23.10.2010 - Җәмгыять

Студент отрядларының киләчәге бармы?

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, 1985 елда СССРда студентларның төзелеш отрядларында 12 миллион 758 мең яшь кеше көчен сынаган. Алар БАМ һәм илнең башка киң билгеле төзелешләрендә дә катнашкан. 1993 елда студент отрядлары яшәүдән туктап, 2004 елда яңа сулыш алды. Бу юнәлештә Башкортстанда да күләмле эш алып барыла. Республика студентлары төрле тармакларда тәҗрибә туплый һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. 2010 ел республика студент отрядлары өчен уңышлы булганмы? “Яшьләр сарае”нда үткән республика студент отрядлары слетында сүз шул хакта барды.

— Авырлыкларга карамастан, отрядлар быел да нәтиҗәле эшләде, — дип билгеләде чыгышында яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Руслан Бикимбетов. — Алар республикада гына түгел, ил төбәкләрендә дә хезмәт салды. Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” отряды Башкортстанның бөтен районнарында да эшчәнлеген җәелдерсә, Уфа механика-технология колледжы Геленджик шәһәрендә тәҗрибә туплап  кайткан. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы, Мәгариф министрлыклары отрядларны эш күләме белән тәэмин итүдә аеруча зур тырышлык күрсәтте. Әйткәндәй, яшьләр тәҗрибә туплау белән генә чикләнмәде. Мисал өчен, БДАУның  “Колос”  һәм БДПУның “Ялкын” отрядларында айлык эш хакы 15 мең сум тәшкил итте. Киләчәктә отрядларның эшен тагын да җанландырырга исәп тотабыз.

Арытаба җиңүчеләргә бүләкләр һәм күчмә байраклар тапшырылды. “Механик” (УДНТУ), “Бумеранг” (БДПУ), “Гринлайн” (БДАУ) һәм Уфа механика-технология колледжы отрядлары иң яхшылар дип билгеләнде. Гран-прига һәм Башкортстанның иң яхшы студент отряды исеменә “Колос” (БДАУ) отряды лаек булды. Әйткәндәй, 72 отрядка 1721 яшь кешене җәлеп иткән аграрийлар бик күп өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән. Студентлар 40 мең гектардан 35 мең тонна бөртекле культуралар суктырып алган, 2470 тонна бәрәңге төягән, ике миллион сумлык 240 тонна элиталы орлык, 8500 тонна сенаж, 400 килограмм бал хәзерләгән. 68 студентның Германия, АКШ һәм Даниядә тәҗрибә туплап кайтуы да игътибарга лаек. Фойеда студент отрядлары күргәзмәләр оештырды. Уфа урман хуҗалыгы техникумы стенды иң яхшысы дип табылды.

Җәйне күңелле һәм фәһемле үткәргән “Колос” отряды әгъзасы Маргарита Долина түбәндәгене бәян итте:

— Без 96 студент 30 көн эчендә республика хуҗалыкларында һәм ветеринария станцияләрендә практика үттек. 300 баш сыер малына төрле чирләргә каршы вакцина ясадык. Бу юнәлештәге эш ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Әйткәндәй, Башкортстанда 2004 елда 11 студент отряды булса, бүген аларның саны 200дән артып китә. Күркәм традицияләрне тергезүче яшьләр саны җиде меңнән күбрәк. Димәк, Башкортстанда студент отрядларының киләчәге  бар.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»