02.03.2011 - Җәмгыять

Теле бетсә, халык та югала...

Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклап калу һәм үстерү — башкаланың Нефтьчеләр мәдәният сараенда күптән түгел узган “түгәрәк өстәл”дә сүз шул хакта барды. Халыкара туган телләр елына багышланган әлеге чарада Президент Хакимияте вәкиле Динә Дәүләтшина, БР Хөкүмәт Аппаратының баш консультанты Рәйсә Вахитова, Иҗтимагый палата рәисе Әсхәт Гомәров, профессорлар Фирдәвес Хисаметдинова һәм Евгения Яковлева, Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Рәйсә Күзбәкова, милли үзәкләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, чакырылган кунаклар катнашты.

Башлыча, сүз телләрнең дөньяви хәле турында барды. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда 500дән артык телгә, шул исәптән Русиядә яшәүче 136 милләт теленә югалу куркынычы яный. Фирдәвес Гыйльметдин кызы шулар исәбенә мари, удмурт телләре белән беррәттән башкорт теленең дә керүен билгеләде. “Бу куркыныч хәтта татар теленә дә яный”, диде ул.

Төп сәбәпләрдән, әлбәттә, глобальләштерүче фактор булып торучы урыс теле йогынтысы аталды.

Русия регионнарында төп аралашу чарасы булган урыс телен өйрәнми мөмкин түгел. Һәм дәүләт телен барлык нечкәлекләренә төшенеп өйрәнү хуплауга гына лаек. Ләкин күп очракта нәтиҗәдә туган телләр мескенләнеп, тапталып кала, “русиялеләр” урынына “урыслар” барлыкка килә. Урыс теленең әһәмияте хакында сүз тотучы Евгения Андреевна дәлил итеп китергән “тозлы кыяр законы” да шул хакта: тозланган кыярлар арасына ташланган тозсыз кыяр да вакыт узу белән тозлана. 

Ана теленең абруе төшүдә кем гаепле соң? Дәүләт сәясәтендәге җитешсезлекләрме, әллә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәркемнең үзеннән башланырга тиешме? Биредә Фирдәвес Хисаметдинованың чыгышын искә аласы килә: “Чегән балалары телгә махсус укытылмый, аларны балалар бакчаларында, мәктәптә укыту оештырылмаган, шуңа карамастан, алар үз телләрен яхшы белә”. Димәк, сәбәпне, башлыча, гаиләдән эзләргә кирәк. Әгәр дә өендә бала белән туган телендә аралашмыйлар икән, тел язмышы турында сөйләшеп утыруның ни файдасы бар?

Икенче мәсьәлә — дәүләт ярдәме. Туган телләр укыту буенча тиешле шартлар  булдырылган, диелде Фирдәвес Хисаметдинованың да, Рәйсә Күзбәкованың да чыгышларында. Рәйсә Абдрахман кызы әйтүенчә, республикада чынлап та төрле милләт балаларын туган телләрендә укыту оештырылган. Әмма төрле дәрәҗәдә.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар милли телләр укыту проблемаларын күтәреп чыкты. Шул рәвешле республикада яшәүче әрмән, әзербайҗан халыкларының да тел өйрәтү мәсьәләсендә еш кына авыр хәлдә калу очраклары ачыкланды.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге исеменнән Айрат Гыйниятуллин сүз тотты.

— Без — күпмилләтле дәүләттә яшибез, — диде ул. — Ләкин үзәк телевидение, милли составка игътибар итмичә, тапшыруларны урыс телендә генә алып бара. Үзебезнең республикада исә татарлар өчен атнасына нибары 20-25 минут эфир вакыты бирелгән. Мәгариф министрлыгы милли мәктәпләребез барлыгы турында сөйли. Тик барлык фәннәр дә урыс телендә укытылган мәктәп милли мәктәп статусы йөртә аламы икән? Киләчәгебезне кайгыртсак, без балаларыбызны туган тел, милли традицияләр аша тәрбияләү юлын сайларга тиеш.

Профессор Рәиф Әмиров атнасына бер тапкыр татар телендә чыккан бердәнбер “Рәйхан” тапшыруын тергезүне, әрмән, әзербайҗан, грузин һәм башка милләт вәкилләренә дә радио һәм телевидениедә тапшыру вакыты бирүне таләп итте. “Башкортстан — дуслык иле, һәрбер милләт — аның гөле” булырына өмет белдерде.

“Түгәрәк өстәл”нең резолюция проектында Мәгариф министрлыгына — туган һәм дәүләт телләрен укытуга игътибар арттыру, яңа стандартларга яраклы  башкорт теле дәреслекләре чыгару, БСТ каналына — башкорт телен өйрәтү буенча тапшыруларны камилләштерү, киңкүләм мәгълүмат чараларына Башкортстан халыкларының тарихын һәм мәдәниятен киңрәк пропагандалау бурычы куелды. Республика халыкларының телләрен саклап калу максатында Русия Дәүләт думасына төбәктәге хәлләрне төшендерү кирәк дип табылды. “Русия халыклары телләре” комплекслы дәүләт программасын төзүдә катнашу да төбәктәге хәлләрне уңай якка үзгәртер иде, диелде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, Президентка “2012-2016 елларга Башкортстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү республика программасы”н төзүдә тәкъдимнәр кертү турында килешенде.

Мөһим мәсьәләләр күтәрелде утырышта. Ниһаять, туган телләребезгә игътибар артыр, дигән ышаныч туды. Болай күмәкләшеп, бергәләшеп тотынганда, һичшиксез, туган телләребезнең язмышы уңай якка үзгәрер дигән өмет бар.

Айгөл Юлъякшина.

Профессор Рәиф Әмиров атнасына бер тапкыр татар телендә чыккан бердәнбер “Рәйхан” тапшыруын тергезүне, әрмән, әзербайҗан, грузин һәм башка милләт вәкилләренә дә радио һәм телевидениедә тапшыру вакыты бирүне таләп итте. “Башкортстан — дуслык иле, һәрбер милләт — аның гөле” булырына өмет белдерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»