03.03.2011 - Җәмгыять

Сандугачкай бик кечкенә, шулай да моңлы сайрый

Илеш районы үзәгендәге мәдәният сараенда җыр буенча балалар конкурсы бара. Сәхнәгә күзнең явын алырлык чагу төстәге күлмәкләр кигән сабыйлар бер-бер артлы чыгып, кемузардан осталыкларын күрсәтә. Башкалардан аерылып торган кечкенә буйлы кызчык сәхнә түренә үткәнче үк, кызыксынуын җиңә алмаган тамашачы күңелендә мең төрле сорау тудырып өлгерә. “Кайсы авылдан? Кем кызы? Инвалидмы әллә?..” Бихисап сорауларны сихри моң дулкыны урап ала. 11 яшьлек Галиянең күкрәк түреннән агылган моңлы тавышы залда утыручыларның күңелләренә үтеп, уйландыра, сагышландыра, күзләрен яшьләндерә. Кечкенә кызның гаҗәеп көчле тавышы, халык җырларын үзенә генә хас нечкәлекләре белән башкаруы тамашачыны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдыра ул чакта. 2007 елда үткән бу конкурста Галия Шәрипова районның яшь вокалистлары арасында лаеклы беренче урынны яулый. Гадәти булмаган кызның үзенчәлекле моңлы тавышы тамашачы йөрәгенә тиз арада үз юлын таба. Галия 12 яшендә “Илеш сандугачы-2008” халык һәм эстрада җырларын башкаручылар конкурсында Гран-прига лаек була. Татар, башкорт, урыс, итальян халык җырларын башкаручы кызның сәхнә түрендәге җиңүләре ел саен кабатланып килә. Тик халык алдына чыгар өчен Ходайдан бирелгән тавыш кына җитми, аның өчен кешедә зур ихтыяр көче, тырышлык, яшәүгә дәрт салынган булырга тиеш. Бигрәк тә Галия кебек тумыштан авыру булган инвалид балаларда...

Илеш районының Кыпчак авылында элек-электән бик моңлы халык яшәгән, диләр. Шагыйрьләр сокланып язарлык ал чәчәкләр сибелгән болыннары, яшел бөдрә ак каеннары, челтерәп аккан чишмәләре булган авылда җырлый белмәгән кеше, гармун тартмаган ир-ат булмаган, ди. Искиткеч матур табигатьле бу авылда Мирсәгыйть абый Шәйхетдинов гаиләсендә Дамира исемле кыз, ә Әбүдар абый Шәрипов гаиләсендә Нил исемле малай туган. Әйтергә кирәк, Мирсәгыйть һәм Әбүдар абыйлар икесе дә бик оста гармунчы. Шуңа да сабыйлар дөньяга килгәнче үк, күңелләренә җыр-моң салынган була инде. Нил өздереп гармунда уйнаса Дамира кечкенә чагыннан җырларга ярата. Кызарып пешкән каен җиләкләрен җыйганда да, тирләп-пешеп печән хәзерләгәндә дә моңланудан туктап тормый ул. Кызның матур тавышына гашыйк була да инде гармунчы егет. Аларның гаилә тормышы да нәкъ җырдагыча, гөрләп башлана. Мәхәббәт җимеше булып уллары Дамир дөньяга килә. Күп тә үтми, бәхетле ана күкрәк астында тагын бер җан иясе типкәнен тоя. Бик теләп, көтеп алынган нарасыен Дамира сигез айдан газаплы авыртынулар аша тудыра. Кулына алган газизенең башка сабыйлар янында бик кечкенә күренүенә башта җаны әрни. Тик үзен тынычландырырга көч таба яшь әни. Бар вакытын һәм көчен шушы сабыенда яшәү чаткылары кабызуга багышлый. Ләкин баланың авырлыгы 3,8 килограммга җиткәч, үсеше шып туктый. Галиягә Шерешевский-Тернер синдромы дигән диагноз куялар.

Бу авыруга дучар булган сабыйлар үсеше буенча яшьтәшләреннән артта калуы һәм тәбәнәк буйлары белән аерылып тора. Борчулы ата-ана кызларын кая гына алып бармый да, нинди генә табибларга күрсәтми ул чакта. Дәваханәнең ялкыткыч стеналары арасында атналар, айлар уза. Авыру бала озын төннәр буе туктамый елый. Үзәге өзгәләнгән ананың сабыр канатлары шартлап сынар мизгелләр күп була. Өстәвенә, өмет баглап караган табиблар да, калдыр балаңны, киләчәге юк аның, дигән йөрәк өшетерлек сүзләр сөйли. Әти кешенең бу турыда ишетәсе дә килми, кызымны калдырсаң, өйгә дә кертмим, дип каты әйтә Дамирасына. Бала җанлы ананың үз сабыеннан баш тартуы мөмкинме соң?! Дамира да кызчыгының сәламәтлеге өчен көрәшне дәвам итә. Биш айлык чагында баланы Мәскәү табиблары тикшереп, уколлар биреп кайтара. Кызганычка каршы, артык алга китеш сизелми. Уфадагы психоневрология үзәгендә айлар буе дәвалыйлар Галияне. Кан басымы югары булу да тынгылык бирми аңа. Бик авыр чакларында кулына сабыен алган Дамира әрнүле йөрәгеннән чыккан сагышлы җырларын суза. Тыныч кына сулап яткан баланың исә әнисе җыр башлаган саен күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага торган була. Гаҗәп хәл, Галиянең нәни күңелендә илаһи моң күз яшьләре аша бөреләнә башлый.

Хәзер инде Галиягә 15 яшь. Үсми торган кызның буе да 131 сантиметрга җиткән. Күзләреннән якты нур бөркелеп торган, ачык йөзле Галия бүгенге көндә Аккүз урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укып йөри. Кызчыгының беренче тапкыр үзеннән дә зуррак чәчәк букеты тотып мәктәпкә киткән чагын әле дә зур дулкынлану белән искә төшерә әнисе. Дамира Мирсәгыйть кызы үзе дә Аккүз мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Шуңа да баласына кеше арасында ешрак булырга, аралашып үсәргә кирәклеген яхшы аңлый ул. Әйдә, сыйныфташлары үзеннән дүрт яшькә кечерәк тә булсын, тышкы кыяфәте белән дә алардан аерылып торсын ди, ләкин кызның башкалар белән бергә парта артында утырып укырга теләге көчле. Ул гынамы соң, менә өч ел инде Галия музыка мәктәбенә дә йөри. Нәни генә бармаклары белән тальян гармун төймәләренә басып, ишеткән бер көйне китереп чыгарырга сәләтле ул. Җыр-моң яраткан Шәриповлар гаиләсендә өч рәтле “Этюд”, биш рәтле “Орфей” баяны да, тальян гармун да бар. Ә кичләрен бу йортта еш кына баян тавышына кушылып, моңлы җырлар яңгырый. Әниләре белән сәхнәгә чыккан кызның үзенчәлекле тавышына Күктауда клуб мөдире булып эшләүче Рәсидә Мостафина игътибар итә. Галияне районда оештырылган конкурска әзерләргә кирәк дигән уй да Рәсидә апасының башына килә.

Якты дөньяга килгәннән башлап, төшенкелеккә бирелмәскә, авырлыкларны җиңәргә һәм җиңелмәскә дигән девиз белән яшәгән кыз өчен сәхнәгә чыгуы әллә ни куркыныч булмый. Аның дулкынлануы тавышына да чыкмый хәтта. Бөтен булмышы белән җыр дөньясына кереп чума ул. Бик катлаулы саналган татар, башкорт халык җырларын оста итеп башкарырга өйрәнгән Галия. Музыкага булган сәләте бик көчле, моңны бар нечкәлеге белән тоя ул, ди кызына сокланып карап, Дамира ханым. Аның баласы өчен җан атып торганы, артык берни сөйләмәсә дә, аңлашылып тора. Кызларына бар яклап та җиңелрәк булсын өчен Шәриповлар Аккүз авылына күченгәннәр. Районнан ипотека алып, шәһәрдәге кебек барлык уңайлыклары булган зур йорт төзеп кергәннәр. Әтисе дә яраткан кызы өчен бар тырышлыгын салып, уңайлы шартлар тудырырга тырыша. Чынлап та, безнең көнкүрештәге әйберләр тәбәнәк буйлыларга җайлаштырылып эшләнмәгән. Шуңа да “бәләкәй” кешеләр бу проблемалар белән көн дә көрәшергә мәҗбүр. Гадәттә, андый генетик авыру белән җәфаланучылар кыска буйлы, тулы гәүдәле була, киемне дә заказ буенча тектерергә, өй җиһазларын алар өчен уңайлы итеп үзгәртергә туры килә. Ярый ла Галиянеке кебек уңган әтиең яныңда булса. Инвалид балаларын  авырлыкка чыдый алмаган әтиләрнең ташлап киткән очраклары да җитәрлек бит. Андый кимсетелгән җаннарга язмышына буйсынып, гомер буе җәфаланып яшәргә генә кала. Галия бу яктан бик бәхетле бала. Янында моңлы тавышлы сандугачына гомерен багышлаган әнисе, авыру баласының бар яклап та тормышын җиңеләйтергә тырышучы әтисе, сеңелкәше өчен өзелеп торган абыйсы бар.

“Ничек кенә авыр булмасын, Галия үз-үзен карарга өйрәнергә, тормышка әзер булырга тиеш. Укытучы буларак та һәрчак уйланып йөрим, нигә инвалид балалар өчен районның берәр мәктәбендә аерым сыйныф ачмаска. Аларның һәрберсенә аерым игътибар таләп ителә бит. Белүемчә, авылларда да инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр саны елның-елында арта бара, газизен интернат тәрбиясенә бирәсе килмәгән ата-аналар да байтак. Авыру бала коллективта чыныга гына, тик янында аны аңлаучылар гына булсын”, — ди Дамира Мирсәгыйть кызы. 15 ел инвалид бала тәрбияләүче ананың сүзләрендә хаклык бардыр, минемчә. Сер түгел, гарипләргә икенче сорт кешеләр итеп, тормышка яраксызлар дип караучылар да юк түгел арабызда. Кызганычка каршы, андый балага тиешле тәрбия бирергә, яшәү өчен уңай шартлар тудырырга, миһербанлылык күрсәтергә ашкынып торучы да бик сирәк очрый әлегә. Ни өчендер җәмгыять белән инвалид балаларга бары тик авыру кеше итеп кенә карарга күнеккәнбез. Алар арасында, төпкел авылдамы яки зур-зур шәһәрләрдәме, күпме ачылмый калган талантлар булырга мөмкинлеге турында уйлап та карамыйбыз. Илештәге бер моңлы сандугачкайның үзәкләргә үтеп сайраганын ишетсәгез, сез дә килешер идегез минем сүзләр белән.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА,

 “Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»