12.03.2011 - Җәмгыять

Халык өчен файдалы, казна өчен отышлы

Соңгы берничә елда Балтач районында терлекчелек тармагы югары үсеш алды. Бигрәк тә ул сөт җитештерүдә нык күренә. Бүген районның күмәк хуҗалыкларында тәүлегенә 25 тонна сөт җитештерелә, ә җәйге айларда ул бермә-бер арта.  Хәзер авыл халкы да сыер асрап сөт сатуның отышлы булуын яхшы аңлый. Әмма урындагы май заводының мондый күләмдәге продукцияне кабул итеп, эшкәртеп, кулланучылар базарына чыгарырга көче җитмәве ачыкланды. 70нче еллар башында төзелгән завод көрчеккә терәлгән иде. Өстәвенә иске технологияләргә ярашлы монда өч тонна аммиак саклана иде. Авария була калса, район үзәгендә яшәүчеләрне агуларга җитә иде ул. Килеп туган хәл район хакимиятен уйланырга, заводны тергезү юлларын эзләргә мәҗбүр итте. Сөт заводын конкурс нигезендә шәхси компаниягә сату юлына тукталдылар. Инвесторга районда җитештерелгән сөтне каядыр озату гына түгел, заманча технологияләр нигезендә төрле сөт ризыклары җитештереп, районның сәүдә челтәренә чыгару шартын да куйдылар. Нәтиҗәдә “Молочные реки” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдим иткән проект отышлы дип табылды. Җәмгыять заводта реконструкция эшләре башлады. Ике ел эчендә предприятие танымаслык булып үзгәрде.

Италия-Германия технологиясенә нигезләнгән корылмалар кайтарылды. Төрле куелыктагы сөт, каймак, кефир, катык, май чыгарырга сәләтле ул. Әлеге вакытта биредә 35 тонна сөт кабул итү мөмкинлеге бар, проект көченә кергәч ул 60 тоннага җитәчәк. “Районда экологик яктан чиста, югары сыйфатлы сөт җитештерелә. Шуңа заводта җитештерелгән продукциянең халык өчен файдалы булуын максат итеп куйдык”, — ди җәмгыятьне оештыручы Пётр Кизько. Ул шулай ук мондый күләмле эшләрне тиз арада башкарып чыгуда район хакимияте тарафыннан ярдәм зур булганын билгеләде. Хакимият башлыгы Рәфил Галләмов заводтагы реконструкция эшләре барышын һәрвакыт контрольдә тоткан. Корылмалар алу, реконструкция үткәрү өчен 65 миллион сум акча тотылган. Бу сумманың күпчелеген “Россельхозбанк”тан алынган кредитлар тәшкил итә. Банкның Балтач районындагы филиалы җитәкчесе Рәшит Исламовның да ярдәме тоемлы булган.

Сөт тутыру операторы Миләүшә Вәлиева.Ике ел эчендә җәмгыять 22 миллион сум салым түләгән, аның байтак өлеше район бюджетына кергән. Шулай ук завод 51 кешене эш белән тәэмин иткән. Эшчеләр өчен монда барлык шартлар да тудырылган, хезмәт хакы вакытында түләнә. Утыз ел гомерен шушы заводка биргән лаборант Фалия Дәүләтханова: “Заводка инвестор килү безнең өчен олы шатлык булды. Баштарак беркадәр шикләнеп торсак та, уңай нәтиҗәләрне бик тиз аңладык. Завод ябылса, кая барырбыз дип аптырап тора идек, эшсез калмадык, хезмәт хакын да вакытында түлиләр, эш шартлары да яхшы. Кешеләр алдында йөзебез якты, хәзер район халкын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итәбез”, — диде.

Әйе, аның сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел, район кибетләренә Балтачта пластик шешәләргә тутырылган сөт чыгарылды да инде.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»