23.10.2010 - Җәмгыять

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал

 Төмән өлкәсендә яшәп, бизнес белән шөгыльләнүче якташым Фәүдәт Гарипов 2008 елның май башларында шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте:

— Мине һәм әлеге вакытта Америкада яшәүче авылдашым, исеме бөтен дөньяга танылган галим Вил Мирзаяновны туган авылыбыз Иске Кәңгешкә кайчан нигез салынуы һәм ул исемнең кайдан алынганлыгы кызыксындыра. Моңа кадәр нәшер ителгән тарихи чыганакларда бу сорауларга җавап таба алмадым. Бу эшкә сез тотынсагыз иде.

Һәм ул эзләнүләрнең очын Мордовиядәге Каньгуши авылыннан эзли башларга тәкъдим ясады. Вил Мирзаяновка бу хакта “Азатлык” радиосының Мордовиядәге хәбәрчесе, журналист Ирек Биккинин әйткән икән.

Октябрь башларында Мордовия буйлап бер атналык сәфәрдә булдым. Ельники районында урнашкан Каньгуши авылына бардым. Саранскида күп кенә галимнәр белән очраштым, тарихи язмалар актардым. Якташларымның фаразы расланды: бездәге Кәңгеш (башта ул шулай аталган, 1859 елдан Искегә һәм Яңага аерылган) белән Мордовиядәге Каньгуши (хан куышы мәгънәсен аңлата) авыллары тугандашлар. Моны бик күп тарихи чыганаклар раслый.

Мордовиягә баруымның кешеләргә әйтми йөргән икенче бер сәбәбе дә бар иде. Һәм ул миңа 2002 елдан бирле тынгылык бирмәде. Аның сере менә нәрсәдә: шул елның апрель аенда миңа Татарстанның Мәгариф министрлыгы делегациясе составында Мордовиядә бер атналык сәфәрдә булырга туры килде. Безнең белән Татарстан телекомпаниясеннән дә барып, андагы Белозерье авылы турында махсус фильм төшереп кайттылар. Журналистларны бер нәрсә аеруча таң калдырган: 3000нән артык кеше яшәгән бу авылдагы ун кибетнең берсендә дә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке кебек әйберләр сатылмый икән. Мондый хәл СССР заманыннан бирле сакланып килә. Ишеткән белән күргән бер түгел, ди халык. Ул вакытта бик теләсәм дә, миңа Белозерьега барып килергә мөмкинлек булмады: укытучылар белемен күтәрү институты хезмәткәре буларак, Саранск шәһәре педагоглары өчен семинар үткәрдем.

Менә бу юлы инде мөмкинлектән файдаланырга тырыштым. Минем уйларымны белеп алгач, Мордовия татарлары тарихына кагылышлы бик күп китаплар авторы Ирек Биккинин: “Моның бер кыенлыгы да юк. Белозерьега сәфәрне Саранскидан башлыйбыз”, дип башкалага алып китте. Моның да үзенә күрә сере бар икән. Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рәшит Шамил улы Халиков шушы авылда туып үскән. Анда урта мәктәп тәмамлагач, Ырынбур мәдрәсәсендә дини белем алган. Аннары һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Кайткач, Мордовия дәүләт университетының социология һәм тарих факультетына укырга кергән. Гаиләсендә ике ул һәм дүрт кыз үсә.

Без инде Белозерьега барганчы ук Рәшит хәзрәттән аның туган авылы турында бик күп мәгълүмат алдык.

Белозерье авылы XVII гасыр урталарында барлыкка килгән. 1775 елда анда 127 гаилә яшәгән. 1913 елда авылда өч мәчет һәм алты кибет булган. 1917 елгы революциядән соң мәчетләр җимерелсә дә, дин әһелләре тырышлыгы белән, авыл халкы Коръән сүрәләре йогынтысыннан читләшмәгән, дини гореф-гадәтләрне саклап калган. Иң мөһиме — авыл аксакаллары халыкны исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкедән саклап калуга ирешкәннәр. Һәм мондый язылмаган канун бүгенге көндә дә өстенлек итә. 1980 елда авылда беренче, 1994 елда икенче мәчет тергезелә. Аннары мәчетләр һәр урамда төзелә башлый. Без барганда сигезенче мәчетнең 45 метрлы манарасы төзелеп бетү алдында иде.

Көнозынына барлык мәчетләрдә дә азан яңгырый, барлык хатын-кызлар да башларына яулык бәйләп йөри, бу таләп мәктәп укучыларын һәм укытучыларын да читләтеп үтми. Һәр атнаның җомга намазында 900дән артык кеше катнаша. Һәр ел саен авылда 50-60 сабый дөньяга килә, һәр гаиләдә 3-4 бала булу гадәти күренеш. Бу күрсәткечләр республикада иң югарысы. Елына нибары 18-20 кеше дөньядан китә, ирләрнең уртача гомер озынлыгы 75-80 яшь.

Халыкның төп шөгыле — кече бизнес, гадирәк итеп әйтсәк, кем нәрсәгә булдыра. Күпчелек фермерлык юлына баскан: бәрәңге, суган, кишер, шикәр чөгендере үстереп сата, көнбагыш үлчәп төрә. Белозерьеда ясалган казылыкны Русиянең күп кенә шәһәрләре базарларында очратырга була.

Белозерье халкы сәламәт яшәү рәвеше белән бөтен Русиядә дан алган. Яшьләрнең буш вакыты кышын хоккей, җәен футбол мәйданчыкларында үтә. 2003 елдан алып грек-рим көрәше секциясендә шөгыльләнүчеләр бик күп турнирларда призлы урыннар яулауга ирешкәннәр, авылның хоккей һәм футбол командалары республика, район ярышларында даими катнашып, алдынгы урыннарда бара.

Шундый уңышлар белән беррәттән, авылда хәл ителмәгән проблемалар да юк түгел. Ирләрнең бер өлеше читкә китеп мал таба. Нәтиҗәдә хуҗалыкны алып бару һәм балалар тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә төшә. Кызганычка каршы, шундый зур авылга бер генә балалар бакчасы да булмау гаиләләрнең тормышын катлауландыра. Икенче проблема — авылда мәдәният йорты юк. Тормыш исә үзенекен итә: яшьләрнең оешып җырлыйсы да, биисе дә, концертлар карыйсы да килә. Дөрес, авылда телевизорсыз бер генә йорт та юк. Халык Мәскәү, Казан тапшыруларын даими карап бара. Тик хәзерге яшьләргә бу гына җитми шул...

Авылдагы урта мәктәптә 400дән артык бала укый, ләкин аның бинасы укырга теләгәннәрнең барысын да сыйдырып бетерә алмый. Шунлыктан андыйлар район үзәге мәктәпләренә барып укырга мәҗбүр була. “Иртәме, соңмы — бу проблемалар хәл ителер дип ышанабыз, — ди Рәшит хәзрәт, — иң мөһиме — халкымның матур яшәүгә өмете зур, теләге, ышанычы ныклы”.

Белозерьены күреп кайткач, ирексездән: чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал, дигән сүзләр хәтеремә төште.

Вил Казыйханов, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»