саны кискен артты, пенсионерлар да яшәреп китте. Бу кавемне җәлеп итү өчен һәртөрле мәдәни чараларны ишәйтү фарыз бит. Милли үзәкләр әдәби кичәләр, конференцияләр оештырсын, үзешчәннәрне концертлар, театрлар куярга рухландырсын иде. Әмма бездәге мәдәни-мәгърифәт өлкәсендәге җанлылык “Уфа утлары” кебек затлы, кыйммәтле сарайларда, гастрольләр барган сәнгать үзәкләрендә генә көчле шул. Гәзит-журнал киоскларына килсәң дә кесәңне капшыйсың. Элек тиеннәр торган матбага хәзер коточкыч кыйммәт — күмәч бәясе... Шул ук вакытта йортыңа кайтып, подъездга аяк бассаң, һәртөрле реклама гәзитләре белән идән тулган. Халык аларны кулына алмый, аяк астына гына ыргыта...

Экономиялибез икән, һәр җирдә, һәрнәрсәдә саклык булсын, әфәнделәр. Югыйсә, халык акылын, хисләрен ярсыту гына бу сары матбага... Хәер, Мәскәү алдында кемдер мактанадыр әле, бездә ирекле матбугатка киң юл, янәсе.

Гомумән алганда, әйтелгәннәр барысы да күптән шомланып көткән бер хәлне куәтли. Буржуаз җәмгыятьтә мәдәният, сәнгать, әдәбият казанышларына тик өстен сыйныф кына ия була башлый. Хәерчелек аркасында халык алардан читләшергә мәҗбүр... Хәреф тану, уку сәләте җуелмасын өчен подъездларыбызга макулатура өемен ташлаулары гаҗәп түгелдер шул.

Кыскасы, мәсьәләдән ничек кенә читләшү булып тоелмасын, бу да ярымшарлар проблемасы. Башлыклар акылында, күрәсең, диалог корылмый. Ә уйланырга кирәк, әфәнделәр, әлеге куркыныч тенденция кешеләр табигатендә нинди яман башлангычлар кузгатырга сәләтле? Акча, икътисад исәп-хисапларыннан чыгып, үз халкыңның акыл үсешенә ясалма киртәләр салу, минемчә, һич тә алга атлау түгел, ә чын мәгънәсендә кыргыйлыкка йөз тоту... Шул сагышлы мизгелдә Зөлфәт искә төште:

Җир күчәренә ышкынып,

Рәхәт тапмак итәбез —

Йолдызларга карый белгән

Чучка түгел микән без?

Юк, җитәр, безгә чын-чынлап кеше булырга вакыт. Моның өчен барыбызга да ешрак күккә, йолдызларга багарга кирәк. Шул мәлдә  асылыбызга кагылышлы төшенчәләрне йолдызлар арасын үлчи торган прибор — секстант шкаласы кебек эре берәмлекләрдән чыгып исәпли белү мөһим. Ни өчен яшибез? Максатлар нинди? Син җирдәшләргә нинди изгелекләр эшләдең? Күмәкләшеп оныкларга мирас итеп нәрсәләр калдырабыз? Һәм, билгеле, кеше үз гомер юлында яхшы гамәлне, дөрес юнәлеш-кыйбланы үз акылында туктаусыз барган эчке диалоглар, тарткалаш һәм килешүләр дәвамында гына табарга сәләтле. Ифрат зур сөенеч бит бу. Кешенең үз башы, үз акылы бар. Ә хәдистә әйтелгәнчә, чибәрлекнең иң матуры акыл. Акыл коты бизәгән адәм бәхетле булыр...

...Язмам төгәлләнгән көндә, 23 февраль кичендә Русия, Италия, Кытай космонавтларыннан торган экспедициянең эшне төгәлләп өйгә, Җир планетасына кайтырга чыгуын хәбәр иттеләр. Исән-сау туган җиргә әйләнеп кайтырга язсын, егетләр!

Рәхмәт, кандашлар, сезнең йолдызлы хәятегезгә карап хозурланучы исәрләр байтактыр әле ул. Әнә өлгергән карбыз яртысы кебек күккә эленгән Айда Зөһрә сылукай да бу төндә чишмәдән суны җитезрәк ташый сыман...

Берничә көннән, ниһаять, үз-үземне аңладым. Юк, мин һич тә лирик түгелмен, ә бөтен булмышым белән саф прагматмын.

Галәм, очышларга соклануым да акылга баш июдән, җирдә акыл гармониясе эзләүдән килә икән. Әйе, безнең өчен чибәрлекнең иң матур чагылышы — акыл! Тик мәсьәлә шунда гына, үз  тормышыбызда ничек урнаштырыйк без акыл котын?

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,

филология фәннәре кандидаты.

 

Ни өчен яшибез? Максатлар нинди? Син җирдәшләргә нинди изгелекләр эшләдең? Күмәкләшеп оныкларга мирас итеп нәрсәләр калдырабыз?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»