23.10.2010 - Җәмгыять

Җиһангирлар чишмәсе

Булган, ди, бер авыл. Аның инешләре, урманнары, тугайлары-кырлары, үзәннәре-таулары булган. Тик бәхете генә булмаган. Тын калган авыл. Анда гел картлар гына яши икән, урамда хәтта бала-чага уйнаганы да күренми. Яшьләр эш эзләп читкә чыгып киткән.

Эштә генә шул авылның коты. Эш булса, авыл гөрләп яши, булмаса, акрынлап сүнә дә куя.

Авылда тагын бер карчык та яшәгән. Илаһия исемле бу әби иң олы кеше булган, ул инде урамга да чыгып йөрмәгән, бары тик намазлык өстенә тезләнеп: “Авылыма җан бир, Ходаем”, — дип көннәр буена бер үк сүзне кабатлап утырган. Шуңа аны инде сәер карчыкка санаганнар. Әйе, бу авыл зират өсте кебек тын торган. Көлүче, елмаючы кеше булмаган. Барысы да бичара хәлендә, көн узганын, ел узганын көтеп акрын гына яши биргән. Ә беркөнне авыл янына НЛО төшкән. Моны бары тик төн йокламый теләк теләүче Илаһия гына күргән. Дөресрәге, урман өстенә ниндидер зәңгәр яктылык төшкәнне күргән ул. Ә килүчеләр җир кешеләренең тормышын өйрәнеп йөрүче чит планета адәмнәре икән.

Мондагы хәлләр белән танышкач, алар бик зур хафага калган. Авыл үлә бит. Картлар бер-бер артлы бакый дөньяга күчә, ә өйләнүчеләр юк, бәбиләр тумый. Буш йортлар артканнан-арта бара. Уйлаганнар-уйлаганнар да кешеләргә булышырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Тик ничек итеп?

— Менә бу тау бик матур күренә, әйдәгез, без андагы ташларны алтын-көмешкә әйләндерик, — дип киңәш иткән берсе.

— Юк, кешеләр алай җиңел генә баерга тиеш түгел. Аннары, алтын-көмешне казырга башкалар килер, ә авыл картларына моннан бер файда да булмас, — дигән икенчесе.

— Алайса. Җирләрен нефтьле итик.

— Монысы да нәкъ шундый нәтиҗә бирәчәк. Шунысы да бар, кешеләр нефтьнең кадерен белми, түгеп-чәчеп йөриләр.

— Карт-корының эшләрлек хәле дә калмаган инде, әллә төнлә урамга акча сибәбезме. Җыеп алырлар да мохтаҗлык күрми яшәрләр, — дигән тәкъдим дә була.

Моңа НЛО командиры катгый каршы төшә.

— Хәләл булмаган байлык кешене боза, җир халкы җиңел яшәргә күнексә, начар булыр, — дигән ул.

Шулай уйлана торгач, берсенең башына бер бик акыллы фикер килә.

— Җирдә иң кадерле әйбер нәрсә? — ди ул.

— Су.

— Дөрес. Бу авыл башындагы чишмәне шифалы су итик. Шуның суын эчкән, юынган кеше авыруыннан сихәтләнсен, тәненә көч-куәт керсен. Ә таза-сау кеше ул эшләми торалмый, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Үз тамагын үзе туйдыра.

Җиһангирның иптәшләре бер-берсенә карашып, уйланып алганнар. Дөрес фикер бит бу. Бәхетне ул, бүләк сыман, матур капларга салып, ал тасма белән бәйләп кеше кулына тоттырып булмый. Бәндә үзе эшләп тапса гына чын бәхетле булачак. Димәк, аларга бераз ярдәм итәргә, юл күрсәтергә генә кирәк.

Беркөнне намазлыкта утырган Илаһия карчык гадәттәге сүзләре урынына: “Авыл башындагы чишмә суы шифалы. Җиһангирлар чишмәсе күп сырхаудан дәва”, дип сөйләнә. Бу сүзләрне авырудан ябыккан, хәлсез, инде үлем көтеп йөргән килене ишетеп кала. Һәм ул, озак уйлап тормый, чишмә суын эчеп йөри башлый. Һәм менә сиңа могҗиза. Үлеп барган хатын савыга, күзләренә нур керә, битләре түгәрәкләнеп, яшь кызларныкы шикелле алсуланып китә. Аягын чак сөйрәгән түти болан баласыдай җиңел һәм матур йөри башлый.

Яхшы хәбәр тиз тарала. Авыл халкы исемсез чишмә сукмагына тузан төшерми. Исемсез дигәннән, Илаһия карчык авызыннан ишетеп, аны “Җиһангирлар чишмәсе” дип атый башлаганнар. Шул көннәрдән кешеләрнең йөзе ачыла, алар тирә-якка күңел биреп карый башлый, хезмәткә теләкләре уяна. Иң тәүдә шифалы чишмәне матур итеп рәшәткәләп алалар, өстенә бизәкле чатыр корып җибәрәләр.

Әйе, дөньяда могҗизалар булмый дип күңел күзе сукыр кеше генә әйтер. Шушы авыл тарихы үзе бер могҗиза түгелмени? Өй янында утырып кына көннәрен уздырган картлар яшәреп китеп эшкә тотына, тормыш тергезә. Башта алар, шәһәрдә кибет ачып, шифалы су сата башлый. Бу суның файдасын сизеп калган шәһәр халкы аны бик теләп ала. Шуңа да кибет зур табыш бирә. Авыл халкы шул акчага тракторлар, комбайннар алып иген игә башлый, мал алып, ферма төзеп, терлекчелеккә нигез сала. Аннары чишмә янына матур гына ял йорты ачалар. Барысына да эш була, читкә китүчеләр кире кайта башлый, балалар бакчасы, мәктәп, клуб, кибетләр ачыла, юллар, яңа йортлар төзелә. Кыскасы, авылга бәхет кайта, кот керә. Шифалы су эчкән авыл картлары әле дә исән икән. Тик ул бәхетле көннәрне Илаһия карчык кына күрә алмый. Үлеп китә, чөнки ул бу җирдә үз бурычын үтәгән була инде.

Кыскасы, элекке бәхетсез авылда хәзер тормыш гөрләп тора. Кайда ул бәхетсез авыл, дисезме? Бәхетсез авыл ул бөтенләй юк. Бу сүз чеп-чи әкият. Һәр авылның да бәхете бар. Тик аны күреп, файдалана белергә кирәк.

Заһит Мурсиев.Караидел районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»