23.10.2010 - Җәмгыять

Актанышбаш бердәмлеге белән матур

Менә тагын җир йөзен төрле төсләргә манчып алтын көз килде. Ә алда ак кышлар, дигәндәй, былтыргы салкын кыш искә төшсә, бүген үк өшетә башлаган кебек булып китә. Мин әле ул кышны башка сәбәпләр буенча искә алам: шул кышның кырыслыгы миңа кешеләр күңеленең кырысланып, катып-туңып бетмәвен күрсәтте. Ә бит авыл халкы әнә шул вак-төяк мисаллардан җыелган ярдәмчеллеге, ихласлыгы белән бердәм һәм матур, минемчә.

Ул кыш безнең Яңа Актанышбаш урамнарына да карны бик күп ташыды. Әнә шундый бураннардан соң урамнарга җиңел машина белән кермәле булмый иде, районның башка предприятиеләрен-дә эшләүчеләр кич авылга керә алмыйча җәфаланды. Һәрберсенең үзенә көрәк белән юл яруын күреп торган Владимир Цырульников (авылыбызның кияве, элекке мичман), рәхмәт яугыры, үзенең капка алдын кардан чистартып, кешеләр машиналарын төнгелеккә шунда калдырып торсын өчен урын әзерләгән. Урын җитми башлагач, күршедә яшәүче әбисе белән бабасын да бу эшкә җәлеп итеп, хатыны Альбина белән шул машиналарга күз-колак та булып тордылар. Алардан күрмәкче, башка авылдашлар да соңрак капка төпләрен шулай көри башлады. Менә шушы гади генә мисал да авылдашларны берләштерә, якынрак итә.

Шул кышта су колонкалары туңып бетте. Кемдә кое бар, шунда суга йөрдек. Безнең урамда Гөлниса һәм Фәүзия апаларга, башка урамнарда Гомәр Ильясов һәм Рамазан Саматов, хатыны Рәсимә белән Әзһәм Дәүләтовка халык мең рәхмәтле булды. Әзһәм белән Рәсимәнең оныклары Алмаз, Аяз һәм Айназны күрсәгез! Су тулы бидоннарыбызны чанада тартуның безгә авыр булуын күрү белән алар өлкәннәргә ярдәмгә ашыга, үрне үткәч, без әйткән рәхмәт сүзләренә шатланып, елмая-елмая кул изәп калалар. Шундый оныклар тәрбияләүче картәти-картәниләр арабызда күбрәк булсын иде!

Авыл халкы тормышында тагын бер мөһим мәсьәлә — мәрхүм-мәрхүмә булган авылдашларга кабер казышу. Былтыргы кебек салкыннарда бу — аеруча мөһим һәм авыр эш, чөнки җир метр ярымга кадәр туңды. Өстәвенә, зират юлын көрт басты. Авылның хөрмәтле укытучысы Гөлфәния Фәтхелисламова дөнья куйгач, авылдашларым, шөкер, һәммәсен дә эшләде, бу эштә аеруча Алмаз Бәхтиев тырышлык салды. Менә шундый чакларда сынала ул авыл халкының мәгънәле булуы.

Менә, мәсәлән, күршемдә яшәүче Маһиян Гыймазетдиновка ни җитмәгән? Быел 14 мартта, исегездә булса, сайлаулар үтте. Шуңа каршы төндә җилләп-давыллап кар яуды, көрт салды, нәтиҗәдә, сайлау участогына үтмәле түгел иде. Ә Маһиян күршем иртүк торып, киң агач көрәген алып, шул юлны ачкан, сайлауга баручыларга елмаеп, уңышлар теләп басып тора иде, ә үзеннән, чабыш атымыни, пар күтәрелә. Шундый кешеләрне күреп, ничек йөрәгең шатланмасын! Мич башында ятса да, бер сүз дә әйтеп булмас иде, юк шул, шундый тынгысыз җаннар белән авыл ямьле. Әйткәндәй, ул көнне Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе директоры Фәһим Фәизовны район Советы депутаты итеп сайлап куйдык. Алдагы кышларда ул авыл халкын көрәккә калдырмас, дип ышанасы килә.

Элек гәзитләрдә “Сезне ничек хезмәтләндерәләр?” дигән рубрика бар иде. Читтән килүчеләрнең авылга юллары төшсә дә шундыйрак сорау бирәләр. Мин бу сорауга “табибларның җылы кулы янәшәдә генә” дип җавап бирер идем. Чыннан да, Яңа Актанышбаш авылы халкы бу яклап бәхетле. Участок терапевты Камил Дәүләтшин белән шәфкать туташы Икълимә Әхмәтова графикта билгеләнгән вакытта килеп, һәрберебезгә риясыз медицина ярдәме күрсәтәләр. Аларга фельдшер Римма Миңнеәхмәтова белән медхезмәткәр Римма Дәүләтованың ярдәме зур.

Бердәмлек, тату яшәү үрнәге, дигәннән, сүземне тәмамлар алдыннан тагын бер-ике мисал китереп үтәсем килә. Күптән түгел бөтен мөселман дөньясы билгеләгән изге Ураза бәйрәме барыбызга да шатлык, җаннарыбызга һәм тәннәребезгә пакьлек алып килде. Авылыбызның “Иман нуры” мәчетенә гает намазына җыелган мөэмин һәм мөэминәләрнең йөзендә дә бу шатлык һәм диндәшләр кардәшлеге чагыла иде. Гает намазыннан соң әзерләгән чәй табынында Инсия һәм Гомәр Ильясовлар гаиләсе авылдашларын күңел җылысын кушып пешергән тәбикмәк, эшкуар Сәгыйть Азенбаев китерткән тәм-том белән сыйладылар. Бу бәйрәмне чын дин кардәшләрчә күркәм итеп оештырган өчен имам-хатиб Динислам Әхияровка, аның ярдәмчеләре Рөстәм Гыйләҗетдинов белән Мәгъсүм Кыямовка авылдашлар ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә икенче көнне, 10 сентябрьдә, безгә ике өй аша гына күршеләрнең мунчасында янгын чыкты. Авылда янгын сүндерү командасы булмагач, эшләр харап иде. Әмма халыкның әнә шул ярдәмчеллеге, кешеләрнең риясызлыгы коткарды: Гүзәл Фәрвәҗиева, Фарсыйҗан Мәдишин, Азат Разетдинов беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыктылар, аларны Илфат, Инсаф, Фәнис, Рәзиф, аталы-уллы Вәлиевлар, Миләүшә, Илгизә, Резеда, Гүзәл алыштырды. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә уртак көч белән ут сүндерелгән иде инде. Ул көннең җил-давыллы булуын искә алсак, бу кешеләр бөтен авылны зур афәттән саклап калды, дисәм дә, һич арттыру булмас, шуңа да авылдашлар аларга мең рәхмәтле.

Мин югарыда язып үткән мисалларда һуш китәрлек бернәрсә дә юк, гадәти авылдагы гадәти хәл-вакыйгалар, гадәти көнкүреш мәшәкатьләре, авылдашларның үзара мөгамәләсе. Ләкин әнә шул кечкенә хәлләрдән бер авыл тормышын, андагы халыкның ярдәмчеллеген, ихласлыгын, риясызлыгын, кыскасы — тормыш ямен һәм гамен күз алдына китереп була. Һәр авыл халкы да шулай яшәсен иде.

Фәиз Хуҗин, хезмәт һәм мәгариф ветераны. Краснокама районы, Яңа Актанышбаш авылы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»