23.10.2010 - Җәмгыять

Уф, Уфа шәһәре...

Алтмыш беренче елның июль башлары. Университетның тәүге курсын төгәлләп, фольклор экспедициясенә чыгып киттек. Ниятебез — Чиләбе өлкәсендә яшәүче башкортлардан җырлар, әкиятләр, риваятьләр, гомумән, нәрсә ишетәбез, шуны җыеп, Уфага алып кайту.

Чиләбе өлкәсенең Коншак поселогындагы станция. Поезд, “пока!” дигәндәй, кыска гына гудок бирде дә үз юлы белән арытаба китте. Биштәрләребезне кулбашка элеп, без вокзал янындагы кечкенә скверда торып калдык. Тимер юл янда гына булса да, кешеләр сирәк кенә үткәли. Сквер тирәли утыртылган акация тузаннан һәм эсседән әлсерәп төшкән. Кайдандыр шап та шоп туп типкән тавыш килә — стадион-мазар якындыр.

Җитәкчебез Әнүр агай Вахитов арытабангы юлыбызны ачыклаганчы, үз күңелебезне үзебез ачып алырга булдык. Төркемебездә өрлектәй буйлы, көләч йөзле, коеп куйган баянчы Тимербай Исхаков, Мәскәүдәге ГИТИСны ташлап кайтып, безгә килеп кушылган шәп җырчы Фәхри Кужин бар. Башкаларыбыз да төшеп калганнардан түгел. Үткән-сүткәннәрне аптыратып, кинәт җырлап җибәрдек.

Агыйделнең буе ямьле,

Гөл чәчәкле даласы.

Шул Иделнең ярларында

Матур Уфа каласы.

Эх, Уфа каласы —

Ямьле Идел буенда...

Яшьлек бит, әйләнә-тирә-дәгеләргә үзебезне таныту теләге дә булгандыр инде. Бәлки, Башкортстаннанбыз, Уфаданбыз дигән масаю да. Һәрхәлдә, шул арада безнең тирәдә җыелып өлгергән халыкка кемнәр икәнлегебезне һәм кайсы шә-һәрдән килеп төшүебезне аңлата алдык, шикелле. Шушы мәлдә безнең йөрәкләрдә Уфа һәм аның белән горурлану гына иде.

Ничәмә еллар үткән. Язлар җитеп, Агыйделдән бозлар диңгезгә ничә мәртәбә киткән. Тауларны да, шәһәрләрне дә кешеләргә охшаталар. Адәм баласын еллар һәм дөнья йөге чүктергән сыман, тау билләрен дә кар-боз сыгылдыра. Шәһәрләр язмышы исә бүтәнчәрәк: вакыт аларны олыгайтмый, бәлки аларның йөзенә ишәя бару мөһерен генә сала.

Илнең баш йорты һәм халыкның дәүләтчелеген гәүдәләндергән шәһәрләр бүген пәйда булып, иртәгәсенә генә яшәүдән туктамый. Дәүләт белән кавемнең мәртәбәсе турында аның пайтәхетенә карап фикер йөртергә мөмкин. Менә Уфабызны мин ярты гасыр беләм, шуның утыз өч елын Уфада яшим. Илле ел гомер хәтта шәһәр өчен дә хәтсез вакыт. Хәзерге Октябрь проспекты урынында алтмышынчы еллар башында әле бәрәңге утыртылганлыгын, көньяк автовокзал урынында аэропорт булганлыгын, ике шәһәр — Уфа белән Черниковканы трамвай юлы гына тоташтырганын яшьләрнең күпчелеге башкала тарихын укып кына беләдер. Аннан бирле, борынгы һәм индустрия тудырган яңа шәһәр берләшеп, олы мегаполиска әверелде. Ничәмә микрорайон төзелде, Иске Уфа, Нижегородка, Затон кебек поселоклар үзләре бер шәһәр сыман. Сипайлово дип йөртелгән чегәннәр бистәсе әнә нинди күркәм урын булып китте. Шәһәр киңәю белән бергә, табигый, аның социаль, мәдәни, коммуналь, сәүдә хезмәтләндерүе инфраструктурасы да үсә барды. Гомумән, шәһәр тормышы анда яшәүче халыкның һичкайчан канәгатьләндерелми торган таләпләре, ихтыяҗлары, шәһәр властьларының зур планнары һәм гадәттә үтәлеп җиткерелми торган вәгъдәләре белән үрелеп бара.

Алтмышынчы елларның башын-уртасын — университетта укып йөргән вакытны сагынып хәтерлим. Күп урамнары агач йортлардан торган шәһәр безгә, авылдан килгән балаларга, бәлки, ят тоелмагандыр. Шәһәрнең тирә-ягын әйтеп тә торасы түгел, парклар, скверлар, хәзерге кебек тәрбия күрмәсә дә, агач-куакларга күмелеп утыра. Урамнар, ихаталар да — гөлбакча. Авыл төсе шәһәрне бозмый ул. Яшеллек, борынгы матур особняк-йортлар, бәбкә үләнле урамнар, үз гадәтләре белән, олы бер гаилә булып яшәгән ихаталар — Русия шәһәрләренә төс биргән патриархальлек сыйфатлары элекке Уфаны да тарихлы, традицияле шәһәрләр рәтенә кертә иде. Тарихчылар, көчәнә торгач, Уфага нигез салынуга мең елдан күбрәк вакыт үтүен исбатлый алыр. Тарих сәяси ихтыяҗны канәгатьләндерүгә хезмәт итә башласа, фаразлау да хакыйкать рәвешен ала. Әмма тормышын кальгә булып башлаган Уфаның 436 ел гомере дә гыйбрәтле тарих, соклангыч вакыйгалар, үкенечле хәлләр белән тулы.

Мәскәүнең күпьеллык хакиме Юрий Лужков кинәт кенә властьтан киткәч, халык телендә һәрдаим йөргән фикер янә калкып чыкты. Ил пайтәхетенең нинди архитектура концепциясенә таянып төзелүе белгечләрнең, җәмәгатьчелекнең ризасызлыгын тудыра килде. Ләкин мэрның авторитар ихтыяры һичнәрсәдә дә бәхәсләргә, альтернатив фикергә урын калдырмады. Гомумән, шәһәр башлыгы, шагыйрь әйтмешли, “Һәр фәнгә маһир мулла” рәвешендә йөрде. Әмма тарихның гыйльләсе анда да түгел: Юрий Михайлович отставкага озатылганның иртәгәсенә үк Мәскәүне үстерүнең генераль планын кабаттан карау, башланган кайбер төзелешләрне туктату, куелган һәйкәлләрне сүтеп алу турында сүз куерды. Мәскәү хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары булып күп еллар эшләгән, төзелеш комплексын җитәкләгән Владимир Ресин, әйтерсең, Лужков киткәч кенә аңына килгән. Шәһәр төзү — тирмәне корып сүтү белән бер микәнни?

Уфа шәһәре хакимиятенең бүгенге башлыгы язмышы хакында күрәзәлек итүдән түгел, әмма хәтта зур хакимнәр дә власть өстәле артыннан урынны мәңгелеккә алмаган. Мәскәүдәге соңлап килгән “зыялылык инкыйлабы” һәм үкенүле фикерләр бездә дә кабатланмасмы? Уфа тормышын күзәтеп йөреп шундый нәтиҗәгә дә киләсең.

Башкортстанның башкаласында гомер итү бүген горурлык уятамы? Рәхәтме монда безгә?

Уфа — соңгы ике дистә ел эчендә хасыйл булган “яңа урыслар”, “яңа татарлар”, “яңа башкортлар”, чиновник-депутатлар элиталы шәһәре. Алар кесәсенә исәп тотып, шәһәр эчендә элита йортлар, шәһәр тирәли коттеджлар, пентхауслар, бунгалолар төзелә. Әйткәндәй, төзелеш статистикасына шушы мәйданнар да керә һәм Уфа торакны күп төзүче мегаполислар исәбендә йөри. Ә сез һәр квадрат метры 50-70 мең сум булган фатирны сатып ала алыр идегезме? Төзелешкә кагылышлы янә бер мәсьәлә. Уфада шәһәрнең борынгы өлешендә күпкатлы йортларны тыгызлап утырту процессы бара. Шәһәр җитәкчеләре моны нинди зарурлык белән аңлатадыр, әмма Уфа яшел ихаталарын югалтып бетерде диярлек, бала-чага уйнарлык, карт-коры чыгып йөрерлек, сабыйларны һава сулатырлык урыннар, гамәлдә, юк. Шәһәрне планлаштырган чакта җәмәгатьчелек фикерен өйрәнмиләр, халыкның ризасызлыгы да локаль мәсьәләләргә генә кайтарып калдырыла.

Шәһәр һәм аның хуҗалыгы турында фикер йөрткәндә безнең кебек гади кеше мегаполисларны төзү һәм аның белән идарә итү принциплары турында уйламый. Монда безгә уңайлымы? Без Уфаны сагынып, үз йортыбыз дип кайтырга омтылып торабызмы? Миллион кешене үзенә сыендыргач, Уфа шушы миллионның һәркайсысына игелекле ана булырга тиеш. Шул ук вакытта исәпсез-сансыз сәүдә-күңел ачу комплекслары, бизнес-үзәкләр, кыйммәтле бутиклар кем өчен төзелә, дистәләрчә рестораннар, төнге клублар, салоннар кемнәрнең кәефен карый? Йорт-җирсезләр турында әйтмим, элита йортлар эшкуарлык өчен кирәк, ә бюджеттан накыс кына хезмәт хакы алучылар, пенсионерлар, отставкага чыккан хәрбиләр, гарип-горәбә, ятимнәр өчен арзанлы, әмма уңайлы фатирларны кем хәстәрләр? Без укып йөргән чакта әлеге Ленин һәм Фрунзе урамнары тирәсендә “Чыпчык Имай” кушаматлы теләнче бер карт та, хәзерге авиация техник университеты урынындагы базарда кешеләрне мазасызлаган ялгыз карчык кына күренә торган иде. Гомумән, соранып йөрү татарда да, башкортта да гарьлек эш. Хәзер исә хәер сораучылар, бомжлар, эчкечеләр, жуликлар, наркоманнар Уфада эркелеп йөри һәм алар гади кешеләр өчен уңайсызлык кына түгел, хәвеф чыганагына әверелде.

Республикабыз башкаласы үзенең тарихи йөзен, күңелләрне җилкендерерлек патриархальлеген югалтты. Әгәр Казан колачлы төзелеш һәм реконструкция барышында да борынгы архитектура комарткыларын сипли һәм саклап кала алса, Уфаның тарихын һәм үзенчәлекле йөзен билгеләрлек йортлар бездә җимерелеп түгелде. Дәү йортлар, ялтыр пыялалы офислар күтәрелгән саен Уфа уртакул шәһәрләр рәтенә күчә, провинциальлек төсен ала бара.

Бер миллион кеше яшәүче шәһәрдә чирек миллион чамасы җиңел автомобиль йөри. Юлга сыймагач, алар җәяүлеләрне тротуарлардан да кысрыклады. Мәсьәләне ничектер хәл итәргә тырышу йөзеннәндер, шәһәр җитәкчеләре үзәктәге урамнарны киңәйтү эшен башлап җибәрде. Хуп. Автомашиналар, ичмасам, тротуардан җилдермәс. Шул ук вакытта тарайган тротуарларда бордюрлар сабый коляскалары белән, яисә гарипләр, олылар гына түгел, бәлки сәламәт кешеләр дә үтмәслек биек салына. Шушындый гади генә мәсьәлә дә проблемага әйләнә. Әйткәндәй, урам эшләре барышында йөзләрчә агач кисеп ыргытылды. Халкыбызның сөекле шагыйре Наҗар ага Нәҗми үзе мактап җырлаган Уфа юкәләренең фаҗигасен күрсә, ничек түзәр иде икән? Шәһәр булмышын бәйрәмнәрдә күк йөзен балкыткан фейерверклар да, һәр диварны чуарлаган граффити “әсәрләре” дә, урам тутырып йөргән чит ил автомашиналары да билгеләми. Аның асылы... Хәер, сүзне Уфада туып, әле дә аның өчен янып-көеп яшәүче бер кешенең әйткәне белән тәмамлап торыйк.

— Адәм баласы уратып алган гамәли дөнья сыйфатларын үзенә сеңдерә бара. Салкын һәм имансыз архитектуралы шәһәр анда яшәүчеләрнең рухына йогынты ясый. Бер әби юл аша чыгарга маташа, ә һичкем ярдәм йөзеннән аңа кул бирми. Барысы да, димәк, шулай булырга тиеш дип уйлый. Таш джунглиларда яшәп, үзебез дә бәгырьсез һәм миһербансызга әйләнә барабыз.

Әй, Уфа!..

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»