07.05.2013 - Җәмгыять

Мостай Кәрим башкортмы, татармы?

Чишмә районының Келәш авылында халык шагыйре Мостай Кәримнең йорт-музеен төзергә карар ителгәч, шул тиклем дә сокланып бугай, аны А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтовларныкына тиңләүчеләр дә булды. Бирсен Ходай!

Шундый да изге урынга, мөгаен, төрле яктан мосафирлар, туристлар да агылыр һәм, әлбәттә, аларның сорауларына (шул исәптән нәсел-нәсәбенә, шәҗәрәсенә кагылышлы) гыйльми яктан төгәл аңлатма бирергә кирәгер. Мәсәлән, туган авылының халкы саф татар милләтеннән, ә сез аны башкорт дип әйтәсез — әллә ата-бабалары читтән күчеп килгәнме, кайчан, дип төпченүләре бик ихтимал (шундыйлар бит әлеге көнгәчә хәтта Келәштә дә бар). Бу исә күренекле шагыйребез хакында төпле гыйльми биографиянең булмавына бәйле. Дөрес, мәрхүм шагыйрь үзе берчак “Агыйдел” журналында, Гайса Хөсәенов минем Келәштәге газиз бабаларымның ”башкорт типтәре” икәнлеген архивтан юллап бирде, дигәнрәк мәгънәдә язган иде дә ул, ләкин гыйльми яктан нигезләмәде, кирәк тә санамагандыр, чөнки кара эфиоп токымлы Пушкин да, шотланд токымлы Лермонтов та нәкъ урысның бөек шагыйрьләре бит.

Үзебезнең төбәктә дә охшаш хәлләр булгалый: билгеле архив эшлеклесе Дамир Кускилдин шул ук “Агыйдел”дә, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның әтисе һәм әнисе ягыннан сигез буын бабалары асаба башкорт икәнлеген таныткан иде, ләкин ул үзен татар милләтле таный ласа! Янә килеп мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әйтик, халык шагыйре Мәжит Гафури гомере буена тормышта да, шигырьләрендә дә үзен татар санаган (“Русияле бер төректер асыл затым, /Гәбделмәҗид ибне татар мәшһүр атым”. (Мәжит Гафури. Әсәрләр, дүрт томда. I том, Уфа — 1978; 66, 88, 93, 114, 213, 266, 280 битләр), тәгаен башкортка багышлап бер юл шигырь дә язмаган, әммә башкалабыздагы йорт-музеенда да, башка урыннарда да ул, чыгышына (1911 елда күчереп алынган борынгы шәҗәрәгә) таянып, башкорт дип йөртелә. Тикшеренүчеләргә архивлардан кычкырып яткан Мостай Кәрим шәҗәрәсе исә аның бабаларын “башкорт типтәре” дип билгеләргә һич кенә дә юл куймый, чөнки алар, тарихи документлардан ачык күренүенчә, татар милләтле типтәрләр (типтәр катламына теркәлгән татарлар).

1833 елның 26 апрелендә Ырынбур губернаторы Н. В. Жуковскийга Келәш авылыннан җибәрелгән коллектив хат буенча, 1737 елның 15 маенда Уфа өязе Чебешле (Чебишинский) волосте асаба башкортлары бер төркем татарларга (алар исә документка кул куючылар тарафыннан “предки наши” дип атала) җир саткан, килешү кәгазенә җәмәгать исеменнән “татарин Клящ Тулебахтин” кул куйган (Келәш авылының исеме шуннан килә). Шул бер төркем (“коренной”) татарларның турыдан-туры токымнарының кайсы берләренең исемнәре алар кул куйган әлеге документта ике тапкыр теркәлгән: Кудаш Бикташев (халык шагыйре Сәйфи Кудашның бабасы), Абдулкәрим Шәрипов (Мостай Кәримнең бабасы), Сөбхан Сабаев, Абдулгәлләм Абдулваһапов (И-1, оп. 1, д. 1239. л. 1-2, БР Дәүләт Үзәк тарих архивы).

Инде шушы Келәш авылы татар типтәрләренең “ревизские сказки”ларына да таянып, халык шагыйренең шәҗәрәсен барлыйк:

И-138, д. 626, л. 1454 оборот. 1850 елның 8 сентябре, типтәрләр.

4. Абдулкәрим Шәрипов үткән ревизиядә 69 яшьтә булган, 1839 елда вафат.

Абдулкәримнең уллары:

2. Мөхәммәди 13 яшьтә булган, хәзер 29 яшьтә.

Мөхәмәдинең уллары:

1. Мөхәммәтсафа яңа туган булган, хәзер 10 яшьтә.

Д. 728, л. 842. 1859 елның 15 августы, типтәрләр.

4.5. Мөхәммәди Абдулкәримовның уллары:

Мөхәммәтсафа 10 яшьтә булган, хәзер 19 яшьтә.

Димәк, халык шагыйренә бәйле буыннар тезмәсе:

1. Шәрип (?)

2. Абдулкәрим (1781  1839)

3. Мөхәммәди (1821)

4. Мөхәммәтсафа (1840)

5. Мостафа (Мостай Кәрим 1919 – 2005).

Халык шагыйре Гайса Хөсәеновның “юллап бирүе”нә тиклем үзенең милләте турында белмәгән, дип уйласак, мәзәк булыр иде. Ул заманнарда ВКП(б) һәм КГБ алдында һичкем ялган мәгълүмат бирергә базнат итмәгәнлеген истә тотып, партия өлкә комитетына 1946 елда тапшырылган 33 (утыз өч) язучы исемлегенә күз салыйк.

Список членов и кандидатов ССП Башкирии:

1. Кудашев С.Ф. – середняк, татарин, 1894 г.р. чл. ВКП(б), сред. образование.

22. Каримов М.С. — крест. середняк, татарин,  1919 г.р., чл. ВЛКСМ,  высш. обр. (ЦГАОО РБ, ф. 122, оп. 26, д. 450, л. 17).ә

Моның белән, ихтимал, кайбер хаталарны төзәткәнмендер.

Җиһат Солтанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»